(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август, Ксения Швецова). Казанда шәһәрне
үстерү өчен мөһим булган программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә, аларның күбесе
бүгенге көнгә ахырына якынлаша. Шулай итеп, торак фондын капиталь ремонтлау
программасы 65%-ка үтәлгән, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 11
участокны ремонтлау – 73%-ка. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле
дүшәмбедә хәбәр итте.
«Татарстан Республикасы көнен һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итүгә төгәл
бер атна калды. Традиция буенча 30-нчы августка без шәһәребез өчен мөһим
программаларның үтәлешенә нәтиҗә ясыйбыз, – диде Мэр. – Республика Президенты
Рөстәм Миңнеханов һәм хөкүмәттән хезмәттәшләребез ярдәме белән Казандагы бер
генә социаль мөһим программа да кире борылмады. Торак фонды, социаль объектлар,
ишегаллары, яшүсмерләр клублары һәм шәһәр яны лагерьлары төзекләндерелә – бик
озак санап торып була».
Юлларны ремонтлау һәм төзү мөһим эш юнәлеше булып тора, быел бу
максатларга 14,3 млрд сум бүлеп бирелгән, дип искәртте шәһәр башлыгы. «Имин
сыйфатлы юллар» илкүләм проект кысаларында 11 участокны ремонтлау (Рауис
Гәрәев, Старательный тыкрыгы, Хезмэт, Белинский, Беломорск, Гагарин, Гладилов,
Голубятников, Лесная, Магистраль (Совет районы) һәм Маршал Чуйков) 73%-ка
үтәлгән.
ТР башкаласын үстерү өчен төп проектларның берсе - Вознесение
тракты төзелеше. Ул шәһәр өчен бишенче
очыш магистраленең бер өлеше булачак, дип искәртте И.Метшин. «Шәһәр транспорт
системасы өчен бу юлның әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу безнең кан тамырлары,
алар шәһәрдән чыгу проблемасын гына хәл итеп калмыйча, зур микрорайонны үстерү
өчен трамплин да булачак». Зорге, Родина, Гадел Кутуй урамнары һәм Җиңү
проспекты белән чикләнгән территориядә барлык кирәкле социаль инфраструктура,
парклар һәм скверлар белән яңа торак комплекслар барлыкка киләчәк, дип өстәде шәһәр
башлыгы. «Вознесение тракты – ул тормыш юлы гына түгел, яңа торак
микрорайоннарда төзелеш башлау да», – дип ассызыклады ул.
Казанда «Безнең ишегалды» президент программасын гамәлгә ашыру да дәвам
итә. Мэр сүзләренчә, бүген ул 75%-тан артыкка башкарылган. Исегезгә төшерәбез,
быел программа буенча барлыгы 408 йортның 223 ишегалды территориясе
төзекләндерелә. Урам-юл челтәрен ремонтлау программасы 68%-ка үтәлгән.
Казанда инфраструктура үсеше белән беррәттән, хезмәт күрсәтү һәм сәүдә
өлкәсе җанлана, икътисад торгызыла. Татарстан башкаласы быел эре һәм урта
оешмаларга зур күләмдә инвестицияләр кертте. «2021 елның беренче кварталында
шәһәр икътисадына инвестицияләр рәвешендә 16,8 млрд сум керттеләр, бу узган
елга карата 116% тәшкил итә, – дип аңлатты И.Метшин. – Бүгенгә бездә
эшсезлекнең узган елгы үсеше кыскарган. Болар барысы да мөһим индикаторлар,
шәһәр икътисады үсешенең мөһим нәтиҗәләре».