(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август, Камилә Гобәйдуллина). Казан
иҗтимагый киңлекләре Мәскәү һәм Краснодарның яшел зоналары белән беррәттән
Россиядә иң төзек һәм каралган дип танылды. Россиялеләр арасында сораштыруны Superjob.ru порталның тикшеренү үзәге уздырды. Анда
илнең соңгы айларда ял зонасында булган 9 мең кешесе катнашты.
«Безнең эшкә халыкның югары бәя бирүе күңелле. Сервис илнең
мегаполисларында үткәргән үлчәмнәре белән уртаклашты, Казан паркларын Россиядә
иң төзек дип таныган шәһәрлеләрнең фикерләре буенча рейтинг төзеделәр. Әлбәттә,
без боларның барысын да рейтинглар өчен түгел, ә казанлылар өчен эшлибез, әмма,
шуңа да карамастан, бөтен ил масштабында мондый бәяләүне ишетү бик күңелле», –
дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә.
Казанны уртача бәяләү 5 баллдан 3,9 балл булды. Сораштырылганнарның
шәрехләренә караганда, Горький исемендәге паркта һәм Горки-Әмәт урманында булу
күңелләренә хуш килгән. Алга таба иҗтимагый киңлекләрнең сыйфаты буенча
рейтингта Красноярск, Самара, Чиләбе, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Уфа һәм
башка эре шәһәрләр урнашкан. Омскның ял итү зоналары иң түбән бәяләрне алган.