(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы
август, Камилә Гобәйдуллина). 15-нче октябрьдән 14-нче ноябрьгә кадәр
Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы узачак, ул беренче тапкыр цифрлы форматта узачак. Казанлылар РФ дәүләт хезмәтләре порталында һәм стационар
участокларда катнаша алачак. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә Башкарма
комитет җитәкчесенә һәм район администрацияләре башлыкларына алда торган халык
санын алуга бөтен җаваплылык белән әзерләнергә кушты.
«Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре федераль һәм төбәк хөкүмәтенә
бюджетны корректлы төзү, социаль программалар формалаштыру, хезмәт һәм торак
базарын контрольдә тоту һәм яклау өчен кирәк. Шәһәргә анкеталау шулай ук Генераль планны гамәлгә ашыру өчен бик мөһим, – диде Казан Мэры. – Халык санын
алуның альтернатив ысуллары – дәүләт хезмәтләре порталы яки КФҮ аша барлыкка
килүе яхшы, бу гражданнарга сайлау мөмкинлеге бирә».
Беренче тапкыр Бөтенроссия халык санын алу цифрлы технологияләр кулланып
үткәреләчәк, ә ил халкыннан мәгълүмат җыюның төп ысулы РФ дәүләт хезмәтләре
порталы булачак. Казанлылар электрон сорауны компьютерда, мобиль кушымта аша,
шулай ук «Минем документлар» күп функцияле үзәкләрендә тутыра алачак, дип сөйләде
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. Шул ук вакытта халык үзен
генә түгел, үз гаиләсе әгъзаларын да күчереп язу мөмкинлегенә ия булачак.
Барлык кәгазьләрне тутырганнан соң, анкеталаштыру үткән һәр кеше өчен раслауның
уникаль цифрлы кодлары формалаша. Алар гражданның шәхси кабинетына бердәм
дәүләт хезмәтләре порталына җибәрелә, шулай ук барлык күрсәтелгән контакт
каналлары буенча китерелә.
Халык санын алуны үткәрүнең икенче ысулы – исәпкә алу
кәгазьләрен планшетлы компьютерда традицион тутыру. Исәпкә алучылар махсус
экипировка һәм таныклыкка ия булачак. «Халык турында мәгълүмат җыюга рөхсәт
ителгән затлар кандидатуралары Эчке эшләр органнары тарафыннан хөкем ителгәнлек
булмауга тикшереләчәк», – дип аңлатты И.Шакиров. Планшетлар белән исәпкә
алучылар барлык фатирларны һәм йортларны йөреп чыгачак һәм интернет-исәпкә алу
узмаган кешеләрдән сорашачак. Исәпкә алу кәгазьләренең кәгазь формалары халык
турында мәгълүмат җыюның резерв ысулы буларак кына кулланылачак.
Моннан тыш, халык санын алуда бөтен шәһәр буйлап урнашкан стационар
участокларда катнашырга мөмкин булачак. «Белем бирү учреждениеләре
территориясендә стационар участоклар урнаштыруга санитар чикләүләр булу
сәбәпле, шәһәр мәктәпләрендә элек сайланган биналарны куллану мөмкин түгел.
Шуңа күрә шәһәр районнары администрацияләреннән һәм Башкарма комитетының башка
структур бүлекчәләреннән хезмәттәшләр белән берлектә ашыгыч рәвештә исәпкә алу
стационар участокларын норматив таләпләр нигезендә урнаштыру өчен объектлар
сайлап алына, – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Барлык участокларның
адреслары урыннар сайлаганнан соң бастырылачак.
Бүгенге көндә Бөтенроссия халык санын алуны уздыру өчен төп әзерлек эшләре
башкарылган инде. Казанда 386 контролер, хисап участокларында 2310 исәпкә алучы
һәм КФҮләрдә исәпкә алу функцияләре белән 12 инструктор эшләячәк. Бер хисап
участогында халыкның уртача саны 550 кеше тәшкил итә, якынча 28 йорт туры килә. «Әзерлек этабы кысаларында алдагы исәпкә алуның
мәгълүмати базасы төзелде инде. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсеннән шәһәрнең
актуаль картасы алынган, район администрацияләреннән – фатирлар һәм яшәүчеләр
саны күп булган күпфатирлы йортларның төгәлләштерелгән исемлекләре, йортлар
буенча җаваплылар һәм ТСЖ, ТТК һәм 49 территориаль-иҗтимагый үзидарә
рәисләренең контакт мәгълүматлары алынды», – дип өстәде И.Шакиров.
Адреслар исемлекләрен актуальләштерү ике этапта гамәлгә ашырылды: башта
аларны Федераль мәгълүмат адреслар системасының административ мәгълүматлары
белән чагыштырдылар, ә соңыннан теркәүчеләр барлык участокларны йөреп
чыктылар. НәтиҗәдәБ исемлектән соңгы 10 елда сүтелгән 5,5 мең йорт чыгарылды һәм
5 мең яңа объект өстәлде.
Нәтиҗә ясап, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары халык санын алу
конфиденциаль һәм халык санын алу нәтиҗәләрен формалаштыру зарарсызландырылган
мәгълүматлар нигезендә башкарыла, дип искәртте. Исәпкә алынган халык саны
турындагы беренчел нәтиҗәләрне инде 2021 елның октябрендә үк формалаштырырга
планлаштырыла, ә 2022 елның 4-нче кварталында төп нәтиҗәләр турында доклад
бастырып чыгару күздә тотыла.
Исегезгә төшерәбез, халык санын алу 10 елга бер тапкыр уздырыла. Ул узган
ел булырга тиеш иде, ләкин пандемия аркасында массакүләм анкеталауны күчерү
карары кабул ителде.