(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы
август, Камилә Гобәйдуллина). Казанда 30 км озынлыктагы трамвай юлларын
тәртипкә китерү, 3 мең тирәсе искергән шпалны алыштыру һәм 71 температура
компенсаторы урнаштыру планлаштырыла. Җәй башыннан 12,5 км озынлыкта трамвай
юлы ремонтланган инде. Шул сәбәпле тоткарлыклар һәм трамвайлар саны 49%-ка, ә
юл-транспорт һәлакәте саны – 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8%-ка кимегән.
Казан Мэры Илсур Метшин фикеренчә, бу мөһим эш, ул шәһәр халкына һәм Татарстан
башкаласы кунакларына транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатына йогынты ясый.
«Кыска гына вакыт эчендә трамвай юлларының чиреге тиешле хәлгә китереләчәк.
Предприятие моны үз акчалары хисабына эшли. Бу хезмәт күрсәтүнең сыйфатын
күтәрү һәм пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен мөһим, һәм беренче
яхшы нәтиҗәләр инде бар», – диде шәһәр башлыгы шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле
дүшәмбедә.
«Җәмәгать транспорты эшенең сыйфаты – шәһәрдә тормыш сыйфатының ничек
бәяләнүенә турыдан-туры йогынты ясаучы төп факторларның берсе, – дип ышана
И.Метшин. – Һичшиксез, кешеләр бездән куркынычсыз һәм уңайлы транспорт хезмәте
көтә, без моңа омтылабыз һәм моның өстендә инде озак вакыт дәвамында системалы рәвештә эшлибез».
Июнь аеннан 1250-дән артык шпал алыштырылган һәм 22 җылылык компенсаторы
куелган. Бүгенге көнгә Техника урамы буенча – Вахитов мәйданыннан алып Борисково
төененә кадәр 4,5 км озынлыктагы ике юнәлештә, Беломор урамы буенча – Химия
урамыннан алып Трамвай урамына кадәр ике юнәлештә 8 км озынлыктагы участокларда
юлларны яңарту һәм төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Хәзер эшләр П.Лумумбадан
Габишев урамына кадәр (ике юнәлештә 8 км) участокларда Арбузов урамыннан алып «Солнечный
город»ка кадәр (ике юнәлештә 9 км) алып барыла.
Узган ял көннәрендә белгечләр Сәетгалиев урамында юл-транспорт ситуациясен
яхшырту өчен трамвай юлларын күчерү белән шөгыльләнде. Шуңа бәйле рәвештә 5а
номерлы трамвай маршруты тимер юл вокзалыннан Глазунов урамына кадәр вакытлыча
кыскартылды. Шундый ук эшләр 18-нче августта 23:00 сәгатьтән 4:00 сәгатькә
кадәр шул ук участокта планлаштырылган, әмма 5-нче номерлы маршрут буенча кире
юнәлештә, дип хәбәр итте Айдар Абдулхаков.
Җәйге чорда пассажирлар агымы кимүеннән файдаланып, предприятиедә
трамвайларның, троллейбусларның һәм метрополитенның электр поездларының техник
торышына тулысынча ревизия уздырылган, трамвай вагоннарын ремонтлау эшләре бара.
«Линиягә күчмә составны чыгаруга таләпләр, күчмә составның хезмәт итү штаты
артты. Бу хезмәт тәүлек буе күчмә составка куела торган запас частьләрнең
сыйфатын һәм комплектлылыгын контрольдә тота һәм аларның стандартларга туры
килүен тәэмин итә», – дип сөйләде А.Абдулхаков.