(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь, Ксения Швецова, Камилә Гобәйдуллина). Казанда бар куәткә юлларга капиталь ремонт ясала. Быел башкарылган эшләр күләме масштаблылыгы белән аерылып тора һәм шәһәрнең барлык районнарын колачлый: 23 шәһәр һәм 22 бистә урамнарын, шулай ук 78 квартал эчендәге машина юлларын һәм 4 бакчачылык ширкәтләре юлларын яңарту планлаштырыла. Барлык эшләр дә график буенча алып барыла. Озак көтелгән объектларның берсе – Залесный бистәсендәге Таң урамы, аны төзекләндерү турында Казан халкы сораган. Бу атнада инде бу участокта эшләр тәмамлана. Киров һәм Яңа Савин районнарында юл объектларын капиталь ремонтлау сыйфатын Илсур Метшин контрольдә тотты. Шәһәр башлыгы шулай ук Гладилов, Чуйков һәм Гагарин урамнарындагы эшләрнең барышы белән танышты.
Залесный бистәсендә Таң урамы буенча үзәк юлны атна ахырына кадәр төзекләндерәчәкләр
Беренче объект Таң урамы буенча үзәк юлны ремонтлау эшләре алып барыла торган Залесный бистәсе булды. Халык моны күптән көтте, дип сөйләде бистәнең территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Валентина Виноградская. Юлны яңарту кирәклеге турында ул Мэрга апрельдә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре белән очрашуда сөйләде. Аның сүзләренә караганда, юлдан машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә зарлана – алар өчен тротуар төзү мөмкинлеге булмаган, бу авыл халкы өчен куркыныч тудырган. Апрель очрашуында шәһәр башлыгы бу мәсьәләне мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә вәгъдә итте. Бүгенге көнгә вәгъдә үтәлде диярлек – юлны төзекләндерү ахырына якынлаша, эшләр 85%-ка башкарылган.
«Бу юл – безнең бистәгә төп керү юлы, аннан бөтен халык файдалана, – диде В.Виноградская Мэрга. – Безне ишетүләренә без бик шат. Бистәнең бөтен халкы рәхмәтле».
Залесный бистәсендә Таң урамындагы эшләр ике атна элек башланган иде. Төп урам гына түгел, аңа тоташкан юллар да яңартыла, ремонтланучы участокларның гомуми озынлыгы 594 метр тәшкил итә, дип сөйләде подрядчы оешма директоры – «ДСК «Велес» ҖЧҖ директоры Андрей Артамонов. «Балалар мәйданчыгы өчен тротуар белән бергә асфальтлауның гомуми мәйданы 4 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, – дип өстәде ул. – Ремонтка кадәр юл бик начар хәлдә иде, аның киңлеге 4,5 метрдан артмады. Ремонт барышында ул алты метрга кадәр киңәйтелгән, барлык чокырлар, кәлияләр юкка чыгарылган. Хәзерге вакытта инде асфальт-бетонның өске катлавы да тигезләнгән. Эш сыйфатлы башкарыла, без бу юл өчен җаваплылык тотачакбыз».
Хәзер участокта эшчеләр асфальтның өске катлавын сала. Эшне атна дәвамында тәмамлау планлаштырыла. Соңгы этап тротуарны төзекләндерү булачак. «Без бистә буенча җаваплы кеше – территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе белән эшлибез – ул безгә барлык үтенечләрне, киңәшләрне тапшыра. Без якындагы урамнарда чокырларны ремонтлау кирәклеген аңладык, һичшиксез ярдәм итәчәкбез», – дип өстәде подряд оешмасы җитәкчесе. Сүз уңаеннан, бу әлеге подрядчы ремонтлый торган бердәнбер объект түгел – якын арада «ДСК «Велес» эшчеләре Мәскәү районындагы Югославская урамы буенча юлны ремонтлауга керешәчәк.
Бистәдә шулай ук башка инфраструктура да үсеш ала. Күптән түгел биредә балалар һәм спорт мәйданчыклары төзегәннәр, коммуналь калдыклар җыю өчен зона оештырганнар. «Бу эшкә территориаль иҗтимагый үзидарә республика грантын отты – 1 млн 200 мең сум. Хәзер грантлар конкурсында яңадан катнашу мөмкинлеге бар, без барлык документларны рәсмиләштерү белән ярдәм итәчәкбез, – дип сөйләде Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов. – Әгәр тагын бер грант алсак, бу акчага бистә халкы өчен икенче контейнер мәйданчыгын оештырабыз».
И.Метшин ремонтның сыйфатын уңай бәяләде һәм эшне вакытында тәмамларга кушты. «Яхшы, монда үз бистәләренә битараф булмаган актив кешеләр бар. Яшьләргә дә күршеләрчә яши белү, эшләгәннәрне кадерләп саклау кирәклеген сеңдерергә кирәк, – диде Мэр. – Без шәһәрлеләрнең үтенечләренә җавап бирергә тырышабыз. Быел юлларны ремонтлау күптән мохтаҗ булган участокларга кагыла. Эшләр тәмамлангач, шәһәр халкының тормыш сыйфаты яхшырыр дип өметләнәбез».
Илкүләм проект буенча Гладилов һәм Чуйков урамнарын ремонтлыйлар
Аннары Мэр «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча юлларны ремонтлау барышын карады. Быел илкүләм проект кысаларында урам-юл челтәрен ремонтлауга 640 млн сум акча бүленгән, дип искәртте Игорь Куляжев. Аның буенча 11 урамның участокларын төзекләндерәчәкләр: Рауис Гәрәев, Старательный тыкрыгы, Хезмәт, Белинский, Беломорск, Гагарин, Гладилов, Голубятников, Лесной, Совет районында Магистраль һәм Маршал Чуйков.
Шундый объектларның берсе – Киров районындагы Гладилов урамындагы юл. Биредә эшләр инде 80%-ка тәмамланган. Бүгенге көндә участокта фрезерлау ясаганнар һәм асфальтның аскы катлавын салганнар, хәзер борт ташлары, тротуар корылмалары һәм тышкы яктырту челтәрләре урнаштырыла. Участокның гомуми озынлыгы 1,1 км тәшкил иткән.
Шәһәр башлыгы әлеге участокта җәмәгать транспорты белән эшләрнең ничек торуы һәм юл эшләре халыкка уңайсызлыклар китермиме икәнлеге белән кызыксынды. Сергей Миронов сүзләренчә, монда 5 автобус маршруты уза, транспорт өзлексез эшли. «Кешеләрдә бернинди шелтәләр дә тумый. Монда нигездә сәнәгать зонасы, бу өлештә шулай да халык күп түгел», – диде ул.
Өченче нокта Яңа Савин районындагы Чуйков урамында булды, анда Короленко урамыннан алып Мусин урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокны ремонтлыйлар. «Волгадорстрой» ҖЧҖ подряд оешмасының генераль директоры Игорь Гранфельд сөйләгәнчә, эшләр май уртасында башланган. Ремонт барышында юл куркынычсызрак булачак – ЮХИДИ таләпләре исәпкә алына, бу авария куркынычы булган участокны бетерергә ярдәм итәчәк. «Без булган өслекне яңартабыз һәм участокта аерым полоса өстибез, – дип –хәбәр итте подрядчы. – Биредә, тиешле булмаган урында юл аркылы чыкмасыннар өчен, куркынычсызлык өчен култыксалы киртәләр белән ике метр киңлектәге полоса төзекләндереләчәк».
Хәзер участокта 15 кеше һәм 5 берәмлек техника эшли. Эшчеләр борт ташы кую өчен булачак бүленеш полосасы урынында иске асфальтны сүтәләр. Шуннан соң алар өслекне фрезерлауга, аннан соң асфальт-бетон катламын җәяргә керешәчәкләр. «Без бу урамнан тыш бүген Гагарин, Голубятников һәм Белинский урамнары участокларын ремонтлыйбыз. Эш кайный», – дип өстәде И.Гранфельд.
Тикшерү Гагарин урамында тәмамланды, анда Ибраһимов проспектыннан Короленко урамына кадәр 800 метр озынлыктагы участок ремонтлана. Эшләр 99%-ка үтәлгән, дип сөйләде И.Метшинга Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев. «Хәзер юл билгеләре кую бара, – дип өстәде ул. – Участокта өслекнең өске катламын түшәделәр, тротуарларны ремонтладылар һәм борт ташларын алыштырдылар. Моннан тыш, эшчеләр инде култыксалы киртәләр һәм тукталыш павильоннары урнаштырганнар».
Мэр ремонт барышында коммуникацияләр белән мәсьәлә ничек хәл ителүе белән кызыксынды. И.Куляжев сүзләренә караганда, юл астындагы җылылык трассасын узган ел ремонтлаганнар. «Монда җылылык трассалары бик аз, шуңа күрә юл озак хезмәт итәр дип өметләнәбез», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстан башкаласында юлларны төзекләндерү һәм төзүгә 11,7 млрд сум акча бүлеп бирелде. Моннан тыш, Казанда магистральләрне төзү һәм проектлауга 6,5 млрд сум бүлеп бирелгән, шуның нәтиҗәсендә быел иң масштаблысы – Вознесенский тракты төзелеше булган мөһим проектлар гамәлгә ашырылачак.
Сәфәрдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, «Главтатдортранс» ДКУ директоры (эшләр заказчысы) Эдуард Данилов һәм башкалар катнашты.