(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче
июнь, Ксения Швецова). Бүген Казан Ратушасында «Сәламәт шәһәрләр. Балалар өчен
сәламәт туклану» халыкара форумның эшлекле программасы ачылды, ул кичәге зур бәйрәм алдыннан старт алды. Форум
чараларында Россия һәм чит ил экспертлары, шәһәр мэрлары, төрле илләрдән
сәламәтлек саклау һәм сәламәт туклану өлкәсе вәкилләре катнаша. Форум иң яхшы
практикалар, заманча алымнар һәм белгечләр белән алмашу мәйданчыгы булачак, дип
билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин. «Мондый мәйданчыклар шәһәрләр өчен
берләштерүче роль уйный һәм нәтиҗәле чишелешләр эзләүгә ярдәм итә», – диде
Татарстан башкаласы башлыгы, чарада катнашучыларны рәсми ачуда сәламләп.
Форумда меңгә якын эксперт катнаша, өстәвенә, күпләр онлайн режимында фикер
алышуларга кушылачак. «COVID-19 пандемиясе безнең тормышыбызга төзәтмәләр
кертте, әмма без яңа технологияләр ярдәмендә араларны якынайтырга өйрәндек, –
диде И.Метшин. – Форумда катнашучыларның күбесе фикер алышу өчен мөһим һәм
кирәкле тема сайлануын тагын бер кат ассызыклады».
Форум ярдәмендә барлык теләүчеләрнең шәһәр башлыкларын һәм
муниципалитетлар, сәламәтлек саклау өлкәсе берләшмәләре вәкилләрен, җәмәгать
оешмалары җитәкчеләрен, шулай ук туклану өлкәсендә эшләүче белгечләрне һәм
дөньяның төрле илләреннән экспертларны тыңлау өчен уникаль мөмкинлек барлыкка
килде, дип өстәде шәһәр башлыгы.
«БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив комитеты (UNACLA)
президенты буларак, мин ышанам, җирле дәрәҗәдә актуаль мәсьәләләр буенча фикер
алышу өчен мондый мәйданчыклар шәһәрләр өчен берләштерүче роль уйный, – дип
өстәде И.Метшин. – Гражданнарның сәламәтлеге һәм яшәү сыйфаты дөньяның күп кенә
илләре үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары үзәгендә тора».
Форум программасы теоретик өлешне генә түгел, ә кешеләр өчен иң мөһим темаларның
берсе – дөрес туклану, ул кешеләр сәламәтлегенә зур йогынты ясый. «Бөтендөнья
сәламәтлек саклау оешмасы тикшеренүе бар, ул туклану факторының зарарлы
гадәтләргә һәм экологиягә караганда да сәламәтлеккә күбрәк йогынты ясавын
раслый», – дип ассызыклады И.Метшин.
Ул искәрткәнчә, кичә Казанда форум кысаларында халыкка һәм шәһәр
кунакларына сәламәт яшәү рәвеше өчен ял итү формасын күрсәткән бәйрәм узды.
"Безнең төп идеябез сәламәт туклану – файдалы гына түгел, ә бик тәмле дә
икәнлеген практикада күрсәтү иде, – дип өстәде Мэр. – Сәламәт туклану һәм
балаларның сәламәтлеген саклау – безнең өчен иң мөһим бурычларның берсе. Бу
туклануны тәэмин итү мәсьәләсе генә түгел, шулай ук балаларыбызның,
киләчәгебезнең сәламәтлеге мәсьәләсе дә”.
«Сәламәт туклану – балаларга» Казан программасына быел 15 ел булды, дип
искәртте Татарстан башкаласы башлыгы. Ул Казанда тупланган тәҗрибәнең Җир
шарының барлык почмакларыннан да файдалы һәм башка шәһәрләр өчен
кулланылачагына ышаныч белдерде.
Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары
Ләйлә Фазлыева да сәламләде. «Халыкара форум Казанда очраклы гына үткәрелми. Бу
шәһәр күп еллар дәвамында яңа проектларны гамәлгә ашыру авангардында,
сәламәтлекне саклау мәсьәләләре буенча халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек үзәге
булып тора, – диде ул. – Халык сәламәтлеге – социаль сәясәтне үстерүнең гаять
зур ресурсы. Казанда сәламәт яшәү рәвеше принциплары актив рәвештә кертелә. Үз
практикабыз белән бүлешеп, без шәһәрләр тарихын формалаштырачакбыз һәм бергә
уңай тәҗрибәне тарату өчен барысын да эшләячәкбез».
Видеоязма буенча форумда катнашучыларны Бөтендөнья сәламәтлек саклау
оешмасының Россиядәге махсус вәкиле Мелита Вуйнович сәламләде. «Форум темасы
бөтен дөнья өчен зур әһәмияткә ия», – диде ул һәм «Сәламәт шәһәрләр»
хәрәкәтендә актив катнашканы өчен Казан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Бүгенге чара Милан пактының беренче Евразия форумы – Европада туклану
өлкәсендә әһәмиятле инновацион шәһәр стратегиясе булачак. Милан пакты дөньяның
215-тән артык шәһәрен, шул исәптән Россиянең ике шәһәрен – Мәскәү һәм Казанны,
азык-төлек куркынычсызлыгы һәм туклану мәсьәләләре буенча карарлар эзләүне
берләштерә. Казан Ратушасында Милан пакты форумы кысаларында Чабаксар, Түбән
Новгород һәм Самара шәһәрләренең башлыкларына кул куячаклар.
Форумның эшлекле программасы мэрларның түгәрәк өстәле формасында «Балалар
өчен сәламәт туклану. Туклануны оештыруның иң яхшы практикалары» темасына дәвам
итәчәк. Анда Россия һәм башка илләрдән – Италия, Молдавия, Казахстан, Израиль
һәм башка илләрдән белгечләр катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, «Сәламәт шәһәрләр. Балалар өчен сәламәт туклану» халыкара форумы Казанда 1-нче июнь көнне
старт алды. Бүген һәм иртәгә төрле төбәкләрнең тәҗрибәсе турында фикер алышып,
муниципаль дәрәҗәдә җәмәгать сәламәтлеген ныгыту эшенә багышланган эш
сессияләре, пленар дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр узачак.