(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Бүген, Балаларны
яклау көнендә, капиталь ремонттан соң Казанның «Восток» шәһәр яны лагере
ачылды. Яңартылган учреждениедә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре
министры Дамир Фәттахов булдылар.
Лагерь 1969 елда төзелгән. Биредә 30 меңнән артык бала
һәм яшүсмер ял иткән. 2020 елда «Восток» тулысынча төзекләндерелде. 7 заманча корпус төзелгән,
аларның һәркайсының фасадында күренекле космонавтлар портретлары сурәтләнгән.
Капиталь ремонттан соң лагерьның үткәрү мөмкинлеге
сменага 200 кешегә кадәр артты. Быел лагерь 4 смена кабул итәчәк. Беренчесе
бүген үк старт алды.
Рөстәм Миңнеханов балаларны уку елы тәмамлану белән
котлады һәм кызыклы, эчтәлекле ял теләде. «Балачакта мин ике тапкыр лагерьда
булдым. Күпме вакыт үтте, ләкин мин анда күпме дуслар тапканны һәм вакытны
ничек күңелле үткәрүебезне искә төшерәм, – дип билгеләде ТР Президенты. –
Ышанам, сезгә монда ошаячак. Бу лагерьда сезнең өчен бөтен кирәкле шартлар
тудырылган. Сез яшь, энергияле, креатив яшьләр. Мин сезнең барысы да килеп
чыгачагына шикләнмим».
Аннары Рөстәм Миңнеханов яңартылган лагерь
территориясен карады: йокы корпусларында, спорт мәйданчыкларында, ашханәдә,
клуб һәм медпунктта булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
«Җәй – балаларга» лагерьларны яңарту программасы кысаларында 7 млрд сумга
республиканың 94 муниципаль лагереның инфраструктурасын яңарту планлаштырыла.
Программа лагерьны ремонтлап кына калмыйча, аларның үткәрү мөмкинлеген дә
арттырырга мөмкинлек бирә. Реновация буенча эшләр 23 лагерьда үткәрелгән, 1
лагерь «нуль»дән төзелгән.
Фоторепортаж
Видеорепортаж