(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь, Алинә Бережная). Казанда электр
самокатларының популярлыгы үсә, шуның белән бергә җәрәхәтләнү очраклары арта.
Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган киңәшмәдә самокатлардан
файдалану кагыйдәләрен кыска вакыт эчендә эшләргә һәм аларны прокатка бирү
буенча хезмәт күрсәтүче компанияләрнең эшчәнлек тәртибен билгеләргә кушты.
Проблема турында фикер алышу өчен ЮХИДИ, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы,
Прокуратура вәкилләре, шулай ук электр самокатларын прокатка бирү сервислары
вәкилләре чакырылган иде.
«Беренче җылы ай Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары арасында самокатларның никадәр популяр булуын күрсәтте. Бүген аларны яшьләр, шул исәптән балалар актив файдалана. Самокатлар массакүләм күренешкә әверелде – 2000 җайланма бары арендада, ә бүгенге көндә шәһәрдә шәхси самокатлар күпме икәнлеген беркем дә белми. Беренче карашка әлеге транспорт белән идарә итүнең гадилеге җитди нәтиҗәләргә һәм җәрәхәтләргә китерергә мөмкин», – дип билгеләде Илсур Метшин. Ул ассызыклаганча, интернет-кабул итү бүлмәсенә һәм «Халык контроле» системасына самокатларда йөрү урыннарын җайга салу үтенече белән җәяүлеләрдән шикаятьләр килә. «Җәяүлеләр үзләрен куркынычсызлыкта хис итми башлады. Казан гына түгел, башка шәһәрләр дә моның белән очрашты. Без монда бу проблемаларны хәл итү өчен, кул кушырып, тик утыра алмыйбыз. Шул ук вакытта бу мәсьәләне тыюлар белән хәл итеп булмавын аңлыйбыз», – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Илсур Метшин.
Май аенда гына да шәһәрнең травмпунктларына электр самокатларыннан егылганнан соң төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән 915 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 63-е – соңгы атнада. «Без егылганнан соң хастаханәләргә күпме кеше мөрәҗәгать итмәвен фаразлый гына алабыз», – дип билгеләде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Өстәвенә, самокатчылар гына түгел, үтеп баручылар да зыян күрә. Соңгы резонанс очрагы бәрдергәннән авыр җәрәхәтләр алган ике яшьлек бала белән бәйле.
Үз чиратында ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, ел башыннан бирле Татарстанда электр самокатлары катнашында юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше теркәлгән, шуларның 4-се Казанда. Һәлакәтләрдә бер кеше һәлак булган, 6 яраланган, шул исәптән 11 яшьтән 15 яшькә кадәрге дүрт бала.
Казанда самокатлар шерингы ике федераль компания тарафыннан тәкъдим ителгән. Алар 2100 самокаттан файдалану өчен бирелә, быел гына да индивидуаль мобильлек чаралары арендасы 700 мең тапкырдан артык тапкыр башкарылган. Сезон башында шәһәрдә 1200-дән артык парковка куллану мөмкинлеге бар иде. Сервисларда теркәлгән уникаль кулланучылар саны 300 мең кешегә җитте.
Бүгенге көндә федераль дәрәҗәдә электр самокатларын куллануны җайга сала торган кагыйдәләр юк, регламентларны эшләүгә хәзер республика һәм аның башкаласы дәрәҗәсендә керештеләр. Алар барлык якларның мәнфәгатьләренә кагылырга тиеш, дип ассызыклады ТР прокуроры Юлия Наумова. «Уен кагыйдәләрен беркем дә алдан исәпкә алмады, булачак регламентлар барлык якларның – агрегатор-фирмаларның, җирле үзидарә органнарының һәм электр самокатлары хезмәтеннән файдаланучы һәр якның кагыйдәләрен һәм җаваплылыгын язарга тиеш», – дип билгеләп үтте ул.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров бу юнәлештә беренче адымнар турында сөйләде. ЮХИДИдә хәзер муниципалитет инициативасы белән әзерләнгән самокатлар өчен парковка урыннары исемлеге килештерелгән. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе шеринг компанияләре сораган 1200 парковка урынының 500-ен генә килештергән. Бу - шәһәрнең архитектур йөзен, төзекләндерү кагыйдәләрен бозмый торган һәм хәрәкәт өчен, шул исәптән җәяүлеләр өчен дә комачаулык тудырмый торган урыннар. Алга таба алар конкурс нигезендә уйнатылачак, аннан соң электр самокатларын прокатлау сервислары вәкилләре белән килешүләр төзеләчәк. Илдар Шакиров сүзләренә караганда, процедура 2 айга якын вакыт алачак.
Моннан тыш, хәрәкәттә катнашучыларга комачаулык тудыра торган тротуарларда һәм юл буйларында ташлап калдырылган электр самокатлары проблемасы да хәл ителә. «Компанияләр белән диалогта без парковканың 40 метрдан 15 метрга кадәр кыскартылуына ирештек, тик шулай гына кулланучы сәфәрне төгәлләргә мөмкин», – дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. И.Шакиров аңлатканча, һәр самокат GPS-навигатор белән җиһазландырылган, ул картада күренә торган парковка урыннары координаталарын саный. Парковка кагыйдәләрен үтәүне прокат компанияләре хезмәткәрләре күзәтергә тиеш, алар станцияләрне әйләнеп чыга һәм самокатны дөрес урнаштыра. Нәтиҗәдә, компания персоналның штатын арттырды – сезон башында андый хезмәткәрләр 25 булса, хәзер аларның саны 90.
Үз чиратында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов, парковкаларда прокатчылар эшен оештыру эшләп бетерүне таләп итә, дип ассызыклады. Шулай итеп, электр самокатлары кулланучылары җайланмаларны билгеләнгән парковкадан бик ерак калдыруны дәвам итә. «Без махсус шәһәр буйлап уздык һәм виртуаль карта буенча карадык. Электр самокатын калдырырга мөмкин булган иң максималь ара – парковкадан 180 метр. Шуңа күрә хәзер бу килештерелгән парковкалар эшли дип әйтергә иртәрәк. Факт буенча алар виртуаль картада бар, ләкин самокатны теләсә кайда ташлыйлар, һәм алар янә җәяүлеләргә һәм машиналарга комачаулыйлар», – дип билгеләп үтте ул һәм аренда сессиясен парковка урыныннан максималь кыска ераклыкта ябарга кирәк, дип ассызыклады ул.
Моннан тыш, муниципалитетның ЮХИДИ белән килешенгәнчә, шәһәрдә тизлекне чикләү зоналары кертелгән. «Хәзер самокат белән идарә итүче кеше җәяүлегә тигезләнә, аларның хәрәкәт итү тизлеген без контрольдә тота алмыйбыз, әмма аны чикли алабыз», – дип билгеләп үтте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы.
Хәзер парклар, скверлар һәм кайбер тротуарлар территориясе буйлап электр самокатларында йөргәндә тизлек автомат рәвештә кими – төрле участокларда 20, 15 һәм 10 км/сәгатькә кадәр. Шәһәрдә әлегә 70 шундый зона, шулай ук 13 хәрәкәтне тыю зонасы. Л.Габдрахманов сүзләренчә, мондый зоналар күбрәк булырга тиеш, һәм бу юнәлештә эшне тизләтергә кирәк. Киңәшмә йомгаклары буенча тизлекне чикләячәк зоналар исемлеге Транспорт һәм район администрацияләре комитетыннан кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып тулыланачак.
Ленар Габделрахманов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта электр самокатларында йөрү рөхсәт ителгән урыннарны, шулай ук автомат рәвештә сүнә торгагн зоналарны күрсәтеп, электрон карта булдыру мөмкинлеге карала. «Җәяүле 5 км/сәг тизлек белән бара, кайбер зоналарда самокат 5 тапкырга күбрәк тизлек белән бара. Һәм машина йөртүче юл өлешендә реакция биреп өлгерми. Рәсми рәвештә самокат кулланучы хаклы булачак – ул җәяүле, ә машина йөртүчегә нишләргә? Без бу проблеманы акрын темплар белән хәл итәбез», – дип өстәде Габдерахманов.
Моннан тыш, җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы гамәлдәге 4.4.1 «Велосипед юлы яки полоса» билгесен 4.5.5 «Хәрәкәт бүленеше белән җәяүле һәм велосипед юлы» билгесенә алмаштырырга тәкъдим итте.
Үз чиратында самокатларны прокатка алу хезмәте күрсәтүче компанияләргә кайбер чаралар күрергә, аерым алганда, самокатлар белән идарә итүне 16 яшьтән башлап кертергә тәкъдим ителде. 30 килограммнан да кимрәк авырлыктагы кулланучылар хәрәкәтен тыю аша балигъ булмаганнарның самокатлардан файдалануын тыю.
Моннан тыш, бер аккаунтка прокатка алырга мөмкин булган индивидуаль мобильлек чараларының санын бергә генә калдыру тәкъдим ителгән иде. «Мин үзем шәхсән тикшердем, бер аккаунтка өч самокатны алырга мөмкин. Мәсәлән, әти кеше өч самокатны ала ала – үзенә һәм тагын ике балага. Моны катгый рәвештә кире кагарга кирәк», – дип белдерде Ленар Габдрахманов.
Моннан тыш, төнге вакытта автомобиль юллары буенча 23:00 сәгатьтән 09:00 сәгатькә кадәр самокатлар хәрәкәтен тыярга, шулай ук җайга салынмый торган чатларда хәрәкәтнең максималь тизлеген 15 км/сәг кадәр киметергә тәкъдим ителә. Кулланучыларның йөртү сыйфаты индексын эшләү тагын бер мөһим чара булырга мөмкин, бу закон бозучылар аккаунтларын блокларга мөмкинлек бирәчәк.
Шәһәр башлыгы электр самокатлары прокаты сервислары вәкилләрен регламентлар булдыру эшенә актив кушылырга чакырды. «Максималь кыска вакыт эчендә без бу транспорт төренең шәһәр буйлап ничек йөрүе турында килешергә тиеш», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Самокатларны прокатка бирү буенча хезмәт күрсәтүче компанияләр вәкилләре, программа белән тәэмин итү көн саен камилләшә барганга күрә, барлык техник эшләнмәләрне кыска вакыт эчендә кертергә мөмкин булачак, дип ышандырдылар.