(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май, Алинә Бережная). Казанның тышкы реклама
базары акрынлап үзенең кризиска кадәрге күрсәткечләренә әйләнеп кайта. Соңгы
берничә айда цифрлы йөртүчеләрнең саны 60% тәшкил итә, ә узган елның май аенда
бу күрсәткеч 13%-ка кадәр кимегән. Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, 2020
елда кабул ителгән чаралар бизнес вәкилләренә эшчәнлекне дәвам итәргә мөмкинлек
бирде. «Реклама агымнары үзгәрүгә карамастан, төп өлеш интернетка күчүгә
карамастан, Казан элеккечә тышкы реклама өчен потенциалны саклый. Тышкы реклама
базарына ярдәм итү буенча превентив чаралар күпләргә исән калырга ярдәм итүенә
без бик шат һәм алар үз эшчәнлекләрен дәвам итәләр», – диде ул бүгенге эшлекле
дүшәмбедә.
Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр
Баһаветдинов узган елда реклама конструкцияләрен урнаштыруга килешүләр буенча
түләүләрне 2020 елның икенче кварталы өчен, 2020 елның өченче һәм дүртенче
кварталларына, шулай ук 2021 елның беренче кварталы өчен түләүләр өлешендә
кичектереп тору турында карар кабул ителүен искәртте. Ул вакытта кичектерелгән
түләүләрнең гомуми суммасы 197 млн сум тәшкил иткән, дип хәбәр итте ул.
«Бу карарлар тышкы реклама базарындагы хәлне
тотрыкландырырга, компанияләрне Башкарма комитет белән килешүләрне өзүдән
саклап калырга мөмкинлек бирде, бу исә шәһәрнең иң эре салым булмаган керем
чыганакларының берсен югалтуга китерер иде», – дип билгеләп үтте
А.Баһаветдинов. Ул әлеге чаралар гамәлдәге килешүләрне саклап калырга гына
булышып калмыйча, шәһәргә 2020 елда коронавирус таралу сәбәпле алынмаган бюджет
керемнәрен тулыландыруга да исәп тотарга мөмкинлек бирде, дип өстәде.
Ә.Баһаветдинов сүзләренә караганда, кичектерелгән
суммалар түләү графигы расланган. Әйтик, 2020 елның икенче кварталы өчен бурыч
78,1 млн. сум күләмендә айлык түләү вакыты 2021 елның апреленнән алып декабренә
кадәр булган 9 өлешкә бүленгән. 2020 елның өченче кварталы өчен бурыч 49,3 млн.
сум күләмендә – айлык түләү вакыты белән 2022 елның мартыннан декабренә кадәр
10 өлешкә бүленә. 2020 елның дүртенче кварталы өчен бурыч 23,5 млн. сум
күләмендә - айлык түләү вакыты белән 2021 елның сентябреннән декабренә кадәр 4
өлешкә бүленә.
«Базарда катнашучыларга икеләтә финанс йөкләнеше
төшүгә бәйле рәвештә, 2021 елның агымдагы квартал түләүләре йөкләнешен
җиңеләйтү өчен ай саен бирелә торган акчаларга бүленде. Шулай итеп, 2021 елда,
2020 елга кичектерелгән түләүләрне исәпкә алып, 450 млн. сумга якын акча алу
планлаштырыла», – дип хәбәр итте Ә.Баһаветдинов. Ел башыннан бюджетка барлыгы
105 миллион сум акча керде. Идарә башлыгы сүзләренә караганда, эшкуарлар
графикларны үтиләр һәм барлыкка килгән бурычларны кыска вакыт эчендә түләп
баралар.