(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май, Ксения Швецова). Казанда Яңа Савин
районының Казансу елгасы һәм Гаврилов урамы арасындагы территориясе, Ямашев
проспектыннан алып тимер юл күперенә кадәр, җирле әһәмияттәге махсус сакланыла
торган табигый территория статусын алды. Бу территориядә «Савиново» паркы
барлыкка киләчәк. 68 га мәйданлы участок, барыннан да элек, сәламәтләндерү һәм
табигать саклау чаралары өчен билгеләнгән, дип билгеләде бүгенге эшлекле
дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин. «Территориянең бер өлешен без
төзекләндерәчәкбез, бер өлешен тыюлык итеп калдырачакбыз. Шәһәр халкы һәм
экологлар белән диалогта эшләячәкбез», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Гаврилов урамы буенча Казансу яр буе зонасына махсус
сакланыла торган табигый территория статусы бирү турында Казан Мэры узган ел ук
хәбәр итте. Анда яңа торак төзелеше төшереп булмаячак. Әлеге территориядә торак
төзелешен булдырмау йөзеннән, шәһәр хакимияте милекчеләр белән аларның
кишәрлекләрен Порт урамы тирәсендәге җиргә алыштыру турында килеште. Узган атнада Башкарма комитетның тиешле Карары басылып
чыкты.
Карар кабул иткәндә шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләре исәпкә алынды, дип
ассызыклады шәһәр башлыгы. «Узган ел халык һәм экологлар белән очрашуда без
биредә махсус сакланыла торган табигать территориясен булдыру мөмкинлеген
карарга вәгъдә бирдек. Бүген без аны үтәдек, – дип билгеләде И.Метшин. – «Савиново»
Казансу елгасының үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында проектлана торган
12 паркның берсе булачак».
Махсус сакланыла торган табигый территория берничә зонага бүленәчәк.
Участокларның берсе балалар хастаханәсе төзелешенә биреләчәк. «Ул район халкына
һәм, гомумән алганда, бөтен Заречье халкына бик кирәк», – дип ассызыклады Мэр.
Бүген хастаханәне проектлау эшләре бара. Аны федераль программа кысаларында
төзү планлаштырыла, дип өстәде шәһәр башлыгы.
Башкарма комитет карарында билгеләп үтелгәнчә, парк бурычларына табигый
комплексларны, уникаль табигать участокларын һәм объектларны, сирәк төр хайваннар
һәм үсемлекләрнең яшәү шартларын саклау, туризм һәм ял итү өчен шартлар тудыру,
дәүләт экологик мониторингын гамәлгә ашыру һәм бозылган табигый комплексларны
һәм объектларны торгызу керә.
«Савиново»
паркы» махсус сакланыла торган таабигый
территориясендә табигый комплексларга, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы
объектларына зыян китерә торган теләсә нинди эшчәнлек тыела:
- файдалы казылмаларны эзләү һәм
эшкәртү;
- туфрак катламын һәм геологик казылмаларны бозуга
китерә торган эшчәнлек;
- Казансу елгасы акваториясе территориясе
белән яр буе линиясен һәм бәйләнешне үзгәртүгә юнәлдерелгән эшчәнлек;
- чистартылмаган юынтык суларны, шул исәптән яңгыр
суларын, якын-тирә участоклардан агызу;
- автомобиль юлларыннан чыгарылган карны ташу;
- үз белдегең белән агач һәм куаклар утырту;
- туристик тукталышлар оештыру һәм моның өчен махсус
каралган урыннардан тыш учаклар ягу;
- үсемлекләрне яндыру, учаклар ягу, язгы яндыруларны
гамәлгә ашыру;
- су объектлары ярларында транспорт чараларын юу;
- автомототранспорт чараларының гомуми файдаланудагы
юллардан һәм моның өчен махсус каралган урыннардан читтә йөрүе һәм туктап
торуы;
- агулы химикатлар, минераль ашламалар, үсемлекләрне
саклау өчен химик чаралар куллану;
- этләрне борынлыксыз һәм муенчаклы баусыз йөртү,
этләрне балалар мәйданчыкларында йөртү, шулай ук этләрне санитар-гигиена
чаралар үтәмичә йөртү;
- үсемлекләрнең барлык төрләрен һәм аларның өлешләрен
әзерләү һәм җыю;
- агач һәм куакларның үзирекле киселүе яки зарарлануы;
- кыргый хайваннарның ояларын һәм өннәрен аңлы рәвештә
җимерү, тоту һәм юк итү;
- килүчеләрнең пневматик һәм башка корал, рогаткалар,
кылычлар һәм башка ату һәм ау кораллары (балыкчыларныкыннан тыш) белән
булуы.
Махсус сакланыла торган табигый территориядә рөхсәт
ителә:
- фәнни-тикшеренү һәм экологик агарту эшчәнлеге,
экологик мониторинг алып бару, табигатьне саклау, биотехник һәм янгынга каршы
чаралар, урман һәм җир төзү эшләре үткәрү;
- спорт һәм Һәвәскәр балыкчылык;
- экскурсия сукмаклары һәм маршрутлары, күзәтү
мәйданчыклары һәм халыкның ял итү урыннарын оештыру һәм төзекләндерү;
- яшел үсентеләрне карап тоту (туфрак эшкәртү, су сибү,
ашламалар кертү, агач һәм куакларның ябалдашларын кисү һәм башка чаралар), яшел
үсентеләрне торгызу, шул исәптән ландшафтлы планлаштыру элементлары белән, шулай
ук яшел утыртмаларның корткычларына һәм авыруларына каршы көрәш буенча
эшчәнлек;
- архитектура дизайнының кече формаларын булдыру;
- сукмак челтәрен булдыру һәм җиһазлау, җәяүлеләр өчен
юлларның өслекләрен ремонтлау һәм алыштыру;
- яңа төзелешләр, элек төзелгән гидротехник корылмаларны
реконструкцияләү, капиталь ремонтлау һәм ремонтлау, махсус сакланыла торган
территория аша үтүче җылылык, су, электр белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь,
агымдагы, авария, планлы ремонтлау буенча эшләр башкару.