(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май, Ксения Швецова). Бу атнада Казанда
яшәүчеләрне һәм кунакларны җәйге мәдәни сезон ачылуы көтә. Теләгән һәркем
флешмобларга, экскурсияләргә, квестларга кушыла алачак, джинс культурасының
беренче фестивалендә катнаша, шигырьләр тыңлый, паркларда бии алачак. «Елдан-ел
җәй көне шәһәрдә шәһәрлеләрнең мәдәни ялы өчен мәйданчыклар күбәя.
Реставрацияләнгән мәдәният йортларында эш тулы көченә кайный, ачык һавада –
паркларда, иҗтимагый киңлекләрдә чаралар күбрәк үткәрелә. Бу ел әлеге юнәлештә
системалы эшебезнең дәвамы булырга тиеш, – диде Казан Мэры Илсур Метшин бүген
эшлекле дүшәмбедә.
«Хәрәкәттә - бәрәкәт» проекты:
йолдызлар белән 14 спорт дәресе
Июньнең беренче атнасына планлаштырылган чаралар
программасы турында тулырак мәгълүмат белән Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат
Абзалов таныштырды. Җәйге программа 2-нче июнь көнне 13:30 сәгатьтә
«Крылья Советов» паркында узачак Тормыш яме көненнән башлана. Килүчеләр өчен
төрле тематик активлыклар: иҗади мастер-класслар, зарядка һәм йога, юл йөрү
кагыйдәләре буенча лекцияләр, бакчачылык күргәзмәсе белән мәйданчыклар
әзерлиячәкләр. Парк үзәгендә бәйрәмдә катнашучыларга «Мин прививка ясаттым!»
акциясенең амбассадорлары булырга тәкъдим ителәчәк. Сәламәтлек саклау идарәсе
вәкилләре, табиблар һәм волонтерлар коронавируска каршы прививка турында
сөйлиячәкләр, монда ук вакцинациянең мобиль пунктлары оештырылачак.
«Шунысын билгеләп үтү мөһим, чара ачык һавада барлык
таләпләрне үтәп узачак. Бәйрәмнең иң актив катнашучылары һәм бу көнне прививка
ясаткан һәркем акциянең логотибы төшерелгән истәлекле бүләкләр алачак», – дип
хәбәр итте А.Абзалов.
3-нче июньнән Казанда Туган телләр һәм
халыклар бердәмлеге елы кысаларында иҗтимагый киңлекләрдә «Хәрәкәттә - бәрәкәт»
проекты эшли башлый. Проектның асылы – татар телендә савыктыру һәм иҗади
дәресләр үткәрүдә. Җәйге сезон дәвамында шәһәрнең алты иҗтимагый мәйданында 14
дәрес планлаштырылган: Түбән Кабан күле яр буенда, «Ак чәчәкләр» бульварында,
Горький, Урицкий исемендәге паркларда, «Черек күл» паркында һәм Фучик
урамындагы бульварда. Проектта катнашучылар өчен йога, стретчинг, сулыш
практикалары буенча дәресләр, шулай ук зарядка, импровизация биюләре һәм
музыкаль импровизацион джем, «Чабата» биюләре, шулай ук халык биюләре буенча
мастер-класслар сериясе узачак. «Татар телендә дәресләрне алып баручылар,
режиссерлар, хореографлар, музыкантлар һәм блогерлар үткәрәчәк», – дип
билгеләде А.Абзалов.
Проектның беренче шөгыле пәнҗешәмбе көнне, 3-нче
июньдә, 19:00 сәгатьтә Түбән Кабан күле буенда Камал театры янында узачак.
Бу көнне тренер Ләйсән Бикмуллина һәм телерадиотапшырулар алып баручы Айваз
Садыров йога буенча дәресләр үткәрәчәк.
«Мәскәү» мәдәни үзәгендә джинс
культурасының беренче фестивале
«Мәскәү» мәдәни үзәгендә 3-нче июньдә 17:30
сәгатьтә Социалистик көнкүреш музее ярдәмендә Казанда беренче джинс
культурасы фестивален ачу булачак. Ул 4 көн дәвамында дәвам итәчәк, ә кызыклы
экспонатлар күргәзмәсе – 27-нче июньгә кадәр. «Ун ел элек казанлылар
социалистик көнкүреш музеенда җыелган джинсларның оригиналь коллекциясе белән
илһамланды. Ул вакытта «Джинслар куль буларак» дип аталган беренче күргәзмә
оештырылган иде, ә соңыннан тематик фестивальне уздыру идеясе туды», – дип
сөйләде Мәдәният идарәсе башлыгы. Аның сүзләренә караганда, джинс-фест
шаффл-дэнс стилендәге бию флешмобыннан, экспозиция буенча экскурсия белән
ачылачак. Алга таба үзәкнең эчке ишегалдында чаралар узачак – «Мистер-Твистер»
рок-н-ролл төркеме чыгыш ясаячак һәм True мотоклубыннан байклар күргәзмәсе
ачылачак.
Фестивальнең икенче көне дизайнга багышланачак.
Программада: кастомайзинг буенча мастер-класс – джинсларны Zalana Art
рәссамыннан яңадан эшләү һәм бизәү, стилист Исмаил Сафиуловның «Джинслар:
трендлар һәм антитрендлар» лекциясе, диджей-сет һәм J-set төркеме концерты.
5-нче июньдә 18:00 сәгатьтә фестиваль кысаларында джинслар
һәм музыка турында сөйләшү булачак. Денимнан эшләнмәләр булдыру тарихы турында
лекцияне социалистик көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов үткәрәчәк.
Шулай ук программада – рок-фест һәм музыкант Камрад Листков чыгышы.
Фестивальнең йомгаклау көне, 6-нчы июньдә 18:00
сәгатьтә, кинога багышланачак. Программада – «Асса» фильмын күрсәтү һәм
фильмның төп рольләренең берсе һәм «КИНО» төркеме катнашучысы Сергей Бугаев
белән иҗади очрашу.
«Фестиваль кунаклары өчен барлык көннәрдә дә фудкорт
һәм бию мәйданчыгы ачык булачак. Ачылу көнендә джинс-фестка керү бушлай, киләсе
көннәрдә билетлар буенча», – дип хәбәр итте А.Абзалов.
Лядской бакчасында «Книга-фест»
һәм «СТИХардия»
Атналык 6-нчы июньдә булачак Рус теле көнен һәм
бөек шагыйрь Александр Пушкинның туган көнен бәйрәм итү белән тәмамланачак.
Традиция буенча Казанда бу көнне Лядской бакчасында «Книга-фест» интеллектуаль
марафоны узачак, башлану вакыты 15:00 сәгатькә планлаштырылган.
Төп сәхнәдә Казан шагыйрьләре һәм музыкантлары катнашында «СТИХардия» ачылу
тантанасы узачак.
«Бәйрәмнең төп вакыйгасы Россия әдәби тәнкыйтьчесе,
журналист, «Горький» интернет-порталының баш мөхәррире Константин Мильчин белән
иҗади очрашу булачак. Паркның күргәзмә сукмагында «Нескучно о науке» һәм «В
мире слов» фотокүргәзмәләре күрсәтеләчәк. Бакчаның төп аллеясында «Пушкиниана»
күргәзмә-экспозициясе урнашачак һәм рус һәм татар телләрендә «Мин балачактан бу
юлларны хәтерлим» дигән әдәби диктант узачак», – дип сөйләде А.Абзалов.
«Лекторий» аллеясендә заманча балалар әдәбиятына һәм
беллетристикага, татар балалар китабы тарихына һәм төбәктә китапханә эше
урнашуга, нәшрият сәясәте мәсьәләләренә багышланган лекцияләр планлаштырылган.
Фестивальгә килүчеләр өчен интерактив интеллектуаль
уеннар, балалар әкиятләрен рольле укулар, әдәби викториналар һәм квестлар белән
«Балалар мәйданчыгы» аллеясы эшләячәк. Балалар «Яңа белемнәргә кызыклы
тәҗрибәләрдән» дигән интерактив дәрестә катнаша алачак.
«Сәнгать иҗаты аллеясы» фестиваль кунакларын
аппликация, оригами, квиллинг һәм скрапбукинг техникасы буенча мастер-класслар
белән шатландырачак – теләге булган һәркем китап кыстыргычы, буклет яки
открытка ясый алачак. Каллиграфик сәнгать кыйммәтләрен сөючеләрне «Буква за
буквой» мастер-классы кызыксындырачак.
Әдәби бәйрәм кунаклары «Библиобус» мобиль китапханә
комплексында иң яхшы басмалар белән танышачак һәм импровизацияләнгән «Җәйге уку
урыны»нда китап яки журнал укып ял итә алачак. Моннан тыш, Лядской бакчасында
Татарстан китап нәшриятыннан, «Юлбасма» нәшриятыннан буккроссинг өчен мәйданчык
күргәзмә-сату эшләячәк.
Рус теле көнен бәйрәм итү кысаларында чаралар барлык
мәдәният учреждениеләрендә дә узачак. Шулай итеп, яңартылган «Чулпан» мәдәни
үзәгендә 6-нчы июньдә 14:00 сәгатьтә «У рояля» әдәби-музыкаль кичәсе
була. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк 1-нче июньнән 6-нчы июньгә кадәр «Пушкин-фест»
рус мәдәнияте фестивален үткәрә. Программада: күргәзмәләр, мастер-класслар,
иҗат коллективлары концертлары.
Шул ук вакытта бәйрәм программасы Рус теле көнендә
Пушкин һәйкәле урнашкан опера һәм балет театры янында узачак. Казан
шагыйрьләре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары чәчәкләр салачаклар һәм бөек
шагыйрьнең әсәрләреннән өзекләр укыячаклар.
Барлык чараларның җентекле программасы белән мәдәният
идарәсенең @kazanculture Instagram-аккаунтында танышырга мөмкин.