(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур
Метшин самокатларны куллану кагыйдәләрен эшләүне һәм кабул итүне тизләтергә
чакырды. Ул искәрткәнчә, гамәлдәге федераль законнар транспортның бу төрен
берничек тә җайга салмый, бу куркыныч хәлләргә һәм юл-транспорт һәлакәтләренә китерә. «Самокатларда йөрү модалы уеннан баш
авыртуына әйләнде. Аларның сансыз, җайга
салынмый торган саны шәһәрдә яшәүчеләр өчен куркыныч тудыра. Әйдәгез,
кичекмәстән түгәрәк өстәлгә җыелыйк һәм бу мәсьәләне хәл итик», – диде шәһәр
башлыгы бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә.
«Минем интернет-кабул итү бүлмәсе, районнар администрацияләре
башлыкларының кабул итү бүлмәләре һәм тулаем алганда, безнең «Халык контроле»
системасы җәяүлеләрдән һәм машина йөртүчеләрдән самокатлар белән нәрсә дә булса
эшләү үтенече белән мөрәҗәгатьләр белән тулган,–дип билгеләде И.Метшин. – Бу
Казан гына түгел, бөтен ил проблемасы. Бу - тормыш бик тиз үзгәрә һәм без аның
артыннан һәрчак өлгермибез очрагы. Самокатларда кешеләр «оча» гына. Һәм бу төр
транспорттан исерек кешеләр файдалану очраклары да бар. Бу юнәлешне
регламентларга, самокатлардан ничек һәм кайда файдаланырга мөмкин булуы турында
килешергә кирәк. Кагыйдәләр юк икән, димәк, без бу кагыйдәләрне эшмәкәрлек
белән диалогта урнаштырырга тиеш. Хәзер ниләр эшләнүе – контрольдә тотылмый
торган хәл, болай дәвам итә алмый».
Казанда самокатларны прокатка алуның төп пунктлары башка шәһәрләрдән –
Мәскәү һәм Краснодар эшмәкәрләре тарафыннан ачылган. Шәһәрнең теләсә кайсы
почмагыннан интернетка чыгу мөмкинлеге аз мобильлек чараларын бөтен җирдә
урнаштырырга мөмкинлек бирә, дип өстәде И.Метшин. Исегезгә төшерәбез, җәйге
сезон башыннан гына да шәһәр халкы 500 мең тапкыр хезмәт күрсәтүдән
файдаланган. Сервисларда теркәлгән уникаль кулланучылар саны 120
мең кешегә җиткән.
Самокатлардан файдалану кагыйдәләрен кабул итү өчен барлык кызыксынган
яклар вәкилләре белән түгәрәк өстәл уздырырга кирәк, диде Мэр. Шәһәр башлыгы
әлеге проблема хакында фикер алышуга самокатларны прокатка алу пунктларын ачучы
эшмәкәрләрне, прокуратура һәм ЮХИДИ хезмәткәрләрен җәлеп итәргә кушты.