(Казан
шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында
узган тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча
ведомствоара комиссия утырышында Казанда 13 төзелеш объектын карадылар. Киңәшмәдә
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать
Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
«Раслана торган проектларның мәдәни
мирас объектларын һәм кыйммәтле әйләнә-тирәлекнең сакланышын тәэмин итүе,
территорияләрнең барлыкка килгән йөзен бозмавы аеруча мөһим», - дип ассызыклады
республика башлыгы.
Казанның баш архитекторы Илсөяр
Төхвәтуллина Казан проектларын тәкъдим итте. Әйтик, Бутлеров ур., 32а адресы
буенча урнашкан күпфатирлы йорт, узган утырышта проектта түбә белән бәйле
җитешсезлекләр төзәткәннән соң, шулай ук Мөштәри ур., 24 адресы буенча торак
булмаган бина, Карл Маркс ур., 32а адресы буенча йортның ишегалды корылмаларын
реконструкцияләү, Урицкий ур., 9 адресы буенча күпфатирлы йорт, Пехотная ур., 9
адресы буенча шәхси торак йорт комиссия тарафыннан хупланды..
Казан үзәгендә тагын бер объект –
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Большая Красная урамындагы УЭБиПК бинасы.
Аның турында элегрәк фикер алышканнар иде, хезмәт автомобильләре өчен паркинг
булдыру кирәклеге турында әйтелде. Р.Миңнеханов бу мәсьәләне хәл итүне йөкләде.
Гомумән, проект хупланды.
Комиссия әгъзалары алга таба
Назарбаев ур., 37 адресы буенча административ бина проекты буенча фикер
алыштылар. Бу очракта шулай ук машина кую урыннары буенча мәсьәлә хәл
ителмәгән. Әмма тулаем алганда проект хупланды – нейтраль архитектура сайланды,
тышлыкта табигый материаллар кулланылачак.
Аннары «Крахмалпатока» заводы
территориясендә торак квартал төзү концепциясе тәкъдим ителде (Нариманов
урамындагы торак комплекс). Төзелеш төрле катлы күп фатирлы йортлардан тора.
Р.Миңнеханов проектны эшләп бетерергә кушты, чөнки биналарның катлары сораулар
тудырды. Проект буенча фикер алышканнан соң, территория мөмкинлекләрен
җентекләп өйрәнү өчен, төзелеш урынына барып, аңа әйләнеп кайтырга карар
кылынды.
Комиссия әгъзалары шулай ук Волков
ур., 44 адресы буенча шәхси торак йорт төзүне дә хупладылар. Бинаның мәйданы
800 кв.м. тәшкил итәчәк, табигый материаллар кулланылачак. Бина биредә булган
шәһәр архитектурасы һәйкәлләре белән янәшә урнашкан.
Аннан соңгысы Киров районында
«Сантехприбор» заводы (Бишбалта бистәсе) участокларын үстерү концепциясе
тәкъдим ителде. Территория Урицкий һәм Клара Цеткин урамнары киселешендә
урнашкан. Территорияне берничә этапта төзү күздә тотыла. Беренче чират
кысаларында коммерцияле һәм торак биналар төзеләчәк. Проектта шулай ук балалар
бакчасы һәм мәктәп төзелеше каралган.
Рөстәм Миңнеханов күп катлы торак
биналарны проектлаганда һәм төзегәндә социаль һәм башка инфраструктура булуны
контрольдә тотарга кушты. Аның сүзләренчә, микрорайоннарда яшәүчеләргә
уңайлыклар тудыру өчен инвесторлар тарафыннан социаль объектлар төзү
мөмкинлеген алдан ук карарга кирәк.
Большая урамы, 62 буенча торак йорт
шулай ук хупланды. Рөстәм Миңнеханов, проектны шәрехләп, бүгенге көндә Киров
районының үсеп килүче район булуын, аны шәһәр халкы өчен матур һәм уңайлы
итәргә кирәклеген искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, төзелә торган объектларның
төсләр гаммасына игътибарлырак булу мөһим.
Фикер алышуны Колхоз базары
территориясендә (Гаяз Исхакый ур.) фудмолл – җәмәгать туклануы объекты төзелеше
проекты тудырды. Проектны берничә тапкыр карадылар һәм кире кактылар, чөнки
территорияне алга таба үстерүнең гомуми концепциясе юк. Казан Мэры Илсур Метшин
һәм ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова аңлатмалар бирде. Рөстәм Миңнеханов
проектны төзелеш урынына чыгып карарга тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.
Исегезгә
төшерәбез, элек санап үтелгән барлык проектлар да Казан Башкарма комитетында
тарихи җирлек территориясендә архитектура объектларын төзү һәм реконструкцияләү
буенча эш төркеме утырышында каралды.