(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче
май, Ксения Швецова). Гомуми мәйданы 261 га булган 25 җәмәгать мәйданы Казанның
Парклар һәм скверлар дирекциясе идарәсендә. Аның хезмәткәрләре ел дәвамында
шәһәр халкы һәм кунаклары актив йөри торган чаралар программасын гына төзеп
калмый, ә җәмәгать киңлекләрен карап тоту һәм аларның территорияләрендә сезонлы
сәүдә оештыру өчен дә җавап бирә. Дүрт еллык эшнең төп нәтиҗәләре, яңа
проектлар һәм планнар турында Казан дирекция хезмәткәрләре Казан Мэры Илсур
Метшинга җиткерде. Очрашу Горки-Әмәт урманында «Экодом»да узды.
4 ел эчендә дирекция
идарәсендәге парклар саны 16-дан 25-кә кадәр арткан.
Парклар һәм скверлар дирекциясе 2017 елда оештырылды. «Без бүген үк инде
сезнең эш нәтиҗәләрен күрәбез. Сезнең тарафтан эшләнгән күләмнәр тәэсирләндерә,
– дип мөрәҗәгать итте Мэр хезмәткәрләргә. – Дирекция дүрт ел эчендә бик нык
үсте, хәзер иң мөһиме – позицияләрне саклап калу һәм югарырак күтәрелү. Сезнең
яшь, бик актив коллектив формалашкан, ул үз эше белән яши. Сезнең күзләрегезнең
януы шатландыра. Бу очкынны саклап калу гына түгел, үсеш өчен яңа нокталар, яңа
идеяләр эзләргә дә кирәк. Халыкның да яңа ихтыяҗлары барлыкка килү мөһим –
боларның барысын да исәпкә алырга кирәк».
Бүгенге көндә дирекциядә 25 кеше эшли, аларның уртача яше – 28 яшь, дип
хәбәр итте дирекция җитәкчесе Роберт Гарипов. Исегезгә төшерәбез, Р.Гарипов
дирекцияне агымдагы елның март башында җитәкләде.
Дирекция эшенең төп юнәлешләренә паркларның һәм скверларның эчтәлеге,
сервис һәм хезмәт күрсәтүләрне оештыру, җәмәгать киңлекләренең мәдәни
тулылыгы керә. «Безнең яшь һәм актив командабыз даими үсә, шулай ук
территорияләр һәм бурычлар киңәя, – дип билгеләп үтте Р.Гарипов. – 2017 елда
дирекция идарәсендә 178 гектар мәйданлы 16 парк бар иде. Быел парклар саны
25-кә, ә аларның гомуми мәйданы 261 гектарга җитте».
Дирекциянең нәтиҗәле эшчәнлегенә парк-менеджерлар институты мөмкинлек бирә.
Р.Гарипов сөйләвенчә, парк-менеджерлар конкрет территорияләр өчен җавап бирә:
бер белгечкә 5-6 парк туры килә. Мондый алым җәмәгать киңлекләрендәге
вәзгыятьне күзәтеп торырга һәм вакыйгаларга оператив җавап бирергә мөмкинлек
бирә, дип билгеләде спикер.
Казан паркларында бер тапкыр
үткәрелә торган чаралар уза һәм озак сроклы мәдәни проектлар гамәлгә ашырыла
Дирекция эшенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе – җәмәгать киңлекләрен
кызыклы вакыйгалар белән тулыландыру, төрле сезоннарга чаралар программалары
булдыру. Бу хакта киңәшмәдә арт-директор Дарья Куракова җентекләбрәк сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, үз чараларын уздырудан тыш, дирекция территорияләрнең
мәдәни кодын формалаштыру өчен җавап бирә, төрле оешмалардан «керүче вакыйгалар»
уздыруны контрольдә тота, паркларга килүчеләр белән элемтәдә тора.
«Эшнең беренче этабында без башкалар арасында җәмәгать киңлекләрен
рәсмиләштерә башладык. Мәсәлән, Яңа елга паркларны бизәү. Без алымны үзгәрттек, заманчарак бизәлешкә күчтек – бу безнең өчен чын
чакыру булды, – дип сөйләде Д.Куракова. – Узган ел без Яңа елга 12 чыршы, 16
территория бизәдек».
Чаралар программасын формалаштырганда еш кына хезмәткәрләргә максималь тиз
эш итәргә туры килә, дип өстәде арт-директор. «Без нәрсә дә булса булганда
актив реакция ясыйбыз. Мәсәлән, майда 10 көнлек «каникуллар»н игълан ителгәч,
без шәһәр халкын һәм туристларны программасыз калдыра алмавыбызны аңладык, –
дип сөйли Д.Куракова. – Без ашыгыч рәвештә программа уйлап таптык һәм 1-нче
майдан 10-нчы майга кадәр 67 бушлай шәһәр чарасы уздырдык, аларда 6 меңнән
артык кеше булды. Бу төрле лекторияләр, мастер-класслар, чыгышлар һәм башкалар».
Казан паркларында даими рәвештә үткәрелә,
шәһәр халкы яратып өлгергән чаралар да уза. Мисал өчен, «Крылья Советов»
паркында ретро-пәнҗешәмбе үткәрелә, җәйге чорда казанлыларга совет фильмнарын
күрсәтәләр. Башка проектлар да популяр: «Балалар барахолкасы», анда балалар үз уенчыкларын сата һәм алыштыра,
экономияләргә өйрәнә, Горки-Әмәт урманында ««Җәмәгать бакчасы»«, Чаша янындагы автокинотеатр, Урицкий исемендәге паркта бию мәйданчыгы, 29-30-нчы
май көннәрендә Горки-Әмәт урманында узачак «Гриль-фест» һәм башка бик күпләр.
Казан җәмәгать киңлекләрендә җәйге программа турында тулырак мәгълүматны бу
сезонга сылтама буенча укырга мөмкин.
«Быел без «Черек күл» паркында «Белем бирү мәктәбе» проектын эшләтеп
җибәрергә телибез, – дип, планнары белән бүлеште Д.Куракова. – Дәресләрне өч
юнәлеш буенча: икътисад һәм эшмәкәрлек, заманча медиа, шулай ук психология,
коучинг һәм үз-үзеңне үстерү буенча оештырырга планлаштырабыз. Һәр тематика
буенча дүртәр лекция үткәрергә телибез». Дәресләр ачык булачак, лекцияләрне
теләге булган һәркем тыңлаячак, дип өстәде ул.
«Безнең алга бурычлар куегыз,
без аларны караячакбыз һәм мөмкин булганча ярдәм итәчәкбез»
Паркларда стационар булмаган сәүдә оештыру турында дирекция җитәкчесе
урынбасары Айгөл Латыйпова сөйләде. Ул искәртеп узганча, яңа җәйге сезонда
Казанның 19 паркында стационар булмаган 73 объект урнаштыру планлаштырыла.
«Ел саен без эшмәкәрләр белән очрашулар уздырабыз, анда паркларда сәүдә
ничек оештырылырга тиешлеге турындагы идеяләребезне тәкъдим итәбез. Нәтиҗәләр
буенча без кире элемтә, тәкъдимнәр алабыз, – дип өстәде А.Латыйпова. – Сәүдәнең
барлык объектларын комиссия карый, аңа дирекция вәкилләреннән тыш Архитектура
һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Кулланучылар базары комитеты белгечләре керә».
Паркларда элеккечә үк санкциясез сәүдә нокталары еш очрый, дип өстәде
А.Латыйпова. Мэр Дирекция базасында җәмәгать киңлекләрендә сәүдә оештыруны
даими контрольдә тотучы үз структурасын булдырырга тәкъдим итте һәм әлеге
мәсьәләне хәл итәргә кушты.
Дирекциянең баш инженеры Петр Мартынов паркларга техник хезмәт күрсәтү,
һәйкәлләрне, биналарны, челтәрләрне карап тоту турында сөйләде.
«Сезгә дә ләззәт бирә торган һәм шәһәр халкына файда китерә торган яңа
идеяләр булырга тиеш, – диде тәмамлап Илсур Метшин. – Сез безнең алга бурычлар
куегыз, без аларны караячакбыз һәм мөмкин булганча ярдәм итәчәкбез. Сез безнең
команданың бер өлеше, паркларыбызны шәһәр халкы һәм кунаклары өчен тагын да
уңайлырак итү өчен без алга таба да бергә эшләячәкбез».
Киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, Совет районы хакимияте башлыгы
Роман Фәтхетдинов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат
Закиров, шәһәрнең баш архитекторы урынбасары – Казан Мэриясе каршындагы иҗат
төркеме җитәкчесе Дарья Толовенкова һәм башкалар катнашты.