(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче
май, Алинә Бережная). Җәйге чорда 28 мең 885 Казан баласы ял итәчәк, шуларның
13 мең 5-е шәһәр яны лагерьларында. Балалар өчен төрле юнәлешләр: спорт, иҗади,
интеллектуаль, лингвистик, техник һәм башкалар буенча программа әзерләнгән.
Казан Мэры Илсур Метшин бүген Башкарма комитеттагы эшлекле дүшәмбедә
ассызыклаганча, лагерьларда күңел ачу һәм белем бирү бүлекләре белән беррәттән,
балаларның куркынычсызлыгына игътибар итәргә кирәк.
«Бернәрсә дә булмасын өчен әзерләнергә кирәк»
«Җәйге чорда балаларны саклау мәсьәләләрен җентекләп эшләүне сорыйм – бу шәхси сак предприятиесе эшен оештыру, хәвеф төймәсе булу, шулай ук балалар белән суда, янгын вакытында куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрү», – дип билгеләде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы лагерьлар янында патрульлек итүне көчәйтергә кушты. «Берни дә булмасын өчен әзерләнергә кирәк. Эчке эшләр идарәсе белән бергә көндезге һәм төнге вакытта патрульләрне көчәйтергә кирәк , шулай ук шәхси сак предприятиесенең барлык киңәшләре һәм тәҗрибәсе булырга тиеш», – дип ассызыклады ул.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов балаларны кабул иткәнче, һәр лагерь берничә тикшерү уза һәм лагерь урнашкан район Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтеннән, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия һәм урманчылык хезмәтләреннән тиешле рөхсәт ала, дип сөйләде. Һәр лагерь койма белән әйләндереп алынган, ике постта тәүлек буе сакчылар эшли: хезмәткәрләр керү юлында кизү тора һәм даими рәвештә территорияне урап уза.
«КППда, шулай ук лагерь башлыгы кабинетына барлык куркынычсызлык системалары: хәвеф сигнализациясе төймәсе, автомат янгын сигнализациясе, «Стрелец-мониторинг», видеокамералар мониторы чыгарылган. Видекүзәтү белән барлык муниципаль лагерьлар да җиһазландырылган, лагерьның бөтен территориясе дә күренә», – дип сөйләде Айрат Фәизов. Җәйге ял көннәрендә лагерьларны полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре даими әйләнеп узу маршрутларына кертәләр.
«Сәламәтләндерү учреждениеләренең тулылыгы 75% тәшкил итәчәк»
Быел җәй 21 шәһәр яны лагере эшләячәк: бу предприятиеләр һәм оешмаларның 12 муниципаль һәм 9 лагере, шулай ук 152 мәктәп яны лагере. «Учреждениеләр эшкә заманча санитария таләпләрен исәпкә алып әзерләнә. Сәламәтләндерү учреждениеләренең тулылыгы 75% тәшкил итәчәк, узган ел нибары 50% иде», – дип билгеләп үтте Айрат Фаизов. Узган җәйдәге кебек үк, лагерьлар ябык режимда эшләячәк. Барлык лагерьларда дезинфекция, шәхси саклану чаралары һәм һаваны зарарсызландыру чаралары запаслары формалаштырылган. Һәр смена башланыр алдыннан лагерьларның барлык персоналы коронавируска мәҗбүри тестлаштыру узачак. Кайбер әйдаманнар вакцинация программасы башыннан прививка ясаткан, калганнары моны җәйге кампания башланганчы эшләргә планлаштыра, дип хәбәр итте А.Фәизов. Моннан тыш, мәҗбүри тәртиптә дезинсекция һәм дератизация эшләре башкарыла.
«Лагерьга кергәндә 079 формасы буенча медицина белешмәсен тәкъдим итәргә кирәк, коронавируска тест бирү кирәк түгел. Балаларны лагерьга кабул итү йогышлы авырулар белән контактлар булмау, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе, балаларның сәламәтлеге һәм булган прививкалар турында мәгълүматлар белән табиб бәяләмәсе булганда гамәлгә ашырылачак,– дип сөйләде А.Фәизов һәм лагерьга килүче барлык балалар педикулез, чесотктага медицина тикшерүе узачак, дип өстәде. Тулысынча рәсмиләштерелгән медицина картасы булмаган балалар лагерьга кабул ителми.
Бөтен смена дәвамында балалар медицина хезмәткәрләренең тәүлек буе күзәтүе астында булачак. А.Фәизов хәбәр иткәнчә, барлык медицина кабинетлары заманча җиһазлар һәм кирәкле дарулар белән җиһазландырылган. Квалификацияле медицина персоналы һәр балага беренче ярдәм күрсәтәчәк һәм профилактика турында кайгыртачак. Балаларда йогышлы авырулар, тән температурасы югары булган билгеләр ачыкланган очракта, медицина персоналы авыру билгеләрен ачыклаган вакыттан алып ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче кичекмәстән изоляция тәэмин итә.
Лагерьга бару өчен балага юллама алырга кирәк. Казанда җәйге ялның бердәм операторы – «Ял» муниципаль үзәге эшли, анда ата-ана лагерьга юлламалар, аларның бәясе, керү датасы турында актуаль мәгълүмат ала алачак. Муниципаль лагерьда 18 көнлек сменада ата-аналар түләве лагерьга, катлаулылыкка һәм программа эчтәлегенә бәйле рәвештә 5 меңнән 12,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Ел саен авыр тормыш хәлендә калган балаларга шәһәр читендәге лагерьларга юлламалар бушлай бирелә. А.Фәизов сүзләренә караганда, быел әлеге категориядәге 1 мең 65 бала ял итәчәк һәм республика лагерьларында һәм шифаханәләрендә сәламәтлекләрен ныгытачак.
«Восток» һәм «Юнитур» лагерьларында беренче тапкыр балаларга «швед өстәле» тәкъдим итәчәкләр
Лагерьларда балалар 4, 6 яки 8 кешелек бүлмәләргә урнаша. Туклану – биш тапкыр, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан хупланган. «Һәр баланың көндәлек рационына ит, балык, сөт ризыклары, икмәк, яшелчәләр, җиләк-җимеш, соклар, кондитер эшләнмәләре, камыр ризыклары керә», – дип сөйләде А.Фәизов. Азык-төлек аллергиясе белән авырган яки ит кулланмаган балалар ризыкларны алыштыра алачак. «Без ризык әзерләүне җентекләп күзәтәбез һәм даими рәвештә балалар арасында әзерләнгән ризыкларның сыйфаты турында сораштырулар үткәрәбез», – дип ассызыклады Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.
Моннан тыш, быел җәй көне Казанда «Восток» һәм «Юнитур» лагерьларында балаларга "»швед өстәле» системасы буенча туклану тәкъдим итәчәкләр. Сайлауга 3-4 салат, берничә беренче һәм икенче ашамлык, десерт һәм эчемлекләр булачак.
Җәйге кампанияне күпчелек лагерьларда «PRO-актив» программасы ачачак
Шәһәр читендәге лагерьларда балалар белән «Своя» яшьләр клубы базасында «Во!» әйдаманнары укыганнан соң йомгаклау имтиханнарын уңышлы тапшырган 200 әйдаман эшләячәк. Ел дәвамында алар психология, педагогика, уен техникасын, куркынычсызлык нигезләрен, психологик-педагогик ситуацияләрне тикшергән, Туган телләр елына уеннар, шулай ук интернетта куркынычсызлык турында «Санлы гигиена» курсына уеннар төзегән.
Җәйге кампанияне күпчелек лагерьларда «PRO-актив» программасы ачачак. Балалар көн саен яңа спорт төре: кроссфит, стретчинг, воркаут, фрисби белән танышачак.
Балаларның белем һәм күңел ачу программаларына зур игътибар бирелә. Мәсәлән, «Восток» лагеренда космосны буйсындыру, авиатөзелеш һәм әлеге тармакларның заманча мөмкинлекләре өлкәсендә балаларны агарту программалары планлаштырылган. Иң кирәкле программаларның берсе техник һәм инженер иҗатын алыштыру булды, ул «Технополис КАИ» мәгариф үзәге белән партнерлыкта үткәреләчәк. «Үзәкнең яшь педагоглары балаларны авиамодельләштерү һәм суднолар төзү нигезләре белән таныштырачак. Һәр бала үзе белән самолетның эш моделен алып китәчәк, ул аны үз куллары белән төзи, шулай ук смена ахырында авиаярышларда үз эшләнмәләрен сынап карый», – дип сөйләде А.Фәизов.
«Юнитур» туристлык лагере программаларын тулыландыруда «Татарстан скаутлары» һәм Рус географик җәмгыяте оештырды. Бу экологик һәм туристлык профильләре сменалары – балалар туристлык маршрутын, шулай ук экойорт проектын төзиячәк. Ә «Яшьләр» лагеренда спорт, иҗади сменалар һәм «Үсеш ноктасы» финанс белеме буенча яңа программа планлаштырылган.
«Җәйге кампания дәвамында һәр лагерьда профильгә бәйсез рәвештә яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләрен чагылдыра торган берничә чара узачак», – дип билгеләп үтте спикер. Алар арасында – Россия һәм Татарстан гимннарын башкару, флагларын күтәрү белән көндәлек тантаналы линейка, җәйнең истәлекле даталарына акция. Шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган проектлар гамәлгә ашырылачак.
Исегезгә төшерәбез, ремонтка «Яшь гвардия» лагере ябылды, ә 2018-2020 еллар чорында «Яшьләр», «Заречье», «Восток», «Юнитур» дигән 4 лагерь ремонтланды. И.Метшин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты программасы ярдәмендә Татарстанда балалар ялы елдан-ел яхшыра бара. «Яшь Гвардия» лагерен реконструкцияләү ике этапта уза. Икенчесенә без керештек инде, реконструкция нәтиҗәләре буенча без 240 түгел, ә сменага 400 бала кабул итә алачакбыз. Шулай ук балалар өчен спорт дәресләренең зур блогы, мәдәни ял итү оештырылачак», – дип йомгаклады ул.