(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче
май, Камилә Гобәйдуллина). Бу җәйдә Казан берьюлы берничә эре спорт вакыйгасы
кабул итәчәк. Татарстан башкаласында узучы ярышларга елдан-ел күбрәк кеше
кушыла, яшьләр генә түгел, казанлыларның өлкән буыны да, дип билгеләп үтте шәһәр
Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә. Гомумән алганда, бүгенге көнгә
шәһәрлеләрнең яртысыннан күбрәге спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнә.
«10 ел элек боларның барысы да ниндидер күтәрә алмаслык штанга булып
тоелды. Кайчандыр без казанлыларның яртысы спорт белән шөгыльләнсен, актив һәм
сәламәт яшәү рәвеше алып барсын дигән бурыч куйдык. Бүген без экваторны узып
киттек, шәһәр халкының 51%-тан артыгы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Бу
яшьләр арасында модага керә», – дип билгеләде шәһәр Мэры.
И.Метшин сүзләренә караганда, еш кына актив яшәү рәвешен шәһәр халкы
гаиләләре белән алып бара. «Мондый тенденция һәм традиция формалашуы сөендерә.
Безнең яшь әти-әниләребез яхшы үрнәк күрсәтә, балалар инде аерым спорт
төрләренә гашыйк булып үсә», – диде ул.
Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга шәһәрдә соңгы елларда
төзелгән инфраструктура ярдәм итә. «Без ел саен системалы рәвештә шәһәрнең барлык
районнарында спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырабыз. Быел 4 универсаль
спорт мәйданчыгы төзеләчәк, моннан тыш, барлык капиталь төзекләндерелгән
ишегалларында да спорт җиһазлары
барлыкка киләчәк», – диде И.Метшин. «Без һичшиксез яшәү урыны буенча спорт
белән шөгыльләнү системасын булдыру эшен дәвам итәчәкбез», – дип өстәде ул.
Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сүзләренә
караганда, шәһәрдә вакыйгаларга бай җәйге спорт сезоны көтелә. Инде хәзер үк
шәһәр паркларында һәм скверларында, шулай ук шәһәр спорт объектларында Казан
халкы һәм кунаклары өчен бушлай тренировкалар үткәрелә. «Хәзерге вакытта
дәресләр йөгерүдә һәм йөзүдә күнекмәләрне камилләштерү буенча уздырыла. Халыкны
шундый ук әзерләү «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын үтәү
өчен дә алып барыла. Безнең тест үзәкләре белгечләре даими нигездә шәһәр
паркларында ачык консультацияләр һәм нормативлар кабул итә. Күнегүләр графигын
комитетның социаль челтәрләрендә күзәтергә мөмкин», – дип сөйләде спикер.
А.Салихов игътибарны шәһәрдә йөгерү чараларының аеруча популяр булуына
юнәлтте. Спорт сезонына 22-нче апрель көнне Юрий Гагаринның космоска очуының 60
еллыгына багышланган 79-нчы традицион җиңел атлетика эстафетасында старт
бирелде. Физкультура һәм спорт комитеты рәисе сүзләренә караганда, быел
эстафетаның үзенчәлеге Кремль урамына тарихи маршрутны кире кайтару булды.
Ярышларда район администрацияләре һәм шәһәр Башкарма комитетының структур
бүлекчәләре командалары, гомуми белем бирү, һөнәри-техник һәм югары уку
йортлары укучылары, шулай ук җиңел атлетика ветераннары катнашты.
1-нче һәм 2-нче майда җиденче тапкыр Россиянең 67 төбәгеннән һәм дөньяның
29 иленнән 14 меңнән артык кеше катнашында Казан марафоны узды. Марафон маршруты
Казанның төп истәлекле урыннары аша узды. «Марафонның абсолют җиңүчесе «Тасма»
олимпия резервы шәһәр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Степан Киселев булды. Ул
финишка 2 сәгать 15 минут эчендә килде, ә хатын-кызлар арасында марафон лидеры
Луиза Дмитриева булды, аның вакыты – 2 сәгать 31 минут», – дип сөйләде
А.Салихов.
Тагын бер йөгерү чарасы 8-нче май көнне Дәрвишләр бистәсендә Бөек Җиңүнең
76 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасында узды. Анда 500-дән артык
кеше катнашты. Ә инде 30-нчы май көнне Казанда «эстафета таягын» «Забег.РФ» кабул итәчәк. Бу синхрон
старт белән иң эре ярыммарафон. Казан спортчылары белән бергә стартка Россиянең
85 шәһәрендә 100 меңнән артык йөгерүче чыгачак. Ярышлар нәтиҗәләре буенча
Россиянең йөгерү башкаласы билгеләнәчәк. Казан бу титулны ике тапкыр яулады:
2017 һәм 2018 елларда.
Җәйге футбол сезоны 20-нче майда «Күн туп» бөтенроссия турнирының шәһәр
этабыннан старт алды. Аның ачылышында «Хезмәт резервлары» стадионында 300-дән
артык яшь футболчы, шулай ук Россия футболы йолдызлары Дмитрий Сычев, Евгений
Алдонин һәм Дмитрий Аленичев катнашты. Тантаналы өлештән соң уникаль массакүләм
футбол матчы башланды, анда бер үк вакытта 80 уенчы һәм атаклы кунаклар уйнады.
«Спорт бәйрәменең дәвамы булып Вахитов һәм Авиатөзелеш районнары командалары
арасында матч-ачыш булды. Турнир 3 яшь категориясе буенча 3000-нән артык яшь
спортчыны берләштерәчәк. Турнирның финалы 10-нчы июньгә планлаштырылган. Финал
көне һәм вакыты турында тулырак мәгълүматны комитетның социаль челтәрләрендә
сөйләрбез», – дип өстәде ул.
Параллель рәвештә шәһәрдә спорт мәктәпләре арасында футбол буенча Казан
чемпионатына һәм беренчелегенә, шулай ук футбол ветераннарына старт бирелде.
Матчлар шәһәр стадионнарында узачак. Барлыгы ярышларда 186 командадан 3500
футболчы катнашачак.
Моннан тыш, бу җәйдә Казан берьюлы берничә зур старт кабул итәчәк. 19
июньдә Олимпия һәм «ярымтимер» дистанцияләрендә триатлон буенча Ironstar Kazan
2021 Timerman Cup халыкара ярышлары узачак. Йөзү этабы Казансу елгасы
акваториясендә узачак. Велоэтап трассасы шәһәрнең үзәк урамнары буйлап сузылды,
катнашучылар Казан Кремле диварлары астында шәһәрнең төп истәлекле урыннары
яныннан узачак һәм Кремль яр буенда финишка киләчәк.
31-нче июльдә һәвәскәрләр илнең төрле төбәкләреннән профессиональ
спортчылар белән берлектә Tour de Tatarstan Kazan велоузышы стартына чыгачак.
Теләгән һәркемгә 25, 50 яки 100 км дистанцияләр тәкъдим ителәчәк. Иң яшь
велоспорт сөючеләр велосипедларда, йөгерешләрдә, шулай ук роликларда һәм
самокатларда катнаша алачак.
«Югары казанышлар спортына аерым игътибар биреләчәк. Казан быел V җәйге
яшьләр Спартакиадасының финал этабын кабул итә. Шушы көннәрдә беренче ярышлар
башланды, һәм җәй дәвамында шәһәрнең төп спорт объектларында, Спартакиада
җиңүчесе исеме өчен 31 спорт төре буенча бөтен Россиядән 9000 иң көчле спортчы
көрәшәчәк», – дип йомгаклады А.Салихов.