(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май, Ксения Швецова). Быел «Салават күпере»
микрорайонында җирле халык түземсезлек белән көтеп торучы паркны төзергә
керешәчәкләр. Яңа иҗтимагый киңлек Наил Йосыпов һәм Әлфия Авзалова урамнары
киселешендә 6 га мәйданлы территориядә урнашачак. Микрорайонда яшәүчеләрнең
йөрү, күңелле бәйрәмнәр һәм актив ял итү урыны барлыкка киләчәк. Бу Казанда
шундый күп функцияле беренче парк булачак, дип вәгъдә итә архитекторлар. Бүген
Казан Мэры Илсур Метшин булачак парк концепциясе белән танышты. «Проект берьюлы
мини-Аккош күлен дә, «Ак чәчәкләр» бульварын һәм «Черек күл»не хәтерләтә. Бу
парк Казанда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өлкәсендә иң яхшы эшләрне
берләштерәчәк», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Булачак паркның өч зонасы булачак: тыныч ял һәм
күзәтү, активлык һәм экстрим, парад мәйданы
«Салават күпере» халкы күптән инде микрорайондагы уңайлы иҗтимагый
киңлек турында хыяллана. «Без бирегә вакыт-вакыт төрле яхшы сәбәпләр аркасында
киләбез: мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар ачылу. Һәм һәрвакыт
шәһәрлеләрдән сорау яңгырый: безнең парк кайчан булачак? Ярый әле без бу
максатлар өчен алты гектар мәйданлы территорияне карадык һәм калдырдык», – диде
Мэр. Ул концепцияне эшләп бетергәндә микрорайонда яшәүчеләрнең теләкләрен һәм
идеяләрен исәпкә алырга чакырды. «Монда яшәүчеләр бик актив, алар белән ешрак
киңәшергә кирәк», – дип өстәде шәһәр башлыгы.
Парк концепциясен ZARF архитектура бюросы эшли, ул Декабристлар
урамындагы «Фестиваль» бульвары проекты өстендә эшләде. Парк өч төп зонадан
торачак, дип сөйләде архитектор Григорий Дәүләтшин. «Беренче зонаны шартлы
рәвештә күзәтүләр зонасы дип атарга мөмкин. Бу тыныч ял итү һәм йөрү өчен
билгеләнгән күл янындагы территория, –дип аңлатты архитектор. – Керү зонасы,
торак комплексның төп төзелеше ягыннан урнашкан. Биредә ял итү зоналары, амфитеатр,
күзәтү мәйданчыклары булдырылачак».
Икенче зона – парад мәйданы, ул
чаралар һәм бәйрәмнәр уздыру урыны булачак. «Мәйданда мәдәни үзәк урнашачак –
бина амфитеатр рәвешендә башкарылачак, – дип аңлатты Григорий Дәүләтшин. –
Шулай ук мәйданда күпфункцияле боҗра төзеләчәк – күргәзмә һәм ярминкәләр уздыру
өчен төп мәйданчык булачак объект. Кышын бу боҗрага гирлянда беркетеләчәк, ә
үзәктә чыршы урнашачак».
Өченче зона – актив ял итү территориясе. Биредә күп функцияле балалар мәйданчыгы төзеләчәк, янәшәдә ата-аналар
уйнаучы балаларын күзәтә алсын өчен лапаслар һәм эскәмияләр урнаштырылачак.
Өлкәнрәк балалар өчен тренажерлар, йөгерү юлы, каршылыклар булган юл һәм
стритбол өчен мәйданчык булган күп функцияле спорт мәйданчыгы оештырылачак.
Монда ук памп-трек – төрле тигезсез һәм авышлыклы махсус велосипед трассасы
урнашкан экстрим-зона барлыкка киләчәк. Балаларны самокатта, велосипедта яки
роликларда йөртү өчен мәйданчыклар каралачак. «Теләсә нинди спортчы яки гади
актив кеше биредә үзе өчен шөгыль табачак», – дип ассызыклады Г.Дәүләтшин. – Бу
парк Казанның башка паркларына оттырмаячак, ә нәрсәдә дә булса аларны узып
китәчәк».
Эш актив ял итү зонасыннан башлана – аны уку елы
башына ачу планлаштырыла
Булачак парк территориясе гадәти булмаган ландшафт белән аерылып тора. «Без
шәһәр паркының сыйфатлы инфраструктурасын ясау өчен тырыштык, әмма шул ук
вакытта булган ландшафтларны саклап калу. Биредә менеп-төшүләр күп, һәм безнең
территорияне тигезләү һәм аны кырга әйләндерү бурычы юк иде. Без аның
үзенчәлекләрен кулланачакбыз, – дип аңлатты Мэрга архитектор Карина
Дәүләтьянова. – Эш башланганчы без һәрвакыт, биеклекләрне һәм рельефны төгәл
белү өчен, топотөшерү уздырабыз».
«Монда чыннан да катлаулы грунт, алмаш ясарга туры килә: сазлыклы торфны
чыгарырга һәм аны алыштырырга», – дип раслады Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары Игорь Куляжев. Мэр территорияне үзенчәлекләрен исәпкә алып,
уйланганны тормышка ашыра алырлык тәҗрибәле подрядчыны табарга кушты.
Проект җирле халык белән берничә тапкыр килешенде, дип билгеләп үтте
И.Куляжев. Бүген паркның концепциясе аларның теләкләрен исәпкә алып эшләнә.
Аерым алганда, шәһәрлеләрнең соравы буенча, чаралар уздыру өчен үзәк мәйданны
мәдәни үзәк белән берләштерергә һәм аны киңрәк итәргә, ә балалар мәйданчыгы
зонасында күләгә булсын өчен ябылган һәм ата-аналар ял итә торган урыннар
булдырырга карар кылынды. Шулай ук шәһәр халкы теләге буенча балалар мәйданчыгы
төрле яшьтәге зоналарга бүленәчәк, ә күл янында Горький исемендәге парк
үрнәгендә уңайлы урыннар барлыкка киләчәк. Моннан тыш, спорт зонасына күбрәк
тренажерлар өстәләчәк, туклану нокталары каралачак, өстәмә иҗтимагый бәдрәфләр
оештырылачак.
Мэр тәкъдим ителгән концепцияне югары бәяләде: «Архитекторлар яхшы
эшләделәр. Сез «Фестиваль» бульварын ясаганда, ул чынлыкта рәсемнәргә караганда
күпкә нәтиҗәлерәк килеп чыкты. Монда да шулай булыр дип ышанам».
Конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча подряд оешмасын билгеләгәннән
соң ук эшкә керешәчәкләр. Актив ял итү зонасыннан башларга планлаштырыла – нәкъ
менә аны җирле халык күбрәк көтә. «Монда актив ял итү һәм күңел ачу өчен урын
булуын теләгән балалар белән яшь гаиләләр күп», – дип билгеләп үтте Карина
Дәүләтьянова.
«Без алга таба да эш барышында
халыкның фикерен тыңлаячакбыз һәм карарларны кирәк булганда үзгәртәчәкбез, –
дип ассызыклады И.Метшин. м Яңа уку елына бүләккә беренче этапны гамәлгә ашыра
алырбыз дип өметләнәбез. Тулаем алганда, бурычлар зур, әмма подрядчы өчен эш
кызыклырак булачак».
Паркның киләчәге турында микрорайонда яшәүчеләр дә үз фикерләре белән
уртаклаштылар. «Мин монда бер елга якын яшим, минем ике кечкенә балам бар.
Безгә чыннан да йөрергә урын юк, ишегалдында нигездә, – дип сөйләде Мәрьям
Хөсәенова. – Фотосурәтләрдә булачак парк матур күренә. Без үзебез дә фонтан һәм
күп кенә буш урыннарның булуын телибез».
Эш киңәшмәсендә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының
беренче урынбасары Илсур Хисмәтуллин, «Горводзеленхоз» тресты МУП директоры
Роза Җаббарова, Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Роберт Гарипов һәм
башкалар катнашты.