(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы март, Алинә Бережная). Казанда уку елы башына Большая Красная
урамы, 63/35 адресы буенча 15-нче номерлы балалар бакчасы төзекләндереләчәк.
Республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булган нәкъ менә шушы бинада 1913
елда шәһәрдә беренче мәктәпкәчә учреждение ачылган. Ремонт эшләре вакытында югалган
тарихи элементлар торгызылачак, фасадка беренчел төс кайтарылачак, шулай ук
бүлмәара ишекләр төзекләндереләчәк. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин капиталь
ремонт барышы белән танышты. «Шәһәрдә тарихи үзәкне саклау буенча зур эш алып
барыла, без бу юнәлештә эшләргә өйрәндек», – дип ассызыклады ул.
Быел капиталь ремонттан соң Казанда 15 балалар бакчасы
ачылачак, аларга 2,5 мең бала барачак, ә барлыгы киләсе уку елында 25 мең бала
мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә барырга планлаштыра, диде И.Метшин.
Шуңа да карамастан, Казанда яңартуны таләп итә торган
мәгариф учреждениеләре күп әле. «Капиталь ремонтны 200 балалар бакчасы көтә –
бу зур сан, һәм безнең бурычыбыз – бу проблеманы мөмкин кадәр тизрәк хәл итү»,
– дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Бльшая Красная урамындагы 15-нче балалар бакчасы
бинасы бай тарихка ия. Ул XIX гасыр ахырында төзелгән, Аристовлар гаиләсенә
караган һәм табышлы йорты булган. 1910 елда өйдә галим-физиолог Александр
Самойлов урнашкан, ә 1913 елда аның кызы Анна беренче катта шәһәрдә беренче балалар
бакчасы оештырган.
Хәзер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 110 бала өчен 4 төркем эшли.
Капиталь ремонт биредә 1984 елдан бирле үткәрелмәгән.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров сүзләренә
караганда, әлеге бинада агымдагы капиталь ремонт исәбе буенча икенче булачак.
Биредә ремонт ике этапта уза. 2020 елда бинада идәннәр
һәм башка иске конструкцияләр сүтелгән, электр, вентиляция һәм җылылык
системалары буенча эшләрнең бер өлеше башкарылган. Быел түбә һәм фасад
ремонтланачак, шулай ук бизәкләү эшләре дә башкарылачак. Ремонт вакытында еллар
узу белән югалткан тарихи элементларны торгызылачак. Аерым алганда, пластик
тәрәзәләрне агач тәрәзәләргә алыштырачаклар, ишек өстендәге козыреклар
торгызылачак, ә кызыл кирпечтән төзелгән фасадка беренчел төсен кайтарачаклар.
Шулай ук 1913 елгы бүлмә ишекләре дә төзекләндереләчәк.