(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март, Ксения Швецова).
Казанда шәһәр өчен төп инфраструктура объектларының берсе – «Заречная»
канализация станциясе төзелеше тулысынча төгәлләнде. 20 мең куб. м егәрлеккә ия
булган хәлдә, ул шәһәрнең яртысының диярлек юынтык суларны кабул итүне һәм
транспортлауны тәэмин итәчәк. Хәзерге вакытта җиде канализация коллекторын яңа
станциягә этаплап күчерү башланды.
Башкарылган эш нәтиҗәләре белән бүген массакүләм мәгълүмат чаралары
вәкилләрен станциягә пресс-тур барышында таныштырдылар, анда Казан Мэры Илсур
Метшин да катнашты. «Бу станция турында шәһәр коммуналь хезмәтләре һәм миннән
элгәрегеләр 30 елга якын хыялланганнар. Ул безгә Заречьеда 250 мең кеше өчен 4
млн кв. м торак төзергә мөмкинлек бирәчәк – бу сан Түбән Кама халкына тигез. Бу
шәһәр үсеше өчен мөһим объект», – диде журналистларга шәһәр башлыгы.
«Бу проектны төзүчеләр, девелоперлар һәм инвесторлар
көтте»
Яңа насос станциясе проекты 2014 елда Заречьеда «канализация» куәтләре
чигенә җиткәч эшләнгән. 48 ел эксплуатацияләнә торган иске «Верхняя» насос
станциясе күп еллар йөкләнеш белән эшли, бу шәһәрнең елга аръягындагы яңа
төзелешне тоткарлый. «Заречная» канализация-насос станциясе 2016 елның
декабрендә төзелә башлады. Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы
министрлыгы бәяләвенчә, соңгы биш елда бу илдә тормышка ашырылган иң эре
инфраструктура проектларының берсе, дип билгеләп үтте бүген журналистлар белән
очрашуда Илсур Метшин.
Шәһәрнең бу өлешендә насос станциясе төзелешен 1996 елда ук планлаштырганнар
иде, ләкин ул вакытта мондый проектны тормышка ашыру өчен технологияләр юк иде,
дип сөйләде Мэр. «Бу территория Казансу елгасының иске үзәне һәм Казансу һәм
Иделнең яңа үзәннәре арасында урнашкан, биредә җир асты грунт суларының бик
көчле агымы, катлаулы гидрогеологик шартлар, – диде ул. – Без илдә беренче
тапкыр хәл ителгән техник проблемалар белән очраштык. Шундый катлаулы проектны
тормышка ашыра алган белгечләребезгә, төзүчеләргә рәхмәт. Бу бөтен Россия
масштабларында иң катлаулы һәм мөһим инфраструктура проектларының берсе».
Төзелеш чорына катлаулы инженерлык бурычын хәл итү өчен сәгатенә 4,5 мең
куб. м җитештерүчәнлек белән 42 скважина төзелгән. Бу станцияне тыгыз шәһәр
төзелеше зонасында компактлы урнаштырырга мөмкинлек бирде: канализация-насос
станциясенең җир асты өлеше 14,3 м тирәнлектә урнашкан, аның диаметры 26 м
тәшкил итә.
«Заречная» канализация-насос станциясе төзелеше Миллениум күперен, Зур
Казан боҗрасын төзү мөһимлеге белән чагыштырырлык. Бары тик шул очракларда гына
эш нәтиҗәләрен барысы да күрә, бу юллар буенча йөри, ә бу эш андый ук
күренерлек түгел, – дип сөйләде журналистларга И.Метшин. – Бу проектны
төзүчеләр, девелоперлар, инвесторлар көтте, чөнки төзелеш өчен территориянең
потенциалы зур, һәм хәзер без аны тормышка ашыра алабыз».
Ел ахырына кадәр «Заречная» канализация-насос
станциясенә җиде канализация коллекторын күчерәчәкләр
«Заречная» канализация-насос станциясе эше тулысынча автоматлаштырылган,
ул тәүлек буе туктаусыз режимда эшләячәк. Станция заманча энергия саклау
җиһазлары белән җиһазландырылган, дип сөйләде журналистларга «Водоканал»
муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров. Матбугат пресс-туры
катнашучылары яңа җиһазларны күрә алдылар һәм канализация-насос станциясе төзү
эшенең ничек башлануы турында видеороликларны зур кызыксыну белән
карадылар.
«Хәзер канализация коллекторларын станциягә күчерү алып барыла. Бу эш
этаплап алып барыла, чөнки барысын да бер үк вакытта үткәрсәк, микрорайонда
яшәүчеләрнең су белән тәэмин ителешен өч көннән алып алты көнгә кадәр өзәргә
туры киләчәк. Моны булдырмас өчен, без шәһәрнең бу өлешендәге барлык агымнарны
да су астына төшкән насослар хисабына күчерәбез, шуның аркасында су белән
өзеклекләр булмаячак», – дип аңлатты А.Егоров. Хәзерге вакытта, аның
сүзләренчә, Юдино һәм Кзыл-Армия коллекторларын күчерү башкарылган, алар Юдино
һәм Бишбалта бистәсеннән стоклар алып килә. Ел ахырына кадәр калган биш
коллекторны күчерү планлаштырылган.
Әлеге этапта «Заречная» канализация-насос станциясе «Водоканал»
муниципаль унитар предприятиесенә өстәмә рәвештә 2,5 мең куб. м агып төшүче
суларны кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Барлык этапларны тулысынча тәмамлагач,
насос станциясе сәгатенә 20 мең куб. м күләмендә тулы проект куәтенә
чыгарылачак. 650 мең кешегә исәпләнгән йортлар канализация челтәре белән тәэмин
ителәчәк.
«Киләсе этапта бу станциядән 10 км озынлыктагы шәһәрнең чистарту
корылмаларына кадәр өч коллектор төзеләчәк. Бу 400 мең кеше өчен өстәмә рәвештә
7 млн кв. м торакны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк «, – дип хәбәр
итте А.Егоров планнар турында.
«Без Президентыбызга, хөкүмәттән хезмәттәшләребезгә ярдәмнәре өчен
рәхмәт белдерәбез. Транспорт инфраструктурасы объектларын, мәктәпләрне, балалар
бакчаларын гына түгел, җылылык, электр энергиясе эшләп чыгаруның шундый куәтле
коммуналь объектларын да кертү күркәм гадәткә әверелер дип өметләнәбез. Моннан
башка шәһәрнең үсеше мөмкин түгел», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
«Илебез Президенты куйган бурычларны үтәү өчен
коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль программасы кирәк»
«Заречная» канализация-насос станциясе төзелеше «Водоканал» муниципаль
унитар предприятиесе инвестиция программасы кысаларында алып барылды.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә мондый эре инфраструктура проектлары Россия
шәһәрләре үсеше нигезендә ята, әмма аларны гамәлгә ашыру өчен бүген ресурслар
җитми, дип билгеләде Мэр. Исегезгә төшерәбез, Идел буе шәһәрләре ассоциациясе
исеменнән И.Метшин коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча
федераль программа кабул итү кирәклеге турында белдерде.
«Бүген иң мөһим милли проектларның берсе итеп Россия Президенты Владимир
Путин «Арзанлы һәм уңайлы торак» проектын билгеләде. Һәм бу юнәлештә күп эшләр
башкарыла: җир бар, төзүчеләр, кулланучылар бар, арзанлы ипотека механизмы
булдырылган. Әмма шәһәрнең кан тамырлары – коммуналь инфраструктура. Су белән
тәэмин итү, су чыгару, канализация һәм инженерлык инфраструктурасына кагылышлы
барлык мәсьәләләрдә хәл итү юк», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
И.Метшин программаның төзелеш тармагын үстерү өчен әһәмияте бар, дип
өстәде. Татарстанда ел саен 2 млн кв. м торак төзелгән булса, якын арада
төзелеш темпларын елына 3 млн. кв. метрга кадәр үстерү планлаштырыла. Әмма эре
инфраструктура проектларын гамәлгә ашырмыйча бу бурычны үтәү җиңел булмаячак.
Бу мәсьәләне хәл итү өчен торак йортларны капиталь ремонтлау программасына
охшатып федераль программаны расларга кирәк, әмма халыкның акчасы урынына
предприятиенең инвестицион программалары акчаларын җәлеп итәргә кирәк, дип
билгеләде Мэр.
«Мондый программа кабул ителгәннән соң без илкүләм проектны гамәлгә
ашыра, Россиядә уңайлы һәм сыйфатлы торак төзи башлаячакбыз. Без үз алдыбызга
Президент куйган бурычларны үти алачакбыз. Программа шәһәрләргә бу юнәлештә
сизелерлек алга китеш ясарга мөмкинлек бирәчәк», – дип йомгаклады И.Метшин.
Шәһәрдә барлыгы 74 канализация-насос станциясе эшли. Аларның 5 төп канализация-насос
станциясе суларны чистарту корылмаларына илтә. Төп масса – 38 насос
станциясе – 1952-1990 елларда кулланышка кертелде. Соңгы 5 елда 9
локаль канализация-насос станциясе төзелде.