(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче март, Алинә Бережная). Казанда язгы ташуга әзерлек башланды –
аны апрельнең өченче ункөнлегендә узачагы фаразлана. Казан Мэры Илсур Метшин
эшлекле дүшәмбедә бу мәсьәләне контрольдә тотарга һәм елга буенда яшәүче шәһәр
халкының иминлеген тәэмин итү өчен су басуга каршы чараларны дәвам итәргә
кушты. Язгы ташу шартларында 136 маневр группасы, 124 техника берәмлеге, 127
суырту насосы, ком белән 2120 капчык һәм 710 трап әзерләнгән. Моннан тыш, 5208
кеше сыйдырышлы 15 пункт билгеләнгән.
«Теләсә нинди ташу – табигать бәла-казасы»
«Күпсанлы елгалар –
шәһәребезнең байлыгы гына түгел, ә, һичшиксез, куркыныч чыганагы да, бигрәк тә
язгы ташу чорында. Шуңа күрә максималь рәвештә чаралар исемлеген тәэмин
итүегезне, шулай ук йортлары елга буйлап урнашкан милекчеләр белән эшләвегезне
сорыйм», – дип йөкләде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы вәзгыять кече елгаларны ачу чорында
тулысынча һава температурасына бәйле булачагын билгеләп үтте. «Кисәтү буенча эшләргә тиешләр, – дип
ассызыклады Илсур Метшин. – Теләсә нинди язгы ташу – табигать бәла-казасы, әле
ярый совет чорында шәһәр үзәген су басудан саклый торган дамбалар торгызылган,
әмма тагын андый урыннар бар әле, аларның исемлеге безгә билгеле». Ул шулай ук
шәһәр урамнарыннан кар чыгару эшен дәвам итәргә кушты. Сүз уңаеннан, бүгенге
көнгә Казанның юл хезмәтләре 880 мең тоннадан артык кар чыгарган.
Шәһәрнең язгы ташуга әзерлеге турында эшлекле
дүшәмбедә Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов сөйләде. Ул
билгеләп үткәнчә, Казанда кар капламының биеклеге 50-дән 70 см га кадәр тәшкил
итә – бу 2020 елга караганда ике тапкырга күбрәк. Җир 70 см га кадәр тирәнлектә
туңган, ә елгаларда 70-тән алып 120 см га кадәр калынлыктагы боз барлыкка
килгән. «Синоптиклар фаразына караганда, мартта явым-төшем кытлыгы көтелә, –
дип хәбәр итте Фердинант Тимерханов. – Март-апрель айларында уртача температура
уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 1-2 градуска югары булачак. Шул шартларны
исәпкә алып, кар капламының акрынлап эрүе көтелә».
Язгы ташуның иң
югары ноктасы апрельнең өченче ункөнлегендә булыр дип фаразлана.
Язгы ташуның иң югары ноктасы, Гражданнар яклавы
идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, апрельнең өченче ункөнлегенә фаразлана.
Елгалар буенча тал суларының тоткарлыксыз хәрәкәте өчен «Шәһәр күперләре»
муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре шәһәр бистәләрендә Киндер,
Вертлевка, Нокса һәм Сухая елгалары аша күперләр янындагы куаклар һәм
чүп-чардан чистартылган. Су басуны булдырмас өчен, җәяүлеләр өчен барлык 34 җир
асты кичүе тирәсендә кар чыгарылган, аларның су асты улаклары пычрактан һәм
чүп-чардан чистартылган.
Шәһәрне Иделдә су дәрәҗәсен күтәрүдән саклау
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе балансындагы дамбалар һәм
плотиналар системасы белән тәэмин ителә. Ф.Тимерханов хәбәр иткәнчә,
предприятиедә җаваплы затлар исемлеге расланган, су басу куркынычы янаганда
мониторинг алып бару буенча инструкцияләр эшләнгән, инструктажлар һәм күнегүләр
үткәрелгән.
Су басу мөмкин
булган зонага 337 шәхси йорт керә.
Су басу мөмкин булган зонага 976 кеше яшәгән 337 шәхси
йорт керә, шул исәптән 14 яшькә кадәрге 236 бала һәм 60 яшьтән өлкәнрәк 277
кеше.
1-нче мартта язгы ташу күренешләренә дучар булган
районнарда йорт биләмәләрен йөреп чыгу башланды. Халыкка су басу чорында
үз-үзен тотышы турында белешмә тараталар, кешеләрнең һәм милекнең
куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле чаралар турында искә төшерәләр.
Бүгенге көндә мондый йорт биләмәләренең 85%-ын йөреп чыктылар.
Ф.Тимерханов игътибарны аеруча игътибар таләп итә
торган территорияләргә юнәлтте. Шуларның берсе – Запрогонная һәм Иске Аракчино
урамнары буйлап «Волжская гавань» торак массивы районында. Гражданнар яклау
идарәсе начальнигы аңлатуынча, микрорайон төзелеше барышында күлдән табигый су
агымы бозылган, һәм ташу чорында тирә-яктагы урамнардан су нәкъ менә шушы
урынга җыела, Запрогонная урамындагы йорталарны һәм ишегалларын батыра. ТР
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исәпләүләре буенча, әлеге районда 27 йорт су
басу зонасына керә, анда 75 кеше яши. Проблеманы хәл итү дип ул стационар күчмә
станция төзелешен яки бу районда планлаштырылган юл эшләре кысаларында су
агымын торгызуны атады.
Үз вакытында авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен хезмәт
иткән һәм Казан чикләрен үзгәрткәннән соң аның территориясендә пәйда булган
хуҗасыз гидротехник корылмалар да куркыныч тудыра. Бу түбәнлектә урнашкан һәм
кар сулары туплана торган 20-гә якын буа һәм күл. Иң зурлары – Константиновка
һәм Чебакса торак массивларында – «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе
балансына куелган һәм алар күзәтүдә: кирәк булганда көзге чорда алардан су
куркынычсыз дәрәҗәгә кадәр төшә.
Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы район
администрацияләрен март ахырына кадәр кече елга үзәннәрен, күпер асты
киңлекләрен чистартуны тәэмин итәргә һәм суүткәргеч торбаларны һәм коеларны
ревизияләүне төгәлләргә чакырды. Ф.Тимерханов искәрткәнчә, торак-коммуналь
хезмәт комитетына һәм идарәче компанияләргә иске йортларда керү-бүлү
җайланмалары подвал биналарында урнашкан подвал биналарын су басуга юл куймау
өчен чаралар күрергә кирәклеген искәртте.