(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март, Ксения Швецова). Кышкы чорда авыш түбәләр
Казанда 4 мәртәбә чистартылган. Кар яву чорында көн саен түбә чистартуда 250
кешегә кадәр кеше катнашкан. Кышын түбәләрдә кар калынлыгы 30 см дан артмаска
тиеш булса, җепшек вакытта аны азрак калынлыкта булса да чистартырга кирәк, ә
боз сөңгеләре һәм боз катламы барлыкка килү бөтенләй рөхсәт ителми. Казан Мэры
Илсур Метшин бу эшнең сыйфатын җентекләп күзәтеп барырга чакырды. «Түбәләрдән
атылган карны җыештыруны контрольдә тотарга, тротуарларда калдырмаска кирәк.
Кар чистартуның тулы циклын үтәүне күзәтергә кирәк. Бу мәсьәләне тулысынча хәл
итүгә кадәр контрольдә тотуыгызны сорыйм», – диде шәһәр башлыгы бүген башкарма
комитеттагы аппарат киңәшмәсендә.
Авыш түбәләрдән карны Россия Дәүләт төзелеше карары
нигезендә үз вакытында чистартырга кирәк. Боз катламы һәм боз сөңгеләре шулай
ук кирәк булган саен чистартыла, дип билгеләп үтте Торак-коммуналь хуҗалык
комитеты рәисе Дмитрий Анисимов. Ул йомшак түбәлә кардан чистартылмый, дип
өстәде. Бу очракта тышкы су агып төшә торган торба белән авыш рулонлы
түбәләрдәге улаклар һәм барлык төр түбәле балконнарда һәм козырекларда ясалган
кар катламы искәрмә булып тора.
Түбәләрне чистарту өчен биналарның милекчеләре һәм
башка хокук ияләре җаваплы, күпфатирлы йортларда – идарәче оешмалар, торак
хуҗалары ширкәте һәм торак-төзелеш кооперативы, ә турыдант-уры идарә иткәндә –
милекчеләр үзләре.
Түбәне чистарту эшләрен бары тик куркынычсызлык
техникасын төгәл үтәгәндә генә башкарырга мөмкин. «Түбәләрне кардан чистарту
тәүлекнең якты вакытында гына, участокларны коймалап алу һәм барлык кирәкле
саклык чараларын күрү белән башкарылырга тиеш, – дип аңлатты Д.Анисимов. – Йорт
түбәсеннән карны хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәрләре чистарта, алар тиешле
күнекмәләргә ия һәм биек эшләргә өйрәтелгән. Катлаулы очракларда сәнәгать
альпинизмы технологияләрен кулланып, биеклектә эшләр башкару хокукына ия
махсуслаштырылган оешмалар эшлиләр».
Кар бүрекләрен һәм балкон козырекларыннан бозларны
биналарның хуҗалары үзләре чистартырга тиеш – моның өчен идарәче оешмага
мөрәҗәгать итү яхшырак.
Казанда кар яву вакытында көн саен түбә чистартуда 250
кешегә якын кеше җәлеп ителгән, кышкы чорда авыш түбәләр 4 тапкыр чистартылган,
дип хәбәр итте Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе. Бүген бу эш дәвам итә, дип өстәде ул. Шулай
итеп, түбәне вакытында чистарту мәсьәләсе, куркынычсызлык техникасын үтәү
белән, идарәче оешмалар җитәкчеләре белән атналык штабларда карала.
«Торак-коммуналь хуҗалык комитеты районнар
администрацияләре белән берлектә объектларга йөри, түбәләрдә кар бүрекләренең
һәм боз калламнарының булмавын тикшерә, – диде Д.Анисимов. – Кисәтүләр
ачыкланганда, мәгълүматлар административ-техник инспекциягә тапшырыла». Быел
кыш көне идарәче оешмаларга һәм вазыйфаи затларга карата түбәне тиешенчә тоту
фактлары буенча 135 беркетмә төзелгән.
Язгы температура уйнаган чорда боз һәм боз сөңгеләрен
чистарту эшләрен ешрак үткәрергә кирәк – нәкъ менә шул чорда түбәләрдән,
козыреклардан, балконнардан кар һәм боз төшү ихтималы зур. ТР Сәламәтлек саклау
министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматларына
караганда, быел җепшек чорда кеше өстенә боз һәм боз сөңгеләре төшүнең өч
очрагы булган. Шулай ук кар массалары төшкән вакытта мөлкәткә зыян килү
очраклары теркәлгән, мондый очракларның күпчелек өлеше – үз белдеге белән
куелган козыреклардан кар төшү.
Мондый хәлләргә юл куймас өчен, идарәче компанияләрнең
һәм биналар милекчеләренең тиешенчә эшләмәве турында «Ачык Казанга» сайтта яисә
телефон аша хәбәр итәргә кирәк: +7(843)236-41-23. Д.Анисимов сүзләренә
караганда, бүгенгә Казан халкыннан түбә чистартуга 1850 гариза кергән.