(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март, Алинә Бережная). «Иске
шәһәр» территориясе префекты итеп элек Казан Башкарма комитеты Аппараты
җитәкчесе вазыйфасын башкарган Евгений Варакин билгеләнде. Бу хакта бүген шәһәр
Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур
Метшин хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы шәһәрнең тарихи өлешен үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте,
эшнең актуаль юнәлешләре арасында ул сәнәгать зоналарын реновацияләүне, елга
порты һәм тимер юл вокзалы районындагы территорияне атады. «Безгә бу эшне
белүче тәҗрибәле кеше кирәк иде. Евгений Анатольевич Вахитов һәм Идел буе
районнары башлыгының беренче урынбасары вазифасында тарихи үзәк белән
кураторлык итте, – дип билгеләде Илсур Метшин. – Безгә милекчеләр, сәнәгатьчеләр,
эшмәкәрлек белән генә түгел, иҗади архитектура җәмәгатьчелеге белән дә диалог
мөһим. Тулаем алганда, бу юнәлештә үзара хезмәттәшлек, тәҗрибә, авторитет һәм
теләк мөһим. Боларның барысы да Евгений Анатольевичта бар, шуңа күрә хәерле юл».
Исегезгә төшерәбез, элек «Иске шәһәр» префектурасын җитәкләгән Роберт
Гарипов Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе булды.
Белешмә
1975 елның 21-нче ноябрендә Казанда туган.
2002 елда Ульяновск дәүләт университетын, 2014 елда – Дәүләт һәм
муниципаль идарә юнәлеше буенча эшлекле карьера институтын тәмамлаган. 2015
елда Социаль һәм гуманитар белем институтында юридик белем алган.
1996 елның августыннан 1998 елның декабренә кадәр – Балтач авыл хуҗалыгы
техникасы хезмәткәре.
2003 елның июненнән алып 2006 елның гыйнварына кадәр – «Кадышево»
торак-коммуналь хуҗалык комплексы башлыгы, торак фондының техник торышын
контрольдә тоту бүлеге башлыгы, техник хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонт
буенча җитәкче урынбасары, Авиатөзелеш районының торак-коммуналь хуҗалык
идарәсе башлыгы, Казан.
2006 елның гыйнварыннан 2010 елның августына кадәр – Казан шәһәре
Авиатөзелеш районы администрациясе башлыгы урынбасары
2010 елның августыннан 2011 елның августына кадәр – Казан шәһәре
Башкарма комитетының административ-техник инспекция идарәсе башлыгының беренче
урынбасары.
2011 елның августыннан октябренә кадәр – Казан башкарма комитетының
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары.
2016 елның октябреннән 2021 елның мартына кадәр – Казан Башкарма
комитеты Аппараты җитәкчесе.
2021 елның 9-нчы мартыннан – Казан Башкарма комитетының «Иске шәһәр»
префектурасы территориясе префекты.
Бүләкләнгән: Татарстан Республикасы Премьер-министры Рәхмәте (2006);
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамотасы (2009); Төзелеш,
архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы; «Казан
шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» мактау билгесе (2012);
Казан Мэрының Рәхмәте (2015); Казан Мэрының Рәхмәт хаты (2015); Татарстан
Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты (2015); «Фидакарь
хезмәт өчен» медале (2018); Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты
(2018); «Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале
(2014); «Сочи шәһәрендә 2014 елдагы ХII кышкы Олимпия уеннары һәм ХI кышкы
Паралимпия уеннары» истәлекле медале (2015) ; «Казан шәһәренең 2015 елгы су
спорт төрләре буенча XVI дөнья
чемпионаты» истәлекле медале (2016); «Россия Гражданнар оборонасына 80 ел»
медале белән (2012).