(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче март).
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр хатын-кызларын Халыкара хатын-кызлар көне белән
котлады.
«Сезне 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне
белән чын күңелдән котлыйм!
Елмаюлар, чәчәкләр хуш исе һәм тамчылар
чыңы белән тулы бу яз бәйрәмендә сезгә иң ихлас соклану һәм рәхмәт сүзләре
юлланган.
Бүген сез теләсә нинди һөнәрләрне уңышлы
үзләштерәсез, карьера төзисез, җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашасыз, шул ук
вакытта һәрвакыт назлы һәм игелекле, сизгер һәм мөлаем булып каласыз, йорт
учагының җылысын кадерләп саклыйсыз, ышанычлы гаилә тылын булдырасыз,
ир-атларны бөек казанышларга һәм изге гамәлләргә рухландырасыз, балалар
тәрбиясенә җаныгызны саласыз.
Үзегездә иң яхшы сыйфатлар туплап, сез
Җирдәге тормышны гәүдәләндерәсез. Үзегезнең булуыгыз белән сез әйләнә-тирәдәге
бар нәрсәне дә үзгәртәсез, анда кабатланмас җылылык һәм шатлык атмосферасы
тудырасыз.
Сез алынган теләсә нинди эшнең нәтиҗәсе
була. Күп кенә тармакларда
хезмәт коллективларының нигезен тәшкил итеп, сез үзегезнең җаваплылыгыгыз белән
барлык процессларга аерым гармония саласыз һәм уртак йортыбыз – Казанның үсешенә һәм чәчәк атуына ярдәм итәсез.Бу көн
сезгә күп бәхет, шатлык һәм көтелмәгән сөенечләр бүләк итсен. Чын күңелдән
сезгә нык сәламәтлек, кояшлы кәеф һәм иминлек телим!» – диелә котлауда.