(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март, Алинә Бережная).
Казанда 11-нче марттан башлап муниципаль мәгариф учреждениеләре – мәктәп һәм
өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен, шулай ук балалар бакчалары
мөдирләрен вакантлы вазыйфаларга билгеләү өчен идарәче кадрлар резервын
формалаштыру буенча конкурс башлана. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма
комитетында узган аппарат киңәшмәсендә ТР башкаласында яшәүчеләрне генә түгел,
бөтен ил белгечләрен дә катнашырга чакырды.
«Бу – ачык конкурс, без казанлыларны гына түгел, ә барлык теләүчеләрне
дә катнашырга чакырабыз. Без Татарстанның, Идел буеның, Себернең, Ерак
Көнчыгышның барлык белгечләренә «Рәхим итегез» дибез. Тиешле тәҗрибәсе булган
Казанга күченеп, хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрергә теләүчеләрнең һәммәсенә дә»,
– дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы хәзерге шартларда кадрларга зур игътибар бирергә
кирәклеген билгеләп үтте һәм Башкарма комитетның структур бүлекчәләре
җитәкчеләрен кадрлар резервы белән эшләргә өндәде.
«Кадрлар резервы идарә кадрларының дәвамчанлыгы һәм социаль лифтлар
эшләсен өчен кирәк. Кадрлар сайлау гына түгел, укыту, әзерләү һәм яңадан
әзерләү мөһим. Тормышның үзгәрүен истә тоту мөһим, һәм тормышны таләп итә
торган үзгәрешләр артыннан өлгерергә кирәк, – дип ассызыклады Илсур Метшин. –
Кадрлар барысын да хәл итә – моны барлык идарәләргә системалы эштә истә тоту
мөһим».
Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов конкурста «дәүләт һәм муниципаль идарә»,
«менеджмент», «персонал белән идарә итү» юнәлешләре буенча югары белемле, 5
елдан да ким булмаган педагогик вазыйфаларда эш стажы булган белгечләр катнаша
ала, дип сөйләде. Яки кандидатларның дәүләт һәм муниципаль идарә яисә икътисад
менеджменты өлкәсендә югары белеме һәм өстәмә һөнәри белеме, шулай ук педагогик
яисә җитәкче вазыйфаларда кимендә 5 ел эш стажы булырга тиеш.
Ирек Ризванов хәбәр иткәнчә, документлар 5-9-нчы апрель көннәрендә
9.30-17.30 сәгатьләрдә Казанның Мәгариф идарәсендә Большая Красная урамы, 1
адресы буенча кабул ителәчәк. Кирәкле документлар исемлеге белән шәһәрнең
kzn.ru рәсми порталындагы мәгариф идарәсе битендә «Кадрлар резервы» өстәмә
битендә танышырга мөмкин.
«Документлар кабул ителгәннән соң сайлап алуның өч этабы узачак, шуларның
беренчесе мәгариф идарәсенең кадрлар бүлеге тарафыннан документлар каралачак.
Килүче кандидатларны икенче этап көтә - Кадрлар сәясәте идарәсе шәхси әңгәмәләр
һәм башка форматлар ярдәмендә дәгъвачыларның кирәкле белем һәм күнекмәләре
дәрәҗәсен бәялиячәк. Ә өченче этапта конкурс комиссиясе резервка кертү өчен
кандидатлар сайлау турында карар кабул итәчәк», – дип сөйләде Ирек Ризванов.
Кызыксындырган сорауларны мәгариф идарәсенең телефоны: +7(843)292-27-48,
шулай ук мәгариф бүлекләрендә бирергә мөмкин:
Совет районы буенча: +7(843)272-10-35,
Вахитов һәм Идел буе районнары буенча: +7(843)224-34-13,
Киров һәм Мәскәү районнары буенча: +7(843)555-69-41,
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча: +7(843)520-83-46.