(Казан
шәһәре KZN.RU, 15-нчы февраль, Алена Мирошниченко). Казан Мэры, Идел буе
шәһәрләре ассоциациясе рәисе һәм «Муниципаль берәмлекләрнең икътисады һәм
финанслары үсеше мәсьәләләре» эшче төркеме җитәкчесе Илсур Метшин җирле
үзидарәне үстерү буенча округ консультатив советының онлайн режимында уртак
утырышын уздырды. Муниципалитет вәкилләре шәһәрләрнең торак-коммуналь хуҗалык
өлкәсенә хосусый инвестицияләр җәлеп итү, шулай ук муниципаль идарәне
цифрлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
«Торак-коммуналь
хуҗалык мәсьәләләрен хәл итү барлык муниципалитетлар өчен беренчел һәм
өстенлекле мәсьәлә булып тора»
«Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен хәл итү,
һичшиксез, барлык муниципалитетлар өчен дә беренчел һәм өстенлекле мәсьәлә
булып тора. Без инде торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемалар турында берничә
тапкыр фикер алыштык, төрле тәкъдимнәр эшләдек һәм аларны РФ Президентының
вәкаләтле вәкиле, шулай ук Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы профиль
комитетлары җитәкчеләре адресына юлладык», – дип билгеләп үтте Казан Мэры,
утырышны ачып.
Шәһәрләр тәҗрибәсе шуны күрсәтә: торак-коммуналь
хуҗалык өлкәсенә хосусый инвестицияләр җәлеп итмичә, муниципалитетларның күп
кенә проблемаларын үз көчләре белән хәл итеп булмый. Әмма инвестицияләр җәлеп
итү – катлаулы эш, дип ассызыклады И.Метшин. «Инвесторга проектка кертелгән
финанс чараларын кире кайтару гына түгел, табыш алу гарантияләре дә кирәк. Алар
акча кертү теләге белән янмый, чөнки безнең муниципалитетларның еш кына
коммуналь инфраструктурасы тузуның югары дәрәҗәсенә ия, – диде ул. – Сүз дә юк,
регионнар да, шәһәрләр дә чараларны гамәлгә ашыралар, җылылык һәм су белән
тәэмин итү, ташландык суларны агызу системаларын һәм объектларын реконструкцияләүгә
һәм модернизацияләүгә юнәлдерелгән иң яхшы тәҗрибәләрне һәм теләсә нинди
мөмкинлекләрне кулланалар».
Онлайн-очрашуда нотыклар, шулай ук
тәкъдимнәр һәм инициативалар белән Пермь һәм Пенза өлкәсе вәкилләре чыгыш
ясады. Грант ярдәме белән торак-коммуналь хуҗалык проектларына хосусый
инвестицияләрне җәлеп итү тәҗрибәсе турында Идел буе шәһәрләре ассоциациясе
рәисе урынбасары, Чабаксар администрациясе башлыгы Алексей Ладыков сөйләде.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр
Гыйниятуллин тагын бер мөһим теманы күтәрде – күпфатирлы йортларның гомуми
мөлкәте белән идарә итүгә инвестицияләр җәлеп итү. Ул билгеләп үткәнчә, закон
буенча фатир хуҗалары күпфатирлы йортларның милекчеләре булып тора. Тик
торакларның нибары 10%-ы гына милекчеләрнең аңлы ширкәтләре белән идарә итә.
Хәер, нәкъ менә алар гомуми милекне карап тоту өчен түләү күләмен билгеләргә,
идарәче компанияне сайларга тиеш.
Фатирлардан читтәге барлык мөлкәт халыкның гомуми
милке булуга карамастан, алар муниципаль хакимиятне шәһәрдәге барлык эшләр өчен
дә җаваплы дип саныйлар һәм торакларны карап тоту өчен аларга җаваплылык бирә.
Шәһәр чыннан да бу бурычларны үти алсын өчен, Торак кодексына һәм башка
норматив актларны муниципаль унитар предприятиесе белән идарә итү кагыйдәләрен
кертергә кирәк. Муниципаль унитар предприятие йортны карап тоту буенча хезмәт
күрсәтүләргә заказчы ролендә катнаша ала, ә муниципалитет әлеге предприятиене
контрольдә тота алачак һәм аны контрольдә тотарга хокуклы», – дип сөйләде
И.Гыйниятуллин.
Ул ассызыклаганча, яшәүчеләр муниципалитетка эшләр һәм
хезмәтләр исемлеген, финанслау чыганакларын һәм башка мәсьәләләрне билгеләү
буенча вәкаләтләрнең законлы һәм рәсми өлешен җибәрергә тиеш.
Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе, докладларны
тыңлаганнан соң, муниципалитетларның барысы өчен дә уртак проблемалары һәм
бурычлары булуын билгеләп үтте. Эшнең өстенлекле юнәлеше булып концессия тора.
Әлеге даирәгә хосусый инвестицияләрне җәлеп итүнең төп тоткарлыгы – кертелгән
акчаларны кире кайтару гарантияләре булмау һәм проектларның үз-үзләрен аклауның
сроклары озын булудан гыйбарәт. Моннан тыш, муниципалитетлар, проектларның
чыгымнарын тизрәк каплау максатында, тарифларны максималь рәвештә арттырырга
мөмкинлек бирми, чөнки бу кулланучыларга өстәмә финанс йөкләнешенә китерәчәк.
Шулай ук федераль законнарны үзгәртергә кирәк.
«Шәһәр башлыклары ассоциациясе утырышларында берничә
тапкыр коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль программасын
эшләү һәм раслау тәкъдиме белән чыгыш ясады, ул торак-коммуналь хуҗалык
өлкәсендә күп кенә проблемаларны хәл итә алыр иде, шул исәптән федераль
дәрәҗәдә дә. Без аны эшләүдә катнашырга әзер», – диде И.Метшин.
«Без хезмәтләрне
цифрлы рәвешкә күчерү буенча мөмкин булганның барысын да эшлибез»
Көн тәртибенең түбәндәге мәсьәләсе –хезмәтләрне
цифрлаштыру – буенча фикер алышуга керешкәндә, Илсур Метшин хәзерге вакытта бу
өлкә, шулай ук мәгълүмат системаларын үстерү өстенлекле булып тора, дип
билгеләп үтте Нәкъ менә алар хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең халык белән
нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итә. «Без сезнең белән хезмәтләрне цифрлы
рәвешкә күчерү буенча мөмкин булганның барысын да эшлибез, электрон рәвештә
күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге ел саен киңәя. Әмма хакимиятнең төрле
баскычлары арасында системаларны интеграцияләү мәсьәләләре бар, цифрлы форматта
хезмәт күрсәтүнең типлаштырылган регламентлары юк һәм башка бик күп нәрсәләр
бар, – дип ассызыклады эш төркеме рәисе.
Бу тема буенча докладлар белән Пенза, Марий Эл, Түбән
Новгород өлкәсе, Удмуртия вәкилләре чыгыш ясады. Казанның тәҗрибәсе турында
Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, Казан инде өч ел муниципаль
хезмәтләрне цифрлаштыру буенча актив эш алып барыла. Бүген 89 муниципаль
хезмәтнең 45-е цифрлы рәвештә күрсәтелә. Аларның барысы да ТР дәүләт хезмәтләре
порталында чыгарылган, ә 43 хезмәт кәгазь документлар тапшырмыйча күпфункцияле
үзәктә күрсәтелә. Д.Кремлев иҗтимагый фикер алышуларның электрон төренә күчерү,
шулай ук комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасын булдыру турында сөйләде.
Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы фикеренчә, актив
цифрлаштыру өчен тәҗрибәләр алмашуны һәм барлык нормалар һәм кагыйдәләр
формалаштыру мөһим.
«Муниципалитетлар тарафыннан цифрлы киңлеккә күчерелә
торган хезмәтләр санының ел саен артуына карамастан, хәл ителмәгән мәсьәләләр
бар. Бу хокукый һәм техник характердагы проблемалар. Муниципалитетлар тәкъдим
итә торган хезмәт хаклары түбән булу аркасында квалификацияле кадрларга кытлык
бар. Пандемия шартларында җирле бюджет акчалары беренче чираттагы бурычларны
хәл итүгә җибәрелә, шул ук вакытта муниципаль идарәне цифрлаштыру эшләрен
үткәрү, тиешле җиһазларны сатып алуга кагылмый», – дип билгеләп үтте Илсур
Метшин.
Шуңа күрә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне
цифрлаштыру буенча Россия Федерациясе Президенты куйган бурычларны хәл итү өчен
хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең бердәм эшләве кирәк. Моннан тыш,
регламентларны һәм үзара хезмәттәшлек итү тәртибен тасвирлап, гамәлдәге
кануннарга үзгәрешләр кертергә кирәк, дип ассызыклады Казан Мэры.
Утырышта яңгыраган барлык карарлар һәм тәкъдимнәр
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле
адресына һәм Дәүләт Думасының һәм Федерация Советының тиешле профильле
комитетларына җибәреләчәк.
Утырышта РФ Президентының Идел буе федераль
округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары, Җирле үзидарәне үстерү буенча округ
консультатив советы рәисе урынбасары Игорь Буренков, шулай ук РФ Президентының
вәкаләтле вәкиле аппараты вәкилләре катнашты.