(Казан
шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль, Алена Мирошниченко). Казанда 16 хатын-кызлар
консультациясенең 15-енә капиталь ремонт ясалган. Шуларның берсен, 18-нче
номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсендә, бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин карап
кайтты. Татарстан башкаласы башлыгы билгеләп үткәнчә, хатын-кызлар
консультацияләре – беренчел сәламәтлек саклау звеносының мөһим өлеше, шуңа күрә
аларга аерым игътибар таләп ителә.
«2007 елны яхшы хәтерлим, без Голубятников урамындагы
хатын-кызлар консультациясенә килгәч, операция бүлмәсендә бер лампочка эленеп
тора иде, стеналарда советча коңгырт кафель, клеенка да шундый ук төстә иде.
Хатын-кыз болай да психологик уңайсыз хәләттә, җитмәсә тирә-ягында да баз
атмосферасы хөкем сөрә. Шул вакытта без барлык хатын-кызлар консультацияләренә
капиталь ремонт ясарга карар кылдык, – диде Илсур Метшин. –Бүген көнгә 16
хатын-кызлар консультациясенең 15-е яңартылды инде. Без финиш сызыгында, һәм
табиблар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә яхшы шартлар булсын өчен барысын да
эшлибез»
Гвардия урамыдагы 65-нче номерлы бина 1991 елда
төзелгән, 2010 елда аңа капиталь ремонт ясалган. Медицина учреждениесенең
чираттагы яңартылуы 2019 елның ноябрендә башланган: фасад, түбә, аз басымлы һәм
вентиляция системаларын ремонтланган, ишек һәм тәрәзәләр куелган, янгын сигнализациясе
алыштырылган, гомуми төзелеш эшләре алып барылган. Моннан тыш, офис һәм
медицина җиһазларын яңартканнар. Подрядчы булып «КапСтройИнвест» ҖЧҖ торган.
Хатын-кызлар консультациясендә 4 гинеколог кабинеты,
операция бүлмәсе, процедура кабинеты, УЗИ кабинеты, лаборатория, шулай ук
булачак әниләр өчен уку кабинеты бар. Ул якындагы территориядә яшәүче 32 мең
хатын-кызга хезмәт күрсәтә. Узган ел эчендә медицина учреждениесенә 32 мең
кешенең килүе теркәлгән. Авырлы пациентларның 96%-ы бала табу белән тәмамланган,
дөньяга 722 бала килгән.
«Казанда бала табучылар саны артуы бик мөһим, ә
абортлар саны тотрыклы рәвештә кими. Әлбәттә, зур профилактик аңлату,
психологик эш алып барылырга тиеш. Әмма
хатын-кызлар консультациясенә килсеннәр һәм төгәл итеп икенче, өченче,
дүртенче бала табу турында карар кабул итсеннәр өчен шартлар тудыруны дәвам
итәргә кирәк», – дип ассызыклады Казан Мэры визит барышында.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, учреждениедә яшь
әниләрне беренче бала тууга әзерләүгә һәм укытуга аерым игътибар бирелә. Монда
даими рәвештә педиатр, йога буенча инструктор, стоматолог һәм башка белгечләр
белән дәресләр уза. Хатын-кызлар консультациясе мөдире Наилә Садыйкова
әйтүенчә, гадәттә төркемгә 12-дән артык кеше җыелмый, хатын-кызларга 5 дәрескә
килергә киңәш ителә.
Моннан тыш, капиталь ремонттан соң хатын-кызлар
консультациясенә атнага бер тапкыр поликлиникадан белгечләр чакыра башладылар.
Хәзер авырлылар, башка учреждениеләргә йөрмичә, лор, эндокринолог, окулист һәм
башка белгечләргә мөрәҗәгать итә ала.
18-нче номерлы хастаханә баш табибы Ринат Җәләлетдинов
сөйләгәнчә, 120-гә якын хатын-кыз консультация ала. Аларның саны 30%-ка арткан,
әмма бу функционалның һәм мәйданның киңәюенә бәйле түгел. «Хатын-кызлар
консультацияче яхшы ремонтланган һәм комплектланган вакытта, хатын-кызлар
үзләре монда беркетелергә тели. Элек, ремонтка кадәр, алар башка урыннарга китә
иде, шул исәптән шәхси клиникаларга да, ә бүген алар монда калуны өстен күрә»,
–дип билгеләде ул.
«Тиздән ишегалдында яз. 8-нче Мартта хатын-кызларга
тюльпаннар түгел, ә хөрмәт бүләк итәргә кирәк, диләр. Һәм минем уйлавымча,
хатын-кызлар консультацияләренә капиталь ремонт ясау – бу хатын-кызларга
хөрмәт, кайгырту һәм игътибар күрсәтү», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек
саклау министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау
министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков, Совет районы
хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм башкалар катнашты.