(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль, Алена
Мирошниченко). «Свои» яңа яшьләр клубы шәһәрнең Киров районында ачылды. Биредә
14 яшьтән 30 яшькә кадәрге казанлылар өчен чаралар үткәрелә, шулай ук «Ял»
шәһәр үзәгенең әйдаманнар мәктәбе дәресләре уза. Быел рекордлы санда әйдаманнар
әзерлиләр – 350 кеше. Яңа яшьләр киңлеген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин
бәяләде. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, мондый мәйданчыклар халык өчен мөһим. «Киров
районы үзәгендә бик шәп урын: янәшәдә магистраль, җәяү һәм транспорт белән
барып җитү мөмкинлеге бар», – дип
ассызыклады шәһәр башлыгы.
Клуб Халтурин урамындагы 11-нче номерлы йортның беренче катында урнашкан,
бина 1953 елда төзелгән. Элегрәк 115 кв.м мәйданлы бу бинада аптека склады
булган. «Без бу районда яшьләр киңлекләре җитәрлек түгел дип карар кылдык.
Киров районында яшүсмерләр клублары бар, әмма яңа тарту нокталары җитми, – дип
сөйләде балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов. – Шуңа күрә без
республика программасында катнашу өчен гариза бирдек, безне Татарстан Яшьләр
министрлыгы хуплады». Клубны проектлау 2020 ел башында башланды, ремонт эшләре
декабрьдә тәмамланды. Ә инде февральдә яңа яшьләр клубы үз ишекләрен ачты.
Үзәкнең бинасы 30 кешегә сыйдырышлы ике залга бүленгән. Клубка ай саен
200-гә кадәр кеше килер дип көтелә. Мәсәлән, февраль аенда биредә социаль
челтәрләрне алып бару буенча лекция, арт-терапия белән шөгыльләнү, өстәл
уеннары буенча чемпионат, квартирник, янгын куркынычсызлыгы буенча лекция,
шулай ук заманча биюләр буенча мастер-класс планлаштырылган. Коворкинг-зона яки
тайм-кафе кебек бизәлгән яңа киңлекнең якты заманча интерьеры иҗатка тарта, ә
диварларны мотивацияле постерлар бизи.
Монда даими рәвештә әйдаманнар мәктәбе эшли. Дәресләр февральдә старт алды
һәм атнага өч тапкыр уза, булачак әйдаманнар куркынычсызлык, беренче медицина
ярдәме күрсәтү, педагогика, психология нигезләрен өйрәнә, кейсларны өйрәнә.
Укулар апрель аенда тәмамланачак. «Җәйгә 14 лагерьда 54 смена планлаштырылган.
Быел без рекордлы санда әйдаманнар әзерлибез – 350 кеше, чөнки капиталь ремонт
программасыннан соң яңартылган лагерьлар ачыла», –дип уртаклашты планнары белән
«Ял» шәһәр үзәгенең методик бүлеге җитәкчесе Екатерина Белова.
«15 ел элек безнең алда шәһәр яны
лагерьларын саклау мәсьәләсе тора иде. Бу заманча түгел, бу кичәге көн, дип
сөйләделәр. Казан тирәсендә шәһәр яны лагерьлары челтәрен саклап калуыбыз бик
яхшы, – дип билгеләп үтте Илсур Метшин. – Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнехановка капремонт программасы өчен рәхмәт. Хәзер бездә лагерьлар гына
түгел, ә ел буе ял итү пансионатлары».
Екатерина Белова ноябрьдә Казанга бөтенроссия семинарына бөтен Россиядән
балалар лагерьлары хезмәткәрләре килүен сөйләде. Пермь, Санкт-Петербург,
Новосибирск, Екатеринбург һәм Мәскәүдән килгән кунаклар яңартылган Казан
лагерьларында булдылар. «Сез аларның безгә нинди көнләшү һәм соклану белән
карауларын белсәгез идегез!» – дип уртаклашты ул Мэр белән.
Утырышта шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей
Миронов һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, соңгы биш елда Казанда 65 яшьләр һәм яшүсмерләр
клубларының 59-ы ремонтланды. Моннан тыш, узган ел республика программасы буенча дүрт лагерьга капиталь ремонт үткәрелгән: «Заречье», «Восток», «Юнитур« «Молодежный».
«Ял» шәһәр үзәге балансында хәзерге вакытта эшләп килүче 11 муниципаль
лагерь бар, аларда ел саен 12 меңнән артык бала ял итә. Барлыгы эшләү еллары
дәверендә аларда 100 меңнән артык Казан баласы ял иткән. Узган ел «Ял» үзәге «Иң
яхшысы - балаларга» бөтенроссия конкурсында сыйфат билгесе алды. Учреждение «Балаларның буш вакытын һәм ялын оештыру өлкәсендә
хезмәтләр» номинациясендә иң яхшысы булды. Экспертлар балалар ялын оештыруга
үзәкнең комплекслы якын килү алымын югары бәяләделәр.