(Казан
шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Казанда Совет район судының яңа бинасы ачылды.
Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе
Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар карады.
Патрис Лумумба урамындагы район суды бинасы кыска
вакыт аралыгында төзелгән. Рөстәм Миңнеханов утырышлар залларын, судьялар
кабинетларын һәм башка бүлмәләрне карады. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә,
яңа бина хөкем итүче заманча биналарга куелган барлык таләпләргә җавап бирә. Казанның
Совет районы судының яңа заманча бинасы – республикада суд эшчәнлеге сыйфатын
күтәрү ягына тагын бер мөһим адым, – дип цитата китерә ТР Президенты матбугат
хезмәте.
Суд бинасын караганнан соң Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә
катнашты, анда нотыклар белән ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан
Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Гомуми
юрисдикциядәге алтынчы кассация суды рәисе Александр Ефанов чыгыш ясады.
Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2020 ел барысы өчен дә
җиңел булмады. Суд системасы коронавирус инфекциясенең җитди таләпләренә
оператив рәвештә җавап бирде: судларда гражданнарны шәхси кабул итү туктатылды;
судьяларны һәм хезмәткәрләрне профилактикалау һәм саклау дәрәҗәсен арттыру
буенча чаралар күрелде; судларга почта элемтәсе ярдәмендә һәм электрон рәвештә
бирелгән документларны кабул итү буенча өзлексез эш тәэмин ителде, кичектерүне
көтми торган һәм яклар булуны таләп итмәгән эшләр буенча бозылган хокукларны
суд яклавы дәвам итте, –диде ТР Президенты.
Сезнең алда беренчел бурыч – гражданнарның сайлау
хокукларын суд тарафыннан яклауны һәм сайлау процессының легитимлыгын тәэмин
итү тора, дип искәртте ТР башлыгы. Ахырда Р.Миңнеханов эшләре өчен барысына да
рәхмәт белдерде һәм алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләде.