(Казан
шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль). Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә террорчылыкка каршы республика
комиссиясе утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт
Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары
һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Төп тема 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак
ясау һәм агымдагы елга бурычлар кую булды.
Утырышны ачып, Р.Миңнеханов 15 ел элек Россия
Федерациясендә террорчылыкка каршы нәтиҗәле гомумдәүләт системасын формалаштыру
нигезләре салынган булганлыгы турында искәртте. Анда төп рольне РФ Президенты
карары буенча төзелгән Террорчылыкка каршы милли комитет уйный. Бүген барлык
дәрәҗәдәге хакимият органнарының, хокук саклау структураларының һәм махсус
хезмәтләрнең, шулай ук граждан җәмгыяте институтларының тыгыз хезмәттәшлеге
җайга салынган, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
Террорчылыкка каршы тору өлкәсендәге вәзгыять
җайлашкан, әмма шулай да социаль челтәрләрдә террорчылык идеологиясе таралуга,
халыкара террорчылык оешмалары эшчәнлеген активлаштыруга бәйле рәвештә катлаулы
булып кала бирә. Узган ел көч структураларының координацияләнгән гамәлләре
нәтиҗәсендә илдә террорчылык актларына юл куелмады. Әзерлек стадиясендәге
террорчылык юнәлешендәге җинаятьләр, шул исәптән терактлар, булдырмый калды.
Халыкны, беренче чиратта, яшьләрне экстремистик һәм
террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүне булдырмауга юнәлтелгән профилактик
чараларның роле үсә, дип билгеләп үтте республика башлыгы. Ул ассызыклаганча,
Татарстанда бу юнәлештә эш тәҗрибәсе бар инде. «Бу өстенлекле бурыч, без аны
комплекста һәм бары тик уртак көчләр белән генә хәл итәргә тиеш, – диде
Татарстан Республикасы Президенты. – Моның өчен эш органнары, шул исәптән
эксперт советы, мәгълүмати-агарту төркеме төзелә, галимнәр, иҗтимагый
экспертлар җәлеп ителә».
Р.Миңнеханов фикеренчә, профилактик эшкә барлык,
беренче чиратта, мәктәпләр, вузлар, спорт, мәдәни-агарту, хәрби-патриотик, дини
һәм башка иҗтимагый оешма вәкилләре җәлеп ителергә тиеш.
Террорчылык һәм экстремизм идеологиясен таратуга каршы
тору эшенә аерым игътибар бирергә кирәк, дип саный ТР Президенты. Профилактик
эшнең мөһим элементы булып мониторингның нәтиҗәле системасы да тора.
«Муниципаль террорчылыкка каршы комиссияләр һәм иҗтимагый оешмалар эшенә зур
әһәмият бирәбез, – дип ассызыклады Р.Миңнеханов. – Бу эш аерым якын килүне
таләп итә».
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз чиратында
билгеләп үткәнчә, объектларның террорчылыкка каршы торуына һәм аларның заманча
таләпләргә туры килүенә аерым игътибар бирергә кирәк. Мондый объектлар арасында
– сәнәгать предприятиеләре, транспорт инфраструктурасы элементлары,
гражданнарның массакүләм булу урыннары. «Тормыш бу мәсьәләләрнең мөһимлеген
аңлауны таләп итә, –диде ул. – Объектларның террорчылыкка каршы сакланышы
буенча эшчәнлекне комплекста карарга кирәк.» Ул шулай ук яшьләр белән даими
профилактик эш алып бару кирәклеген ассызыклады, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж