StartFragment
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Яңа уку елында Казанда Юныс Әхмәтҗанов юлында «Арт-Сити» торак комплексында урнашкан шәһәрнең иң зур мәктәпләренең берсе ишекләрен ачачак. Яңача җиһазландырылган заманча уку йорты 1501 укучыны кабул итәчәк. Биредә балалар өчен ике зур бассейн, ике спорт залы, шулай ук иң зур актлар залы төзелгән, аларның сыйдырышлылыгы шәһәр мәдәният сарайлары залларыннан артып китә. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин төзелеш эшләре барышын тикшерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында укучылар саны даими үсеп тора, шуңа күрә шәһәрдә яңа мәгариф учреждениеләре югары темплар белән төзелә.
«Казанның демографик үсешенә теләсә кайсы мегаполис кызыгырлык: без ел саен ким дигәндә 10 мең укучыга артабыз, ә быелгы уку елында парта артына тагын 12,5 мең бала утырды, – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.– Бүген бездә 148 мең укучы укый, ә инде биш елдан соң 200 мең укучы булачак. Яңа мәктәпләр безгә кирәк, аларга ихтыяҗ элеккечә югары».
Узган ел Казанда өч яңа мәктәп бинасы файдалануга тапшырылды, дип искәртте Мэр. Быел планда тагын ике зур мәктәпне тапшыру – 1-нче сентябрьгә «Арт-Сити»да, ә ел дәвамында – «Салават күпере»ндә урнашкан мәктәпләр төзелеп бетәчәк. Аларның гомуми сыйдырышлылыгы 2 мең 725 урынны тәшкил итәчәк.
Юныс Әхмәтҗанов юлында урнашкан мәктәп төзелеше «Торак» федераль максатчан программасы буенча 2019 елның декабрендә башланды. Анда балалар бер сменада укыячак дип ниятләнә. 3 катлы бинаның гомуми мәйданы 29299,26 кв.м.
«Мәктәп төзелешенең типлаштырылган проектлары бераз үзгәртелде, нәтиҗәдә бинаның мәйданын арттыру мөмкин булды. Ашханәдә утыру урыннары да, чишенү бүлмәсе дә, класслар саны да артты, – дип сөйләде «Ак таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең подряд оешмасы директорының беренче урынбасары Илгиз Шәфиев. – Бүгенгә барлык физик күләмнәр үтәлде, инженерлык ягыннан тәэмин ителеш 100 процентка башкарылды. Технологик җиһазлар – парталар, урындыклар, уку ярдәмлекләрен булдыру, навигация ясау гына калды».
Хәзерге вакытта объектта 47 кеше эшли, алар соңгы штрихлар – буяу, җыештыру белән мәшгуль.
Мэр 530 урынга исәпләнгән ашханә залын карады. Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе Рима Мөхәммәтшина шәһәр башлыгын мәктәп рестораны дизайнының эскиз проекты белән таныштырды. Мәктәпнең беренче катында чишенү бүлмәләре белән вестибюльләр, кече сыйныф укучылары өчен уку кабинетлары, ашханә, медицина бүлмәләре урнашкан. Яңа мәктәпнең икенче һәм өченче катларында, балалар заманча җиһазлар кулланып укый ала торган фән кабинетларыннан тыш, шулай ук мәктәп китапханәсе һәм администрация кабинетлары бар.
Яңа мәктәптә укучыларның спорт ягыннан үсешенә зур игътибар бирелгән: уку йортында ике бассейн, тренажерлары һәм заманча идән өслеге булган ике спорт залы бар Шулай ук мәктәп янындагы территориядә хоккей, волейбол, баскетбол, футбол командалы спорт төрләре өчен уен мәйданчыклары булдырылачак.
Мәктәпнең өченче катында 780 урынлы актлар залы урнашкан. Чагыштыру өчен, күрше «Сәйдәш» мәдәният йортында актлар залының сыйдырышлылыгы 510 урынны тәшкил итә.
«Бездә хәзер һәр мәктәп белем сарае гына түгел, ә чын мәгариф, спорт һәм мәдәният үзәге. Бу яңа мәктәптә балалар өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар: бик яхшы җиһазландырылган предмет кабинетлары, бассейннар, спорт заллары һәм зур концерт залы. Белгечләр менә дигән проект әзерләгән, бу балаларга искиткеч бүләк булачак. Хәзер яхшы укытучылар коллективы җыярга кирәк», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан башкаласында 2725 урынлык ике мәктәп төзелде. Моннан тыш, Кулагин урамындагы 114-нче номерлы мәктәпнең 144 урынлы өстәмә корпусы төзелде.
Мәктәпне карауда Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов, Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм башкалар катнашты.
EndFragment