(Казан
шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар). Бүген кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше
иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова
Казанда мәктәп туклануын оештыру белән танышты. Казан Мэры Илсур Метшин һәм
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль
хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина
белән бергә ул Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында һәм шулай ук 186
нчы номерлы лицейда булды. Россиянең баш санитария табибы Татарстан
башкаласының мәктәп ашханәләрендә ата-аналар контролен кертү тәҗрибәсен бөтен
илгә таратырга тәкъдим итте.
Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану
департаментында булганда А.Поповага монда көн саен 270 мең кайнар аш
әзерләүләре турында сөйләделәр. Татарстан башкаласында мәктәп туклануына аерым
игътибар бирелә, шуңа күрә шәһәрдә укучыларны кайнар азык белән тукландыру
арта. Әйтик, 2006 елда, шәһәрдә «Сәламәт туклану – балаларга» программасы эшли
генә башлаганда, мәктәп ашханәләрендә 37% бала туклана иде. Хәзер шәһәрнең кайбер
мәктәпләрендә туклану 92%-ка җитә. Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты
мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына гына түгел, республиканың 9 эре
хастаханәсенә, кайбер предприятиеләргә дә хезмәт күрсәтә.
А.Попова департамент хезмәткәрләренең эш сыйфатын
бәяләде һәм белгечләрдән балаларның нәрсәләргә өстенлек биргәннәре белән
кызыксынды. Әлегә мәктәп укучылары балыкны начар ашый икән. Россиянең баш
санитария табибы Казан белгечләренә укучыларның ашауга бәйле гадәтләрен
формалаштыру өстендә эшләргә кирәк, дип билгеләп үтте.
Департаменттан соң А.Попова, И.Метшин һәм М.Патяшина
186 нчы номерлы лицейда булдылар, анда алар мәктәп туклануын оештыруны
җентекләбрәк өйрәнделәр һәм ризыкларның сыйфатын бәяләү өчен яңа механизм – ата-аналар контроле белән таныштылар.
Росиия Федерациясе Кулланучылар хокукларын яклау һәм
кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы билгеләп үткәнчә,
Казан мәктәпләрендә ил Президенты куйган бурычлар тулысынча үтәлгән, ә туклану
системасы барлык нормаларга һәм таләпләргә туры килә. Мәсәлән, төшке ашлар
аксымнар, майлар һәм углеводлар саны буенча балансланган. Ул аз комплектлы
мәктәпләрдә сыйфатлы туклану оештыруга игътибар итәргә тәкъдим итте, шулай ук
Казанның ата-аналар контролен гамәлгә кертү тәҗрибәсен бөтен илгә таратырга
кирәклеген билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, узган атна башыннан Казан мәктәпләрендә
ата-аналар контроле башланды, анда 154 уку йортында 780-нән артык ата-ана
катнашты. Һәр көнне мәктәп ашханәләрендә әти-әниләрнең берсенең кизү торуы
оештырылды, бу ризыкларның сыйфатын һәм туклануны оештыруны шәхсән бәяләү өчен
кирәк.