(Казан
шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар). Бүген Казанның 21 нче номерлы поликлиникасында
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча
федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова һәм Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов булды. Алар белән бергә медицина учреждениесендә Казан Мэры
Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек
саклау министры Марат Садыйков, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге
өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина
Патяшина һәм башкалар булды.
Килүгә үк кунаклар поликлиникада яңа коронавирус
инфекциясенә каршы гражданнарны вакцинацияләүнең ничек оештырылуы белән
таныштылар. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда COVID-19-дан 57 вакцинация пункты
эшли, шул исәптән Казанның 21 нче номерлы поликлиникасында да.
Рөстәм Миңнеханов һәм Анна Попова вакцина ясау өчен
медицина учреждениесенә килгән казанлылар белән аралаштылар һәм яңа коронавирус
инфекциясе белән авырып савыккан кешеләр өчен реабилитация чараларының ничек
узуын күрделәр.
Рөстәм Миңнеханов һәм Анна Попова шулай ук массакүләм
мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирде, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә
күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе бүген дәүләт барлык тикшеренүләрне
финанславын һәм гражданнарны массакүләм вакцинацияләү өчен вакциналар сатып
алуын белдерде. Ул ике вакцина бар инде, ә өченче вакцина буенча документлар
сәламәтлек саклау министрлыгына теркәлү өчен керә дип ачыклык кертте.
«Һәм бу Россия фәне өчен зур нәтиҗә – бездә төрле
платформаларда өч вакцина булуы. Дәвалаучы табиб – без хәзер моны күрдек – пациентның
хәлен, аның авыру тарихын һәм тормышын белеп, пациентка нәкъ менә дөрес һәм
яхшырак туры килә торган вакцинаны сайларга мөмкин», – диде Анна Попова.
«Иң мөһиме – әгәр дә зыяны булмаса булмаса, бүген
булган вакцина белән прививка ясарга. Чөнки без бу инфекция белән идарә итүне
үз кулыбызга алабыз һәм Россия Федерациясенең барлык өлкән халкының 60%-тан да
ким булмаган өлешен вакцинацияләсәк, авырган кешеләрне исәпкә алмыйча, аларга
прививка белән ашыгырга кирәкми, нәрсә һәм кайчан булачагын төгәл аңларбыз», –
дип белдерде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә
күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы.
Үзегез привика ясаттыгызмы дигән сорауга җавап биреп,
Анна Попова: «Әйе, мин 2020 елның сентябрендә прививка ясаттым», – диде.
Антитәнчекләр дәрәҗәсе инде берничә ай дәвамында югары титрда саклана. Мин
прививканың куркыныч түгеллеген һәм бу бик мөһим булуын төгәл беләм. Һәм
үз-үзеңне һәм якыннарыңны саклау өчен кирәк».
ТР Президенты матбугат хезмәте фоторепортажы
ТР Президенты матбугат хезмәте видеорепортажы