(Казан
шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар, Алинә Бережная). Карлы гыйнвар юл хезмәтләре
өчен генә түгел, урам себерүчеләр өчен дә катлаулы сынау булды. Көн саен алар
подъездларга, тротуарларга һәм юлларга керү өлешләрен чистарталар. Йорт яны
территорияләрендә барлыгы 3 меңгә якын урам себерүче эшли. Бүген Казан мэры
Илсур Метшин Яңа Савин районы ишегалларында кар чистартуны контрольдә тотты.
Илсур Метшин беренче булып Чистай урамындагы 47, 55,
57 һәм 59-нчы номерлы йортларның ишегалдында булды. «Уютный дом» идарәче
компаниясе директоры Марат Нуриев, ишегалларын җыештыру көн саен, ял һәм бәйрәм
көннәрен дә кертеп, башкарыла, дип сөйләде. Кар явып үткәннән соң, башта
тротуарларны чистарталар, иртәнге сәгать 7-гә халыкка өйдән чыгу мөмкинлеген
тәэмин итү өчен, аннан соң машиналар йөрү өлешен чистарту башкарыла. «Карны
себергәннән соң тротуарларны бозга каршы чаралар белән эшкәртү эшләре
башкарыла, каты бозлавык булган урыннарда ломнар һәм өчлы көрәкләр кулланыла»,
– дип сөйләде шәһәр башлыгына Марат Нуриев. Авыш түбәләрне кар һәм боз
калламыннан чистартуга, яссы түбәләрдәге каркалынлыгын, шулай ук аларда яңгыр
канализациясенең торышын күзәтүгә зур игътибар бирелә.
Казан Мэры ишегалды, чыннан да, чиста, дип билгеләп
үтте һәм җирле халык белән аралашты. «Безгә бәхет елмайды, кар бик тиз
чистартыла, хәтта көчле кар явып торганда да, ишегалды карлы түгел иде», – дип
сөйләде Чистай урамындагы 55-нче номерлы йортта яшәүче Рәфис Зиновьев.
Марат Нуриев биредә эшләүче ишегалды себерүчеләрне бу
йортлардан ерак түгел яши, шуңа күрә алар теләсә кайсы вакытта эшкә чыга ала,
дип өстәде. Алар арасында ирле-хатынлы Шамил һәм Рәшидә Рәхимовлар да бар. Алар
бу территориядә инде 6 ел җыештыра. «Эш күп, күңелсезләнергә туры килми, көчле
кар явып торганда, иртәнге 3-тә дә, 4-тә дә чистартырга чыктык. Безнең өчен иң
мөһиме – иртәнгә өлгерү, кешеләргә йөрү уңайлы булсын», – дип сөйләде Шамил Рәхимов.
Илсур Метшин эш вакытында машиналарның
аларга комачауламавы белән кызыксынды. «Бик комачаулыйлар! Әгәр барысы да
автомобильләрне күчереп кую үтенечен үтәсәләр, ишек алды тагын да чистарак
булыр иде. Яшәүчеләр бит үз машиналарын машиналар йөрү өлешендә дә,
тротуарларда да калдыралар», – дип
билгеләде Шамил Рәхимов.
Урам себерүчеләргә кар чистартуда махсуслаштырылган
техника ярдәм итә – нигездә бораулы һәм щеткалы тракторлар, мини-төягечләр һәм
шнекороторлы кар чистартарткычлар.
Казан Мэры Чистай урамындагы 49, 49а, 51 һәм 53-нче
номерлы йортларның күршедәге ишегалдына да кереп чыкты, анда юл йөрү өлеше
әлегә кадәр чистартылмаган. Баксаң, биредә кар чистарту өчен яшәүчеләр үзләре
җавап бирә икән, чөнки йортлар торак-төзелеш кооперативына карый. Торак-төзелеш
кооперативы рәисе Владимир Никошин сөйләгәнчә, күптән түгел генә түбән хезмәт
хакы аркасында өч урам себерүчесе эштән киткән, шуңа күрә хәзер территорияне
халык үзе чистарта. «Без ишегалларын күп карадык, әмма торак кооперативлары
булган җирдә генә машиналар йөрү өлешендә түшәлмәләр бар, – диде шәһәр башлыгы.
– Әмма сез булдырасыз, үз көчегез белән җыештырасыз, ә кулларын төшерүчеләр дә
бар». Ишегалды җыештыруны техника булмау катлауландыра. «Безгә беркемнән дә
ярдәм юк, барысын да үз көчебез белән эшлибез. Тракторны без яллыйбыз, тик көн
саен ялламыйбыз, чөнки аның арендасы кыйммәт тора – 15 мең сум тирәсе», – дип
аңлатты Владимир Никошин.
Шәһәр башлыгы яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәрергә һәм
ишегалды җыештыручылар булмау проблемасын уртак көч белән хәл итәргә кирәклеген
билгеләп үтте. «Бу – урам себерүчегә яхшы хезмәт хакына җепләп җыярга мөмкин
булган очрак. Актив булыгыз, халык белән аралашып торыгыз», – дип билгеләп үтте
Илсур Метшин. Аның сүзләренә караганда, бары тик яшәүчеләр генә хезмәт хакын арттырырга
һәм яңа ишегалды себерүчене алырга яки күпфатирлы йортлар белән идарә итү
ысулын алыштырырга мөмкин.
Ишегалларны карауда шулай ук башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
администрациясе башлыгы Тимур Алибаев катнашты.