(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар, Алена
Мирошниченко). Узган атна башыннан Казанның 780-нән артык ата-анасы
154 уку йортында мәктәп туклануын контрольдә тотуда катнашты 11-нчк гыйнвардан
башлап һәр көн мәктәп ашханәләрендә әти-әниләрнең берсенең кизү торуы оештырыла,
бу ризыкларның сыйфатын һәм туклануны оештыруны шәхсән бәяләү өчен кирәк. Бүген
Казан Мэры Илсур Метшин Вахитов районының 5-нче номерлы лицеенда ата-аналар
контроле ничек оештырылуы белән танышты.
«Ата-аналар контроле
бик мөһим, чөнки монда укытучыларның да, директорлар корпусының да,
ата-аналарның да, безнең дә максат-бурычларыбыз бертөрле: балалар көннең
беренче яртысында кайнар ризык ашасыннар. Табиблар аларның сәламәтлеге шуңа бәйле, ди, шуңа күрә без моңа
системалы игътибар бирәбез», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы ашханәне карау
барышында.
5-нче номерлы лицей 1916 елда ук төзелә. Ул вакытта бу ХХ гасыр башындагы
иң заманча биналарның берсе иде. 2011 елда биредә капиталь ремонт үткәрелгән, ә
2019 елда яңа ашханә төзекләндерелгән. «Элек иске ашханә башка бинада урнашкан
һәм 80 баланы гына сыйдырган. Балалар бүген туклана торган урында, иске
остаханәләр урнашкан булган, алар 2011 елда кулланылыштан чыгарылган. Әлеге
бинаны ремонтлау өләшү зонасын зурайтырга һәм ашханәнең сыйдырышлылыгын 150
урынга кадәр арттырырга мөмкинлек бирде, мәктәптә 780 бала укый», – дип сөйләде
уку йорты директоры Гүзәл Рәхмәтуллина.
Ата-аналар контроленә килгәндә, өлкәннәр элек тә мәктәп туклануын тикшергәннәр. Әмма 11-нче
гыйнвардан моның өчен бердәм чек-бит кулланыла. Ул төшке аш залында менюның
булуы, аңа бирелгән ризыкларның туры килүе, ашханәдәге чисталык, бирелгән
азыкның температурасы һәм ризыкның тәме кебек пунктларны үз эченә ала.
Онлайн-анкетаны тутыру нәтиҗәләрен мәгариф идарәсе һәм азык-төлек департаменты
анализлый. Г.Рәхмәтуллина сүзләренә караганда, ата-аналардан нигездә уңай
бәяләмәләр килә. Әгәр кайбер мәктәпләрдә җитәрлек булмаган ризык
температурасына кисәтүләр бар икән, монда андый нәрсә юк. Укытучылар һәм ашханә
персоналын өстәл өстенә әзерлиләр, балалар инде бинага кергәч, шуңа кирпүрә
ризык суынырга өлгерми.
«Балаларның туклану мәсьәләсе бик
мөһим. Балалар мәктәптә уку дәверендә генә түгел, шулай ук өстәмә түгәрәк
һәм дәресләр вакытында да була. Иң мөһиме – соңыннан сәламәтлек белән бәйле
проблемалар булмасын өчен, балачактан дөрес туклану нигезләрен булдыру. Шуңа
күрә миңа балаларның ничек туклануын, нәрсә ашауларын, моның никадәр файдалы
һәм яхшы оештырылган булуын карарга килү бик кызык иде. Бүген мин барысы да бик
яхшы икәнен күрәм. Ризык файдалы, шикаятьләрем булмас дип уйлыйм. Нигездә,
балаларда да зарланмый – алар барысыннан да канәгать, ач утырмыйлар, өйгә дә
бик канәгать кайталар», – дип үз фикере белән уртаклашты лицейның 4-нче сыйныф
укучысының әнисе Регина Юн.
«Без чираттагы тапкыр мәктәп туклануы проблемасын караганда,
күп нәрсәнең директордан торуын аңладык, – дип ассызыклады Илсур Метшин. –
Ата-аналар белән диалог алып барган актив директорга сораулар да азрак. Без теләсә нинди журналлар алып бара алабыз,
әмма Туклану департаменты, ата-аналар комитеты һәм директор арасында үзара
аңлашу булмаса, аш тәмлерәк һәм кайнаррак булмаячак. Кайсыбер мәктәпләрдә хәзер
салкын аш бирү проблемасы бар. Без
бу кытыршылыкларны, балалар өстәлендә кайнар иртәнге һәм төшке аш булсын
өчен, укытучылар һәм ата-аналар белән берлектә бетерергә тиеш».
Шәһәр Мэры башлангыч сыйныф укучылары өчен әзерләнгән меню
ризыкларыннан татып карады. Ул тавыкның түш итеннән каймак-томат соусында
билдәмә белән карабодай боткасыннан һәм чәйдән авыз итте. «Бик тәмле. Моның
стандарт булуы мөһим, ә Мэр һәм телевидение килүгә әзерләнгән әйбер түгел. Бу
бүген барлык 166 мәктәптә бирелә торган ризык. Без мәктәпләрдә кайнар туклануны
90%- ка җиткерү бурычын куйдык. Аңлашыла, өлкән сыйныф укучыларына 16-17 яшь,
алар инде азмы-күпме тормышка әзер, ә менә кечкенә балаларны сәламәт туклануга
җәлеп итәргә кирәк. Аларга, әлбәттә,
күбрәк чупа-чупслар, пепси-колалар, сосискалар ошый. Әмма без аларны мәктәптә
булса да балансланган, файдалы, тәмле ризык белән тәэмин итәргә тиеш», – дип
ассызыклады И.Метшин.
Шәһәр башлыгы шулай ук Казанда мәктәп укучыларын уңайлы тукландыру өчен
шартлар да тудырылуын билгеләп үтте. 66 ашханә ремонтланган, быел тагын 45 ашханәне яңарту планлаштырыла. «Шулай ук бездә илдәге иң
заманча җиһазларның берсе. Бездә искиткеч профессионаллар эшли, без аларның
хезмәт хакын арттыруга игътибар бирдек. Ел башына ашханәләр 92% персонал белән
комплектланган», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, быел ил Президенты Владимир Путин карары буенча Казанда
70 мең кече сыйныф укучысы бушлай туклана. Тагын 13 мең балага ташламалы
нигездә туклану оештырылган. «Безнең өчен мәктәпләрдә туклануны оештыру бик
мөһим. Балалар төрлечә укый, киенә ала, әмма мәктәптә булса да, алар бер үк
дәрәҗәдә тәмле итеп ашарга тиеш. Һәм без әти-әниләрнең бу эштә ярдәм итүләрен
телибез», – диде Казан Мэры.
Моннан тыш, 11-нче гыйнвардан 5-11-нче сыйныф укучыларына мәктәптә
туклануга көн саен 8 сум бүлеп бирү рәвешендә өстәмә ярдәм чаралары күрсәтелә. Әлеге суммага укучы гамәлдәге туклану комплексларына (буфет
продукциясеннән тыш) ташлама алырга яисә өч төрле алмаш комплекс тәкъдим итәчәк
өстәмә туклану сайларга мөмкин.
Чарада шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы
Андрей Лобов, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима
Мөхәммәтшина, мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һәм башкалар катнашты.
Мәктәпкә барыр алдыннан очрашуда катнашучыларның барысы да коронавируска тест
тапшырдылар.