(Казан
шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында
Татарстанның төзелеш комплексы үз эшен бер көнгә дә туктатмаган. Бүген бу хакта
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау
коллегиясе утырышында хәбәр итте. Казанның Сәет Галиев исемендәге мәдәният
йортында узган чарада РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры
урынбасары Никита Стасишин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы рәисе
урынбасары Юрий Камалтынов, республика министрлыклары һәм ведомстволары
җитәкчеләре катнашты.
Республика икътисады структурасында төзелеш тармагы
өлеше якынча 8% тәшкил итә – бу 2019 ел дәрәҗәсе, дип билгеләп үтте ТР
Президенты. Татарстанның төзелеш комплексында узган елда гомуми суммасы 64 млрд
сумлык 50 республика программасы һәм 6 илкүләм проект гамәлгә ашырылган. Әлеге
чаралар кысаларында 3 мең 816 социаль объект төзелгән һәм ремонтланган.
«Тулаем алганда, без торак төзелеше күләмнәрен саклап
кала алдык, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь
ремонтлау һәм күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча барлык
йөкләмәләрне дә үти алдык», – дип
ассызыклады Р.Миңнеханов һәм башкарылган эш өчен төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
Республика башлыгы шулай ук гражданнарның тормыш
сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән программаларны гамәлгә ашыру тулы күләмдә дәвам
итәчәген билгеләп үтте: 44 программа планлаштырылган, аларны үтәүгә 50 млрд сум
каралган. ТР Президенты Бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелегенә һәм
коррупцион гамәлләрне бетерүгә аерым игътибар бирергә өндәде.
Гомумән алганда, 2020 елда торак төзелеше күләме
буенча Татарстан Республикасында төзелеш тармагы моңа кадәр ирешелгән
күрсәткечләрне саклап калды: 2 млн 680 мең кв. м торак сафка кертелгән, дип
хәбәр итте Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалык министры Марат Айзатуллин. «Республика торак төзелеше күләме буенча ил
төбәкләренең бишлегенә керә, дип билгеләп үтте ул. – 2020 елда төзелгән торакның 40%-ка якыны,
ягъни 1 млн 11 мең квадрат метр инвестицияле булды».
Шәхси торак төзелеше кысаларында республикада гомуми
мәйданы 1 млн 452 мең квадрат метр булган 11 мең йорт төзелгән. Социаль ипотека
программасы буенча гомуми мәйданы 216 мең квадрат метр булган 153 йорт
төзелгән.
Республика программаларын тормышка ашыру һәм федераль
ярдәм чаралары 2020 елны төзелеш индустриясе предприятиеләренә югалтуларсыз
кичерергә мөмкинлек бирде. Республикада алар 415. Ел йомгаклары буенча тармак
предприятиеләре 33 млрд сумлык продукция җитештергән.
«Узган елда 1063 күпфатирлы йорт ремонтланды. 900-дән
артык объект ремонтланган һәм коммуналь инфраструктураны модернизацияләү
программасы кысаларында төзелгән», – дип сөйләде министр.
РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры
урынбасары Никита Стасишин үз чиратында торак төзелешенең түбән дәрәҗәдәге
проектларын субсидияләүнең яңа тәртибе турында җентекләп сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж