(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Казанда район
администрацияләре башлыклары һәм Башкарма комитетның структур бүлекчәләре
җитәкчеләренең Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшинга узган елгы эш йомгаклары
турында еллык хисапларын тапшыру башланды. Башкарылган эшләр турында,
беренчеләрдән булып, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы
Андрей Лобов хисап тотты. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел районнарда 22 күпфатирлы
йортка капиталь ремонт ясалган, «Безнең ишегалды» программасы буенча 56
объектны төзекләндергәннәр, 2 балалар бакчасы төзелгән, 41 мәктәпне
яңартканнар, мәдәни мирас объектларын реконструкцияләгәннәр.
А.Лобов үз хисабын икътисадый үсешнең төп
күрсәткечләреннән башлады. Ул хәбәр иткәнчә, узган елның 11 аенда Вахитов һәм
Идел буе районнарында сәнәгать җитештерүенең тулаем индексы 100,1% , төяп
җибәрелгән продукция күләме 86,2 млрд сум тәшкил иткән. 2019 ел белән
чагыштырганда, товар әйләнеше бераз кимеде, аерым алганда, ваклап сату һәм
җәмәгать туклануы өлкәсендә – бу COVID-19 белән бәйле чикләү чаралары
аркасында, дип билгеләде район хакимияте башлыгы.
Пандемиягә карамастан, узган елда төзелеш комплексы үз
эшен дәвам итте, 11 ай эчендә районнарда 210,5 мең кв.м торак төзелде, дип
хәбәр итте А.Лобов. Моннан тыш, капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру
эшләре актив рәвештә дәвам иткән. 2020 елда районнарда 22 күпфатирлы йортка капиталь
ремонт ясалган, 2008 елдан алып 436 йорт төзелгән. 16 километрдан артык инженер
челтәре – су, җылылык һәм электр челтәрләре төзелгән һәм ремонтланган. Лифт
җиһазларын алыштыру да дәвам иткән – 2020 елда
лифтларны 105 йортта алыштырганнар, 2021 елда тагын 20 йортта алыштыру эшләре
планлаштырыла. Шуны да әйтергә кирәк, 2019 елда әлеге районнарның кайбер
йортларында 35 подъезд «Акыллы домофон» системасы белән җиһазландырылган. Ул
йөзләрне танып белә торган камера булу, ишекне смартфон ярдәмендә ачу, өйдә
кеше булмаганда ясалган визитларны контрольдә тоту, ишегалды территориясен карауны
күздә тота. Хәзерге вакытта алар тест режимында эшли.
А.Лобовның сүзләренә караганда, агымдагы елда капиталь
ремонт программасына тагын 32 күпфатирлы йорт кертелгән.
Моннан тыш, узган ел районнарда 19 мәдәни мирас объекты биналары
төзекләндерелгән, бүгенге көндә тагын 10 бинада эшләр дәвам итә.
Вахитов һәм Идел буе районнарында социаль
инфраструктураны үстерү, шул исәптән социаль объектларның капиталь ремонты
дәвам итә. Ел дәвамында «Нестеров» торак комплексы һәм Р.Гәрәев урамында 2 яңа
балалар бакчасы төзелде, 41-нче мәктәп һәм 362-нче номерлы балалар бакчасы
ремонтланды, архитектура һәйкәле булып саналган өч мәктәп бинасы элеккечә
ремонтка мохтаҗ, дип билгеләп үтте спикер. Ул шулай ук районнарда спорт
объектларын төзү һәм ремонтлау эшләре дәвам ителгәне турында өстәп үтте – аерым
алганда, «Максат» яңа футбол манежы төзелде, «Касатка» олимпия резервы спорт
мәктәбе бинасына капиталь ремонт ясалды. Исегезгә төшерәбез, бу республиканың
беренче йөзү мәктәбе. Узган ел 21-нче гимназия территориясендә шулай ук ачык
типтагы физик культура-савыктыру комплексы ачылды, 14-нче мәктәп
территориясендә мини-футбол кыры ясалды. Яшүсмерләр клубларын ремонтлау буенча
эшләр актив алып барылган – мәсәлән, балаларны төзекләндерелгән «Алтын кул»
яшүсмерләр клубы каршы алган. Торак массивларда фельдшер-акушерлык пунктлары,
гомуми практика табиблары һәм участок педиатрлары офислары төзелеше дәвам
иткән.
2020 елда Вахитов һәм Идел буе районнарында юлларны
ремонтлау барышында 163 млн сумлык 12 юл яңартылды, дип хәбәр итте А.Лобов. Бистәләрдә
9 юл ремонтланды, тагын 10 юл агымдагы елның ремонт программасына кертелде.
Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта
Зур Казан боҗрасы төзелешенең беренче этабын төгәлләү – төп проектларның берсе
булды. «ТАССРның 100 еллыгы магистрале» исемен алган әлеге юл аша Россиядә иң
озын трамвай маршруты уза – аның озынлыгы 34 км тәшкил итә, дип искәртте
спикер. Узган елның әһәмиятле тагын бер вакыйгасы – Идел буе һәм Совет
районнары чигендә Нокса елгасы аша төзелгән күпернең ачылуы.
А.Лобов сүзләренә караганда, «Безнең ишегалды» дип
аталган ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы буенча, узган ел
районнарда, 56 объектка 545 млн сумлык ремонт ясалган. Моннан тыш, бер ел
эчендә районнарда 17,4 меңнән артык агач утыртылган.
Иҗтимагый киңлекләрне яңартуда шәһәр өчен төп проектлар
булып – Түбән Кабан күле яр буеның икенче чиратын ачу, «Авангард», «Мостай
Кәрим» скверларын, «Урам» экстрим-паркын, яңартылган «Чулпан» мәдәни үзәген һәм
аның янындагы яңа бульварны ачу торды.
А.Лобовның сүзләренә караганда, быел районнар
инфраструктурасын үстерүне дәвам итү планлаштырыла.