(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). Соңгы 10 елда Казанда спорт объектлары саны 1,5 мәртәбә артты диярлек. Узган елда гына да шәһәрдә 13 яңа спорт объекты төзелгән һәм 8 спорт объектын ремонтланган. «Бик зур эш эшләнде, спорт инфраструктурасын үстерү өлкәсендә башкарылган эшләрне тиз арада санап чыгу гына да зур эшләр күләме турында сөйли», - дип билгеләп үтте бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә. Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов ассызыклаганча, бүген шәһәрдә спорт һәркем өчен ачык.
«Локомотив» стадионы иң зур реконструкция объекты булып тора
Спорт учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы кысаларында 2020 елда шәһәрнең сигез учреждениесендә 248 млн сумнан артык суммага эшләр башкарылган. Казанда «Тасма» Олимпия резервы спорт мәктәбендә дзюдо бүлекчәсе бинасына капиталь ремонт ясалды. Өстәмә рәвештә стадион территориясендә йөгерү җиңел атлетика юлларын алыштырдылар.
«Касатка» спорт мәктәбе бинасында, анда танылган йөзүчеләр, шул исәптән күптән түгел генә йөзү буенча Россия чемпионатында югары дәрәҗәдәге осталык күрсәткән йөзүчеләр тәрбияләнә, бинаның эчке ремонты тәмамланган, су әзерләү һәм су белән тәэмин итүнең технологик җиһазларын алыштыру эшләре төгәлләнгән, бассейн касәсе ремонтланган», - дип сөйләде А.Салихов.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, капиталь ремонт программасы спорт объектларының матди-техник базасын торгызырга гына түгел, биналарның элеккеге йөзен торгызырга да мөмкинлек бирә. Шулай итеп, «Мотор» спорт мәктәбе бинасының беренчел йөзен торгыза алдык. Болардан тыш, яңа олимпия спорт төрләрен үстерү максатларында биредә скалодром урнаштырдылар, бу кыяга менү буенча бүлекне ачарга мөмкинлек бирде. Бу республикада Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы беренчелекләрен һәм чемпионатларын үткәрү мөмкинлеге бирә торган беренче скалодром. Кыяга менүнең яңа секциясенә инде 130-дан артык бала теркәлгән.
Маршрут урамы, 4 адресы буенча урнашкан чаңгы узышлары һәм спорт ориентлашуы буенча спорт мәктәбендә дә беренчел күренешне торгызу эшләре алып барылды. Биредә административ бинада төзелеш һәм территорияне төзекләндерү эшләре башкарылды, йөгерү юллары төзелде, спорт инвентаре сатып алынды.
«Казанда спорт инфраструктурасын реконструкцияләүнең иң масштаблы объекты булып «Локомотив» стадионы тора, анда эшләр 2018 елның апрелендә үк башланган иде. Беренче чират кысаларында 2020 елда меңнән артык кв.м мәйданлы физкультура-савыктыру комплексы реконструкцияләнде, сикерү чокырлары булган йөгерү юллары, 800 м озынлыктагы чаңгы-роллер трассасы, ату, гараж һәм стадионны яктырту мачталары төзелде», - дип сөйләде спорт комитеты рәисе.
Шулай ук узган елда стадионның икенче чиратын реконструкцияләү буенча проект эшләре башкарылды. Биредә трибуна асты һәм административ биналарны җимерү һәм яңадан төзү планлаштырыла. Бүгенгә ТР Экспертиза һәм бәяләр билгеләү идарәсендә уңай нәтиҗә алынды. Реконструкциянең икенче чиратын финанслау мәсьәләсе карала.
Мирный торак массивындагы чаңгы-биатлон комплексы чаңгы спорты төрләрен үстерүнең тагын бер үзәге булырга әзерләнә, дип өстәде А.Салихов. Комплекс проектына ярышлар һәм җәяү йөрү өчен трассалар, биатлон ату урыны, чишенү һәм чаңгылар әзерләү зоналары булган чаңгыны прокатка бирү бинасы керә. Трасса буйлап 3,2 чакрымга яктырту системасы да каралган. Хәзерге вакытта чаңгы прокаты бинасы, хуҗалык блогы биналары, шулай ук чаңгы трассасы төзү, планлаштыруны, коймаларны, яктыртуны һәм агач утыртуны да кертеп, беренче этап эше төгәлләнә.
2020 елда капиталь ремонт шулай ук республика һәм федераль объектларда да уздырылган. Фехтование буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе бинасында ике спорт залы, коридорлар, чишенү һәм душ бүлмәләре төзекләндерелде. Чирәмдәге хоккей үзәгендә 1-нче һәм 2-нче кырларда уенчылар һәм казыйялар кабиналарын, 2-нче кырда һәм аның тирәсендә асфальт өслекне алыштырдылар. Спорт сараенда медицина кабинеты һәм икенче шугалак ремонтланды. Ә Казан олимпия резервы училищесында керү төркемнәре, тәрәзәләр, ашханә һәм коридорларда эчке эшләр башкарылган.
Казанда экстрим-паркның ябык өлешен төзү дәвам итә
Казанда объектларны реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау белән бергә яңа спорт корылмаларын төзү буенча төрле программалар уңышлы гамәлгә ашырыла. «2016-2020 елларга Россия Федерациясендә физик культураны һәм спортны үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү дәвам итә. Бүгенге көндә шәһәрдә 299 млн сумнан артык суммага 118 спорт мәйданчыгы төзелгән инде. Шуның 10 мәйданчыгы 2020 елда төзелеп беткән.
Узган ел шулай ук «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Казан шәһәренең Идел буе районындагы 21-нче номерлы гимназиясе территориясендә «Ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы» төзелеше тәмамланды. Ул үз эченә трибуналы футбол кырын, йөгерү юлларын, воркаут-мәйданчыкны, җиңел атлетика секторын һәм чишенү бүлмәләре булган хоккей тартмасын ала.
Тиздән ишү спорт төрләре буенча спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә йорт базасына ия булачак. Түбән Кабан күленең яр буен төзекләндерү кысаларында бүген спорт төрләре буенча олимпия резервы шәһәр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен тренировка базасы төзү дәвам итә. «Хәзерге вакытта бинаны монтажлау, өч пирс төзү һәм территорияне төзекләндерү эшләре төгәлләнде инде. Эллингларның йөзү чараларын саклау һәм аларга хезмәт күрсәтү урыннары торгызылды. Бинаның тышкы һәм эчке фасадларын бизәү һәм җылылык челтәрләрен урнаштыру дәвам итә. Хәзерге вакытта финиш этабында эчке бизәкләү эшләре алып барыла», - диде А.Салихов.
2020 елда илдә иң зур «Урам» экстрим-паркының беренче чираты төзелеше тәмамланды. Җәйге чорда тулысынча күнегүләр базасын скейтбордистлар, самокатерлар, роллерлар һәм BMX-райдерлар алды. Мәйданчыкта инде ике халыкара ярышлар узды.
Шулай ук экстрим-паркта FIBA 3×3 таләпләренә җавап бирә торган алты стритбол мәйданчыгы төзелгән. Янәшәдә воркаут-мәйданчык, шулай ук паркур зонасы урнашкан. Ачык өлештә ике тулы форматлы футбол кыры һәм мини-футбол өчен өч кыр барлыкка килде.
Бүгенгә 8 мең кв метр мәйданда экстрим-паркның ябык өлешен төзү дәвам итә.
«Казанда спорт инфраструктурасын үстерү өлешендә 2020 елның төп вакыйгасы ике яңа эре спорт объекты төзелеше булды. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан шәһәрдә Чуйков урамында «Искәндәр» футбол-регби манежы һәм Танк урамында «Максат» футбол манежы барлыкка килде. Әлеге ике объект эше кышкы чорда футбол белән шөгыльләнүнең гамәлдәге урыннарын бушатырга ярдәм итәчәк һәм елның теләсә кайсы вакытында күнегүләр ясау мөмкинлеге булган спортчылар санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләде спикер.
«Максат» һәм «Искәндәр» - сменага 60 кеше йөри ала торган 160 урынга исәпләнгән 6 мең кв метрлы ябык тренировка комплекслары. Әгәр дә «Максат» футбол манежы булып тора икән, «Искәндәр» - Россиядә беренче футбол-регби манежы, дип аңлатты А.Салихов. Соңгы буын ясалма үләннәр, шулай ук «термопласт» уникаль тутырмасы ике манежның да аермалы үзенчәлеге булып тора.
«2020 ел Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Казан Мэры Илсур Метшин ярдәме белән куелган бурычларны хәл итү өчен гади булмаса да, спорт объектларын реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, төзү буенча барлык планлаштырылган эшләр тулысынча гамәлгә ашырылды», - дип йомгаклады Спорт комитеты рәисе.