(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). «Салават күпере» торак комплексында спорт гимнастикасы һәм акробатика буенча физкультура-савыктыру комплексы, «Весна» торак комплексында баскетбол үзәге, Гаврилов урамында боз аренасы һәм Жилплощадкада бассейн төзү проектлары әзер. «Безнең алда шәһәрнең һәр ерак районын һәркем файдалана алырлык спорт объектлары белән тулыландыру максаты тора. Бу бистәме, «Салават күпере» микрорайоны яисә Юдино торак массивымы - мөһим түгел», - дип белдерде бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.
2021 елда Казанда спорт инфраструктурасы объектларын реконструкцияләү, капиталь ремонтлау һәм төзү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә ике махсуслаштырылган спорт объектын - «Салават күпере» микрорайоны территориясендә спорт гимнастикасы һәм акробатика буенча физкультура-савыктыру комплексы һәм «Весна» торак комплексында Баскетбол үзәге - төзү турында карар кабул ителгән. Хәзер проект эшләре алып барыла. Комплексларның һәрберсендә махсуслаштырылган, универсаль һәм тренажер спорт заллары урнаштыру планлаштырыла, алар профессиональ спортчылар өчен дә, шәһәр халкы өчен дә ачык булачак.
Моннан тыш, шәһәрдә 65-нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе һәм «Ак Бүре» спорт мәктәбе территориясендә мини-футбол өчен ике мәйданчык барлыкка киләчәк. Тагын ике баскетбол-волейбол мәйданчыгы 41-нче һәм 43-нче номерлы гомуми белем бирү мәктәпләре территориясендә төзеләчәк. Шулай ук «Тасма» спорт мәктәбе территориясендә дзюдо спорт комплексы, Гаврилов урамы буенча ябык боз сарае, Сибгат Хәким урамында Пляж спорт төрләре үзәге һәм «Олимпиец» ябык бассейнына коры йөзү залы төзү планлаштырыла.
Төзелештән тыш, спорт объектларын реконструкцияләү буенча да масштаблы эшләр башкарылачак. «2021 елда Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән «Мотор» һәм «Савиново» футбол спорт мәктәпләрендә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Шулай ук Казан олимпия резервы училищесында түбә ремонтланачак», - диде спикер.
2020 елда Дәрвишләр бистәсендә «Ракета» стадионын реконструкцияләү буенча проект эшләре тәмамланды. Объектта трибуналарны, спорт сараен, суыткыч станциясен реконструкцияләү, шулай ук территорияне төзекләндерү һәм тагын бер суыткыч станциясен төзү планлаштырыла. Эшләрне дүрт этапка бүлү карала.
Быел җәйге савыктыру лагерьларына капиталь ремонт программасы буенча «Яшь гвардия» лагеренда төзелеш-монтаж эшләре планлаштырылган, шулай ук «Экран» лагере буенча проект эшләре башлап җибәреләчәк. Капиталь ремонт үткәрү әлеге учреждениеләрнең үткәрүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Әлегә бу проектлар гына, әмма алар әзер инде, моңа шактый акчалар тотылган. Татарстан һәм Россия Финанс министрлыгы, Татарстан һәм Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы быел акча табар һәм без тиешле финанслау алырбыз, дип өметләнәбез», - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бу объектлар мөһимлеге буенча территорияләр үсешеннән дә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, сәламәтлек саклау объектлары төзүдән дә калышмый. «Бу балаларны, яшүсмерләрне мәшгульлек белән тәэмин итү, бу барлык казанлыларның сәламәт яшәү рәвеше: яшь һәм профессиональ спортчыларның да, өлкән яшьтәге халыкның да. Шуңа күрә спорт инфраструктурасын үстерү - «Сәламәт җәмгыять» партия программасының мөһим өлеше, - дип йомгаклады Казан Мэры.