(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар, Алинә Бережная). Бүгенге көннән башлап Казан мәктәпләрендә балалар туклануы буенча даими ата-аналар контроле эшли башлый. Һәр көнне мәктәп ашханәләрендә әти-әниләрнең берәрсе ашамлыкларның сыйфатын һәм туклануны оештыруны шәхсән бәяләү өчен кизү торачак. Казан Мэры Илсур Метшин әлеге система мәктәп туклануын оештырганда барлыкка килә торган барлык мәсьәләләрне дә хәл итәргә ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде.
«Ата-аналар контроле безгә кыска вакыт эчендә мәктәп туклануының барлык нечкәлекләрен җайга салырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышанам. Бездә тикшерелүчеләр һәм тикшерүчеләр юк, өлкәннәр балалар мәнфәгатьләрендә берләште», - дип белдерде шәһәр башлыгы. Илсур Метшин искә төшергәнчә, көн саен туклану департаменты 270 мең кайнар аш әзерли. «Без кайнар туклануны оештыру буенча шактый нәтиҗәле система булдырдык. Туклану департаменты 270 мең кайнар төшке аш әзерли, һәм бу зур җаваплылык. Бер звено - иҗтимагый контроль юк иде. Кыска вакыт эчендә балалар мәнфәгатьләрендә берләшеп, уртак диалогта бу мәсьәләне хәл итә алырбыз, дип ышанам», - диде Илсур Метшин.
Ул билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә балаларның сәламәт туклануы программасы үзен бөтенроссия дәрәҗәсендә уңышлы күрсәтте, шуңа күрә тиешле планканы тотарга кирәк. «Безнең «Сәламәт туклану - балаларга» программасы Яңа ел алдыннан «Россиянең сәламәт шәһәрләре» конкурсында җиңүче булды. Бу яхшы нәтиҗә, күрсәткеч, әмма эш бик күп булачак», - дип йомгаклады мэр.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов мәктәпләрнең, ата-аналарны сыйныфларга, параллельләргә яки башка категорияләргә бүлеп, үзләре өчен уңайлы кизү тору графикларын эшләүләрен искәртте. «Безнең бурыч барлык уку көннәрендә ата-аналарның кизү торуын тәэмин итү генә түгел, ә шул ук вакытта мөмкин кадәр күбрәк гаиләләрне колачлау да. Әгәр без яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгу турында сөйләсәк, барлык фикерләрне исәпкә алу мөһим», - диде Ирек Ризванов.
Азык-төлекне бәяләүдә субъективлыкка юл куймас өчен, әти-әниләр бердәм чек-листтан кулланачак. Ул төшке аш залында менюның булуы, аңа бирелгән ризыкларның туры килүе, ашханәдәге чисталык, бирелгән азыкның температурасы һәм ризыкның тәме кебек пунктларны үз эченә ала. Онлайн-анкетны тутыру нәтиҗәләрен Мәгариф идарәсе һәм азык-төлек департаменты анализлаячак. Ашханәгә кергәндә әти-әниләр термометрия узачак һәм шәхси саклану чараларында булачак.
Ирек Ризванов шулай ук 5-11-нче сыйныф укучыларына мәктәптә туклануга көн саен 8 сум бүлеп бирү рәвешендә өстәмә ярдәм күрсәтеләчәген искәртте. Әлеге суммага укучы гамәлдәге туклану комплексларына (буфет продукциясеннән тыш) ташлама алырга яисә өч төрле алмаш комплекс тәкъдим итәчәк өстәмә туклану сайларга мөмкин.
«Субсидия укучыга мәктәптә булган очракта бирелә. Балалар аны акча рәвешендә түгел, ә көндәлек туклану мөмкинлеге рәвешендә ала. Шуңа күрә дәресләрне авыру яки башка сәбәпләр аркасында калдырган көннәрдә субсидия бирелми, - дип ассызыклады Ирек Ризванов. Шулай ук ташламалар аккумуляцияләнми һәм көн саен кулланыла. Процесс «Белем бирү картасы» сервисы ярдәмендә контрольдә тотылачак. Файдаланылмаган акчалар ел азагында республика бюджетына кайтарылачак.
Укучыларның ташламалы категориясе өчен 8 сум түләүле кайнар ризык яки азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү чыгымнарына кертеләчәк (өйдә укыганда).