(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). 2020 ел нәтиҗәләре буенча Казан халкының 51%-тан артыгы спорт белән даими шөгыльләнә.
10 ел элек бу күрсәткеч 18,7% тәшкил иткән. «Без сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, спорт белән даими шөгыльләнүче казанлылар санын арттыруга омтылабыз. Бу безнең өчен төп бурычларның, төп өстенлекләрнең берсе. Без бу күрсәткеч ел саен артсын өчен системалы рәвештә эшлибез», - диде бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов хәбәр иткәнчә, узган ел ахырында Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы профильле юнәлештә төбәкнең иң яхшы вәкилләрен бүләкләде. Традиция буенча Казанны күп кенә номинацияләрдә аерып күрсәттеләр. «Аеруча шунысын билгеләп үтәсе килә, Казан «Спорт резервын әзерләү һәм спортның база төрләрен үстерү буенча Татарстан Республикасының иң яхшы шәһәре» номинациясендә 100 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләр арасында җиңде», - дип сөйләде Альберт Салихов.
Моннан тыш, 2014 елдан башлап беренче тапкыр Казанга иң яхшы күрсәткечләргә һәм үсеш динамикасына ирешкән өчен «ГТО алдынгысы» исеме бирелде. Бу җиңүнең билгесе итеп шәһәргә тантаналы рәвештә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы әләме тапшырылды.
«Массакүләм спорт һәм югары казанышлар спорты һәрвакыт кулга-кул тотынып бара. Без яшь һәм профессиональ спортчыларыбызның уңышлары өчен шатланабыз. Әйдәгез, бу елны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырудан, яхшы эшләүдә һәм даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүдә үрнәк булудан башлыйбыз», - диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Шәһәрдә спорт инфраструктурасын үстерү дәвам итәчәк, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Бүген Татарстан башкаласында 12 чаңгы базасы, 8 чаңгы трассасы, массакүләм шуу өчен 18 шугалак, 78 ачык хоккей тартмасы, 10 боз аренасы эшли, прокатта 3000 пар тимераяк бар. «Яңа ел каникуллары вакытында паркларда һәм скверларда һәм спорт объектларында күп санда гаиләләрне күрү шатлыклы иде. Иҗтимагый киңлекләр үсешенең яңа юнәлеш алуын күрү бик рәхәт. Без моның өчен шартлар булдыруны дәвам итәчәкбез. Чөнки үсештән, системалы якын килүдән башка мондый нәтиҗәләргә ирешү мөмкин булмас иде», - дип йомгаклады И.Метшин.