(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда агымдагы елның гыйнвар аенда кискен респиратор-вируслы инфекцияләр, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны узган елның декабере белән чагыштырганда кимегән. Шуңа да карамастан, вирус таралуга юл куймас өчен, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык тәкъдимнәрен үтәргә кирәк, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. «Бу планда Яңа ел могҗизасы тәгаен булмаячак - пандемия яңа елга безнең белән бергә күчте. Вирус таралу куркынычы беркая да китмәде, барлык кабул ителгән чараларны катгый үтәргә кирәк», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы бүгенге эшлекле дүшәмбедә.
10-нчы гыйнварга Казанда COVID-19 йоктыруның 7837 расланган очрагы теркәлгән, дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Узган тәүлектә Татарстан башкаласында тагын 52 кеше авырып киткән, ә тулаем алганда республикада 90 яңа йоктыру очрагы ачыкланган.
В.Жаворонков сүзләренчә, COVID-19 диагнозы куелган пациентларны дәвалау өчен ятакларда җитешсезлекләр теркәлмәгән. «Коронавируслы пациентларга бушлай дарулар бирү дәвам итә. Казан шәһәренең волонтерлык хәрәкәтенә битараф булмаганнары һәм илтеп җиткерүне тәэмин иткәннәре өчен, шулай ук оештыру эшләре өчен Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты зур рәхмәт», - диде спикер.
Гомумән алганда, аның сүзләренчә, Татарстанда һәм аның башкаласында узган елның декабере белән чагыштырганда 2021 елның гыйнварының беренче декадасында кискен респиратор-вируслы инфекцияләр, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимегән. Әмма мондый күрсәткечләргә санитар-эпидемиологик чараларны үтәү нәтиҗәсендә ирешелде, дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин.
«Бәхеткә, авыру акрынрак темплар белән тарала, цифрлар үзләре өчен сөйлиләр. Ләкин алар элеккечә гаять зур, һәм таралу куркынычы беркая да китмәде, - диде ул. - Яңа календарь елның түр башына без Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык күрсәтмәләрен, шул исәптән битлек режимын, социаль дистанцияне һәм башка чараларны катгый үтәүне куябыз, алар узган елда безнең тарафтан нигез итеп алынган иде. Алар безгә вирус таралу белән көрәшергә, илнең башка төбәкләре фонында азмы-күпме нормаль нәтиҗәләргә ия булырга мөмкинлек бирде».
Күп илләрдә бүген вирусның яңа штаммнары барлыкка килә, дип искәртте Мэр, шуңа күрә тынычланырга иртә әле. «Әлбәттә, уңай кәеф - пандемия белән көрәштә иң мөһим факторларның берсе, ләкин безнең мондый нәтиҗәләргә нәрсә ярдәмендә ирешүебезне аңлатырга кирәк: кешеләрнең җаваплылыгы, һәркем үз урынында үти торган тиңдәшсез чаралар, - дип ассызыклады И.Метшин. - Болар көз башында булган саннарны киметергә мөмкинлек бирә. Сак булыгыз һәм табибларның киңәшләрен үтәгез».