(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар, Алинә Бережная). Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехник эшләнмәләрдән 4 кеше, шул исәптән 2 бала зыян күргән. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов хәбәр итте.
20-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булды, дип искәртте Фердинант Тимерханов. Казанда пиротехниканы эшләтеп җибәрү өчен дүрт махсус мәйданчык билгеләнгән иде. Шул ук вакытта күп кенә казанлылар фейерверкларны санкцияләнмәгән урыннарда җибәргән - дүрт кеше, шул исәптән ике бала зыян күргән.
Кызганычка каршы, янгыннарсыз да булмады, диде Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы. Барлыгы 28-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр Казанда 43 шундый очрак булды. «Халык белән профилактик эш уздыру нәтиҗәсендә күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 29,5%-ка түбәнрәк, янгында бер кеше үлгән, 9 кеше зыян күргән», - дип сөйләде Ф.Тимерханов. Шулай ук исле газ белән агулануның 3 очрагы теркәлгән, 6 кеше зыян күргән.
Бәйрәм көннәрендә коткаручылар балалар күпләп була торган 407 объектны контрольдә тоткан, ә 6-нчы гыйнвардан 7-нче гыйнварга каршы төндә 36 чиркәүгә һәм гыйбадәтханәгә хезмәт күрсәткән. Фердинант Тимерханов сүзләренә караганда, Яңа ел көннәрендә шәһәрнең бердәм диспетчерлык хезмәтенә халыктан 6 мең 440 мөрәҗәгать килгән. «Барлык шалтыратулар буенча тиешле чаралар күрелде», - диде ул.
Казан Мэры Илсур Метшин Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.