(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь, Ксения
Швецова). Бүген Ратушада узган Казан шәһәр думасының III сессиясендә милли
телләрне саклау өчен шартлар турында фикер алыштылар. Шәһәрдә, тулаем
республикада кебек үк, махсус укыту программаларын эшләргә, милли үзәкләр
булдырырга һәм мәдәни һәм мәгариф проектларын гамәлгә ашырырга кирәк, дип
билгеләп үтте шәһәр Мэры Илсур Метшин. «Безнең төп максат – Казанда яшәүче
халыкларның бердәмлеге, аларның телләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру»,
– дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
«Балалар бакчалары һәм мәктәпләр
яңа методикалар буенча эшләүче кадрларга мохтаҗ»
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте, дип искәртте үз чыгышында Казан
шәһәре думасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе
рәисе Гүзәл Сәгыйтова. «Бу сорау көннән-көн күбесен борчый, – диде ул. Тел язмышы – милләт язмышы, диләр халыкта. Ул
юкка чыгачак яки сакланачак – моның өчен һәрберебез җаваплы». ЮНЕСКО
мәгълүматлары буенча, дөньяда 6700 тел бар, әмма елына якынча 30-35 тел юкка
чыга, дип өстәде спикер. Россиядә исә 150-дән артык тел бар, шуларның 131-е
ЮНЕСКОның юкка чыгу чигендәге телләр исемлегенә кертелгән, алар арасында –
чуваш, удмурт, башкорт һәм кырым татарлары теле.
«Безнең буын алдында яңа максатлар һәм бурычлар тора.
Россиядә рус булмаган халыклар телләренә кызыксынуны кире кайтару – безнең
көчебездә», – дип ышана Г.Сәгыйтова. Аның сүзләренә караганда, 90 нчы елларда
ачылган күпсанлы мәктәпләр һәм балалар бакчалары чын милли «учаклар» булган,
алар ярдәмендә берләшмәләр төзи һәм татар телле буын формалаштыра алган.
«Бүген мондый берләшмәләр бик аз, – диде спикер. –
Берничә елдан соң көн яктысында шәм яктыртып татар теле белгечләрен эзләргә
туры килмәячәген беркем дә гарантияли алмый. Инде бүген үк балалар бакчалары
һәм мәктәпләр яңа методика буенча эшләүче кадрларга мохтаҗ».
«Шәһәрнең һәр районында көчле
татар мәктәбе булырга тиеш»
Татар телен саклау өчен Г.Сәгыйтова берничә чара
күрергә тәкъдим итте, беренче чиратта мәгариф өлкәсендә. Аерым алганда, аның
фикеренчә, татар телен укытуның заманча һәм нәтиҗәле системасын камилләштерүгә
игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, «Сәлам» дәреслекләрен куллану һәм тарату кайбер
нәтиҗәләргә китерер иде, дип саный Г.Сәгыйтова.
«Безнең өчен татар телен белүче тәрбиячеләр һәм
укытучыларның санын белү мөһим. Үз эшчәнлеген уңышлы алып баручы кадрлар бар.
Үз тәҗрибәләре белән уртаклаша алсын өчен мондый педагоглар исемлеген җыярга
кирәк, һәм бу да үз җимешләрен бирер иде», – дип өстәде депутат. Шулай ук
Г.Сәгыйтова, укытуның алдынгы ысулларын кулланып, тәрбиячеләр һәм укытучылар
өчен интенсив курслар оештырырга тәкъдим итте.
Татар мәгарифе өлкәсен үстерүгә грантлар һәм мотивация
программалары ярдәм итәргә мөмкин, ә ата-аналарга, үз чиратында, татар
төркемнәрендә балаларга белем бирүнең нинди өстенлекләре барлыгын аңлатырга
кирәк.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында төрле юнәлешләр
буенча татар телендә өстәмә кызыклы түгәрәкләр: робототехника, математика,
анимацияләр булдыру зарур. «Бу очракта ата-аналарга татар төркемнәренә
балаларын бирү җиңелрәк булачак, – диде Г.Сәгыйтова. – Сүз татар телендә белем
бирүче мәктәпләр һәм балалар бакчалары турында гына бармый. Хәзерге вакытта
татар мәктәпләре җитмәсә, татар төркемнәрен, сыйныфларын булдырырга мөмкин».
Шәһәрнең һәр районында телне өйрәнү буенча методик
үзәк функциясен үтәүче көчле татар мәктәбе булырга тиеш, дип ассызыклады
спикер. Мисал итеп ул 2-нче гимназияне китерде. «Шулай ук киләчәктә рус телле
балалар бакчалары һәм мәктәпләре белән бергә полилингваль белем бирү яисә татар
телендәге учреждениеләрендә үстерү мөһим – дип өстәде депутат. – Туган телләрне
өйрәнү буенча онлайн-платформаларның санын һәм сыйфатын арттыру татар телен
дистанцион укыту системасында камилләштерү кирәк».
Бүген Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәбе эшли, анда
500-дән артык бала белем ала, дип искәртте Г.Сәгыйтова. Урта мәктәпләрдә шулай
ук туган тел төп тел буларак укытыла торган төркемнәр дә бар. Халыклар дуслыгы
йорты базасында Татарстан халыклары ассамблеясе дә шактый эш башкара.
«Шәһәрдә тел мохите тудырырга
кирәк»
Тел өйрәтү буенча укытучылар һәм тәрбиячеләрнең
тырышлыгы бушка китмәсен өчен шәһәрдә тел мохите тудырырга кирәк, дип саный
Г.Сәгыйтова. «Казанда ике дәүләт теле бертигез гамәлдә булмау төп
проблемаларның берсе булып кала һәм җәмәгатьчелек тарафыннан еш тәнкыйтьләнә»,
– диде нотыкчы. Ул Казан урамнары атамалары муниципаль һәм хосусый оешмаларда
иҗтимагый биналарда элмә, визуаль-аудио мәгълүматны афиша, билборд, банерлар
мониторингын уздыру, хаталарны төзәтү мөһимлеген билгеләде. Яңа объектлар
тапшырылганда, икетеллелек предметына лингвистик кабул итү үткәрү зарур.
Татарстан Республикасының дәүләт телләре арасындагы
тигезлекне рәсми чараларда да саклау мөһим, дип өстәде спикер. «Утырыш-киңәшмәләрдә
югары җитәкчелекнең чыгышлары ике телдә булу зарур. Кемдер инде русча, яисә
минем кебек бүген татарча гына сөйли икән синхром тәрҗемә белән тәэмин итү
полилингваль заман таләбе», – диде ул.
«Константин Хабенский студияләре
үрнәгендә тел өйрәнелә торган театр студияләре төзергә мөмкин»
Тел үсешенең тагын бер юлы – мәдәният. Г.Сәгыйтова
Казанда мәктәп укучыларын татар театрлары белән таныштыру программасын
булдырырга кирәк дип ышана. «Театрлар, мәктәпләр белән бергә Константин
Хабенский студияләре үрнәгендә параллель рәвештә телне үзләштерә торган
театраль студияләр булдырырга була. Шушында ук журналист, тәнкыйтьчеләр,
театраль блогерлар, хәтта драмматурглар да әзерләргә мөмкин», – дип уртаклашты
идеяләре белән спикер.
Туган телнең исән калу мәсьәләсе гасырлар буенча
Татарстанда татар һәм рус белән янәшә яшәүче чуваш, мари, удмурт, башкорт һәм
башка халыкларның да авырткан сөяле. Алар телләрен башлыча гаиләдә генә
саклауга дучар, дип билгеләп үтте Г.Сәгыйтова. Казанда бу халыкларның
үзенчәлеген саклап калу өчен барлык шартлар да тудырылган, дип өстәде ул.
Казан элек-электән төрле милләтләрне берләштерүче үзәк
булган, һәм без толерантлык үрнәге булып торабыз, дип ассызыклады Г.Сәгыйтова.
Ул Казанда Россия халыкларының туган телләренә һәм мәдәниятенә багышланган
бөтенроссия конференциясе үткәрергә тәкъдим итте. «Бу өлкәдә көнүзәк
проблемаларны тикшерү, анализлау һәм хәл итү өчен Казан җитди мәйдан була алыр
иде, – дип ышана Г.Сәгыйтова. – Шулай ук Туган телләр елында билбордларда,
тукталышлардагы реклама такталарында туган телләрдә иҗат иткән
язучы-шагыйрьләрнең канатлы сүзләрен, яисә халык мәкалләрен бастыру елны да,
телләрне дә популярлаштырыр иде.»
Илсур Метшин Г.Сәгыйтованың идеяләрен һәм
инициативаларын хуплады, Казанга бу юнәлештә һәм тулаем бөтен республикага киләсе
елда зур эш алып барырга кирәк булачагын билгеләп үтте. «Туган телне,
гореф-гадәтләрне саклау – һәр кешенең бурычы. Һәм без бу эшне оештырырга ярдәм
итәргә тиеш, – диде шәһәр башлыгы. – Безнең эш бер ай, бер ел гына дәвам итәргә
тиеш түгел».
Г.Сәгыйтова үз докладында әйткән тәкъдимнәрне
игътибарга алырга кирәк, дип ассызыклады Мэр. «Башкарма комитет җитәкчесе
Рөстәм Гафаровтан һәм барлык структурадан әлеге эшне кыска вакыт эчендә
башкарып, депутатларга бу турыда хәбәр итүне сорыйм, – диде ул. – Әлеге
эшебездә сезнең һәм республика органнарының ярдәменә өметләнәбез».