(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь, Алена
Мирошниченко). Бүген шәһәр Ратушасында узган Казан шәһәре думасының III
сессиясендә 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына Казан бюджетын кабул
иттеләр. Әйтик, 2021 елга шәһәр бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 28 млрд
138 млн 258 мең сум тәшкил итәчәк, 2022 елга – 27 млрд 552 млн 78 мең сум, 2023
елга – 27 млрд 774 млн 624 мең сум. Казан Мэры Илсур Метшин утырыш барышында
шәһәр Башкарма комитетына бюджет балансын сакларга һәм шәһәрнең барлык
йөкләмәләрен тулысынча финансларга мөмкинлек бирәчәк барлык чараларны алдан
күрергә һәм уздырырга кушты.
Утырышта шәһәр бюджеты проектын финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин
тәкъдим итте.
2021 елда барлык керем чыганаклары буенча диярлек агымдагы елда гамәлдә
булган салым ставкалары һәм чигерүләр нормативлары саклана. Түләүләрнең өстәмә
нормативы физик затлар керемнәренә салым буенча арткан, агымдагы ел белән
чагыштырганда ул 1,85%-ка артачак. Финидарә башлыгы депутатларга НДФЛ буенча
кертемнәр, гадәттәгечә, хезмәткә түләү фондын арттыру исәбенә арта, дип
аңлатты.
Бюджетның керем өлеше 28 млрд 138 млн сум күләмендә фаразланган, бу 2020
елга расланган бюджеттан 3 млрд 174 млн сумга күбрәк. 2021 елга салым һәм салым
булмаган керемнәрнең гомуми күләме 15 млрд 296 млн сум тәшкил итә, шуларның 13
млрд 143 млн сумы салым керемнәренә туры килә һәм 2 млрд 152 млн сумы салым
булмаган керемнәргә туры килә. Бюджетара трансфертлар 12 млрд 842 млн сум
күләмендә каралган
«2021 елга шәһәр бюджетының керем өлешенең үзенчәлеге шунда: берничә ел
эчендә беренче тапкыр үз керемнәре буенча план агымдагы ел планыннан түбәнрәк.
Моннан тыш, бюджетара трансфертлар шактый арттырылды», – диде спикер.
Казан бюджетының салым керемнәренең төп чыганаклары булып, элеккеге
еллардагы кебек үк, физик затлар керемнәренә салым, җир салымы һәм тулаем
керемгә салым кала. Аларга бюджетның барлык салым керемнәренең 89%-ы туры килә.
Физик затлар керемнәренә салым иң зур керем чыганагы булып тора, ул шәһәр
бюджеты керемнәренең зур өлешен тәэмин итә. 2021 елга аның буенча кертемнәр 6
млрд 74 млн сум күләмендә фаразлана.
«Җир салымы икенче иң зур керем чыганагы булып тора. Бу шәһәр бюджетына
тулысынча күчерелә торган җирле салым. 2021 елга фараз 3 млрд 283 млн сум
тәшкил итә, бу 2020 ел бәясеннән 142 млн сумга кимрәк. Җыелма керемгә салымнар
буенча кертемнәр 2 млрд 351 млн сум күләмендә фаразлана. Бу кече бизнес
салымнары һәм шәһәр бюджетының салым керемнәрендә аларның өлеше 18% чамасы
тәшкил итә», - дип сөйләде И.Мөхәммәтшин.
Шулай ук физик затлар мөлкәтенә салым да бюджетның эре керем чыганагы булып
тора, аның керемнәре 1 млрд 73 млн сум күләмендә бәяләнә. Шулай ук шәһәр
бюджетына 363 млн сум күләмендә башка салым керемнәренең керүе планлаштырыла.
2020 елга шәһәр бюджетына салым булмаган керемнәр 2 млрд 152 млн.сум, ягъни
үз керемнәренең 14% ын тәшкил итә. Бирегә, шул исәптән, муниципаль милектәге
мөлкәтне файдаланудан һәм мөлкәтне һәм җир кишәрлекләрен сатудан керемнәр
кертелгән.
Шәһәр бюджетының зур керем чыганагы шулай ук Татарстан Республикасы
бюджетыннан килә торган бюджетара трансфертлар. 2021 елга бюджет проектында
аларның керүе 12 млрд 842,5 млн сум күләмендә фаразлана, бу агымдагы елның
расланган бюджеты дәрәҗәсеннән 3 млрд 756 млн сумнан артык. Спикер аңлатып
узганча, түләүсез керемнәр күләмен арттыру шәһәргә һәркем өчен мөмкин булган
һәм түләүсез белем бирүне оештыруга һәм авария хәлендәге торак фондыннан
гражданнарны күчерү чараларын тәэмин итүгә субсидия каралуга бәйле. Моннан тыш,
җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә
субвенция күләмнәре 178 млн сумга арткан. Шулай ук беренче тапкыр кече яшьтәге
мәктәп укучыларына бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүгә 418 млн. сум
күләмендә субсидия каралган.
2021 елга Казан бюджетының чыгым өлеше 28 млрд 138,3 млн сум күләмендә
формалаштырылган, бу елда расланган бюджетка үсеш темпы 112,7%-ка. «Алдагы
еллардагы кебек үк, чыгымнарның иң зур өлеше - 78%-ы социаль-мәдәни өлкәгә туры
килә. Бу юнәлеш буенча чыгымнарның артуы 2020 ел белән чагыштырганда 2 млрд 718
млн сум тәшкил итте», - дип билгеләп үтте Финидарә җитәкчесе һәм бу мәктәпкәчә
учреждениеләрдә ата-аналарның түләү күләме үзгәрү, 1-4-нче сыйныфларның бушлай
кайнар туклануын оештыру, мәктәп укытучыларына сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә
түләүләр кертү, укучылар саны арту һәм учреждениеләрнең яңа челтәрен кертү
белән бәйле, дип өстәде.
Спикер сүзләренә караганда, социаль-мәдәни өлкә мәгариф чыгымнарын үз эченә
ала: мәгариф – 17 млрд 679 млн сум, социаль сәясәт – 1 млрд 779,6 млн сум,
физик культура һәм спорт – 1 млрд 36 млн сум, мәдәният – 895 млн сум, яшьләр
сәясәте – 582 млн сум, сәламәтлек саклау М 20,9 млн сум.
Бюджетның башка чыгымнары күләме 6 млрд 146 млн сум тәшкил итә. Шуның 2
млрд 380 млн сумы гомумдәүләт мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдереләчәк, 1 млрд 587
млн сумы М «Милли икътисад» бүлегенә, анда чыгымнарның төп өлеше юлларны һәм
ясалма корылмаларны тотуга туры килә. «Торак-коммуналь хуҗалыкка» 1 млрд 523
млн сум акча җибәрү планлаштырыла, алар урамнарны яктыртуны оештыруга, яшел
утыртмаларны карап тотуга, шулай ук торак фондына капиталь ремонт ясауга
барачак. «Милли иминлек» бүлеге буенча чыгымнар 202 млн сум тәшкил итәчәк,
нигездә – җәмәгать тәртибен саклауның терәк пунктларын тотуга. Әйләнә-тирә
мохитне саклауга 103 млн сум бүлеп бирелгән.
«2021 елга Казан бюджеты проекты күрсәткечләре эшләнелгән һәм бюджетның
гомуми баланслылыгы принцибына җавап бирә. Югарыда аталган параметрлардан
чыгып, 2021 елга шәһәр бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 28 млрд 138 млн 258
мең сум тәшкил итәчәк, 2022 елга - 27 млрд 552 млн 78 мең сум, 2023 елга – 27
млрд 774 млн 624 мең сум», – дип йомгаклады спикер.
Исегезгә төшерәбез, 22-нче октябрьдә бюджет проекты Казанның документлар
һәм хокук актлары җыентыгында басылып чыкты, 9-нчы ноябрьдә гавами тыңлаулар узды, шуннан соң проект Казанның даими комиссияләре утырышларында каралды.
Аңа 60-тан артык тәкъдим һәм искәрмә кертелде, аларның барысы да
гомумиләштерелде һәм эшкә кабул ителде.