(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь, Алинә Бережная).
Казанда Хәтер һәм Дан елында төрле дәрәҗәдәге 50-дән артык проект һәм чараны
тормышка ашыру планлаштырылган иде – ветераннарга бару, һәйкәлләрне
төзекләндерү, патриотик акцияләр үткәрү һәм башкалар. Казан Мэры Илсур Метшин бүген
дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының III сессиясе утырышында
ассызыклаганча, бу ел Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән барлык кешеләргә
рәхмәт әйтергә тагын бер сәбәп булды.
«Без барыбыз да Бөек Ватан сугышы ветераннарының, анда катнашучыларның балалары, оныклары Һәм оныкчыклары, һәм безнең йөрәкләрдә һәрвакыт илебез һәм Җиңү хакына үз гомерләрен салган кешеләребезгә карата чиксез хөрмәт һәм горурлык яшәячәк, – диде Илсур Метшин. – Без алар белән һәр көн горурланабыз, юбилей елы сугыш фронтларында һәм тылда, заводларда, фабрикаларда, госпитальләрдә һәм фәнни лабораторияләрдә ялсыз эшләп, бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләргә хөрмәт күрсәтү өчен тагын бер сәбәп булды».
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, коронавирус инфекциясе пандемиясенә карамастан, Казанда күп нәрсә эшләнде – онлайн-режимда бәйрәм чаралары уздырылды, ветераннар яши торган ишегалларын, фатирларны төзәтү һәм төзекләндерү эшләре башкарылды, истәлекле медальләр, бүләкләр тапшырылды.
Казанда Хәтер һәм дан елы нәтиҗәләре һәм патриотик тәрбия турында тулырак мәгълүмат белән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек 2019 елда ук башланган.
Җиңү көне алдыннан Казан ветераннарына 8336 «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медале тапшырылды.
Истәлекле елда Җиңү паркында үзәк мемориаль зонаны бизәүгә зур игътибар бирелде, Мәңгелек ут территориясендә Совет солдатына һәйкәл төзелде һәм ачылды, аның образы булып, Рейхстаг өстендә флаг күтәрүдә катнашкан Гази Заһитов тора.
Хәтер һәм дан елында Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелү истәлекле вакыйга булды. Әлеге исем Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелды. Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турындагы инициативаны 2 млн 500 меңнән артык кеше хуплады. Казан халкы күпчелек тавыш белән стеланың территориаль яктан Оренбург трактында урнашуы өчен өстенлек бирде.
Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, Хәтер һәм дан елында барлыгы 50-дән артык проект һәм чара гамәлгә ашыру планлаштырылган. Чаралар пандемия аркасында онлайн- режимга күчерелде, шул исәптән виртуаль киңлектә 120 мең кешене җыйган «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясе дә. Ә Җиңү көнендә шәһәр өстендә Россия, Татарстан Республикасы һәм Җиңү Байрагы белән Ми-8 вертолетлары очты, Казансу акваториясе өстеннән очышны Ту-160 «Ак аккош» бомбардировщигы да башкарды. Рөстәм Гафаров Җиңү көне алдыннан тантананың төп сәбәпчеләренә – ветераннарга аеруча игътибар бирелүе турында сөйләде. Быел беренче тапкыр бәйрәм концертлары аларның тәрәзә астында оештырылды. «Күңелле тамашалар йөрәккә мәхәббәт белән узды һәм, әлбәттә инде, ветераннарга да, бу вакытта янәшәдә булган барлык казанлыларга да кәефләрен күтәрде», – дип сөйләде Рөстәм Гафаров.
Казан гарнизоны гаскәрләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тантаналы узуы быел 24-нче июньдә булды, трибуналарда чикләүләр кертелү сәбәпле, 20 генә сугыш һәм тыл ветераны, шулай ук шәһәрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.
«Моннан тыш, Татарстан башкаласы «Җиңү маршы» акциясендә катнашты, социаль челтәрләрдә онлайн-режимда Бөек Ватан сугышы чоры җырлары башкарылды, ә республиканың Дәүләт камера хоры инициативасы белән «Җиңүгә кадәр 15 җыр» онлайн-проекты эшли башлады», – дип сөйләде Рөстәм Гафаров.
Патриотик акцияләрне шәһәр мәктәпләре дә хуплады – алар бөтенроссия проектларында катнашты.
Гадәттәгечә, чараларны оештыруда һәм үткәрүдә шәһәрнең актив патриотларын һәм инициативалы кешеләрен берләштергән иҗтимагый оешмалар зур ярдәм күрсәтә. Барлыгы Казанда гражданнар-патриотик юнәлешле 924 иҗтимагый берләшмә һәм оешма исәпләнә. Иң зурларыннан берсе – яшь армиячеләр мәктәп хәрәкәте. Аларның сафларында алты меңнән артык Казан укучысы бар. «Хәрәкәт акыллы, кыю, теләсә кайсы вакытта аны якларга әзер патриотларның яңа буынын тәрбияләү белән шөгыльләнә», – дип билгеләде Рөстәм Гафаров.
«Юнармия» патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы начальнигы Александр Бородин быел Казанда Абдулла Алиш исемендәге Шәһәр балалар иҗаты сарае базасында Юнармия йорты ачылды, дип сөйләде. Хәзер яшь армиячеләр ветераннар белән очрашулар оештыра, балалар хәрәкәтен үстерү буенча оештыру мәсьәләләрен хәл итә алачак. Һәм мондый йортлар, Александр Бородин фикеренчә, республиканың барлык районнарында да барлыкка килергә тиеш. Шул ук вакытта яшь армия отрядларын техникумнар һәм көллиятләр базасында да үстерергә кирәк. «Көллият базасындагы отрядлар Юнармия эшчәнлегендә яхшы ярдәм булачак. Бу укучыларга һәм студентларга тәҗрибә алмашырга мөмкинлек бирәчәк», – диде Александр Бородин.
Яшьләрне патриотик тәрбияләү белән «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәтенең Казан бүлеге дә шөгыльләнә. Яшьләр парламенты Секретаре, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү, тәрбия һәм хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы, эшмәкәрлек, эшкә урнашу һәм тормышта үзеңне табу мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы, «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары Фаина Гринь хәрәкәттә 7,5 мең кеше катнашуын, бер ел эчендә генә дә активистларның 500-дән артык чара үткәрүләрен әйтте. Җиңү волонтерлары тарафыннан ике флагман проект эшли башлады: «Ветеран online» аның кысаларында волонтерлар ветераннарны компьютер белеменә өйрәтә, шулай ук «Skype» программасы ярдәмендә ветераннарның үзара аралашуында ярдәм күрсәтә һәм «Мобильный бригада», аның кысаларында Җиңү волонтерлары федераль бюджет хисабыннан Җиңү ветераннарын һәм сугыш инвалидларын лимитсыз тариф белән бушлай мобиль телефоннар белән тәэмин иткән, соңыннан смартфоннан файдалануга өйрәткән.
Казан шәһәре думасы депутатларының Хәтер һәм дан елында эше турында депутат Людмила Андреева сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Думаның барлык фракцияләренең дә үз проектлары булган, әмма шулардан иң күренеклесе – «Сугышта хатын-кыз йөзе түгел», аны Казан шәһәре Думасының «Өмет» хатын-кызлар депутатлар төркеме алып барган. «Казанда Бөек Ватан сугышында катнашкан 256 хатын-кыз яши, һәм быел барысы белән дә индивидуаль эш алып барылды - без ветераннарны азык-төлек, дарулар белән тәэмин иттек, Җиңү көнендә һәркайсына юбилей медальләре тапшырдык», – дип сөйләде Людмила Андреева. Ул шулай ук ассызыклаганча, бүген тыл хезмәтчәннәренә зур игътибар бирергә кирәк һәм мәктәпләр базасында махсуслаштырылган музейлар булдырырга тәкъдим итте. «Тыл хезмәтчәннәре һәр гаиләдә бар, һәм безгә, депутатларга, бу эшкә кушылырга, үз округларында тыл хезмәткәрләрен хөрмәтләүне оештырырга, мәктәп музейларында махсуслаштырылган күргәзмәләр оештырырга кирәк, мин ышанам, бу идеяне балалар үзләре дә күтәреп алачак», – дип билгеләде Людмила Андреева.
Татарстан һәм Казан үсешенә зур өлеш керткән кешеләр, предприятиеләр истәлеген саклап калу турында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде. Ул искәртеп узганча, быел архивлар белән бергә «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен» дигән китап булдырылган. «Бүген бу китап Казанның гына түгел, бөтен республиканың да мәгариф учреждениеләре өчен методик кулланмага әверелде. Предприятиеләрнең, депутатларның, предприятие җитәкчеләренең керткән өлеше бу яктан бик зур. Хәтерне саклау – ул да хәтер һәм дан елы мирасы», – дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева. Ул шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәткән Казан предприятиеләренә экскурсияләр оештырырга тәкъдим итте.
Үз чиратында Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, патриотик тәрбия – ул безнең күпмилләтле халкыбызның Җиңүгә керткән өлеше турында хәтерне саклау гына түгел, ә үсеп килүче буында мәдәниятебезгә һәм гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү дә. «Без сезнең белән хәзерге заман реалияләрен ташлаган чакыруларны күрәбез: аерым төркемнәрнең деструктив пропагандасы һәм башкалар. Безнең бурыч – яшьләрлә дөрес кыйммәтләр тәрбияләү: дәүләт тарихын хөрмәт итү һәм аңлау, үз халкыңа, кече һәм зур ватаныңа мәхәббәт, ил үсешендә үз роленне аңлау», – диде Илсур Метшин. Аның сүзләренә караганда, бу эш эзлекле, планлы булырга һәм армиядә хезмәткә әзерлек буенча хәрбиләр белән уртак эшне, шәһәр районнарында патриотик тәрбия үзәкләре булдыруны үз эченә алырга тиеш.
Шәһәр башлыгы шулай ук республика Хөкүмәтенә Казанда төзеләчәк патриотик тәрбия үзәгенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бинада проект эшләре, экспертиза үткәрелде, һәм хәзер ремонт өчен шактый акча таләп ителә. Киләчәктә үзәк базасында елына 500 кешегә кадәр ел әйләнәсе патриотик сменалар уздыру күздә тотыла.
Шәһәр башлыгы шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген үк Җиңүнең киләсе еллыгына әзерлек эшләрен башларга кирәк. «Юл картасы кирәк, Башкарма комитет җитәкчесеннән һәм барлык структур бүлекчәләрдән аны кыска вакыт эчендә формалаштыру буенча эш алып баруларын сорыйм», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.