(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь, Ксения
Швецова). Бүген дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының III сессиясе
утырышында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр үсешенә зур өлеш керткән казанлыларга
дәүләт, республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды.
2019 елда WorldSkills стандартлары буенча 45-нче
Бөтендөнья һөнәри осталык чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга өлеш керткәне өчен
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов бүләкләнде.
«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге
казанышлары өчен» медале белән Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзаловны
бүләкләделәр.
Профессиональ эшчәнлектәге югары казанышлары һәм
нәтиҗәле хезмәте өчен «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән «Казан банкы»
Икътисади үсеш коммерция банкы» ҖЧҖ машина йөртүчесе Илдар Ситдиков бүләкләнде.
Һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм нәтиҗәле
хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» дигән
мактаулы исем «Бәхетле-1» ҖЧҖ башкарма директоры Гүзәл Ананьевага бирелде.
Намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары
өчен Казан муниципаль берәмлеге башлыгы ярдәмчесе Алмаз Баһаветдиновка Россия
Федерациясе Президентының Рәхмәт хатын тапшырдылар.
Һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм нәтиҗәле хезмәте
өчен Казан Башкарма комитетының Ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе башлыгы Марат
Ишкинга Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде.
Җирле үзидарәне үстерүгә һәм Казанның
социаль-икътисадый үсешенә өлеш керткән өчен ТР Президенты Рәхмәте шулай ук
шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия рәисе Эмиль
Хөснетдиновка Казан шәһәре думасы депутаты, шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь
хуҗалык буенча даими комиссия рәисе Эмиль Хөснетдиновка белдерелде.
Казан шәһәре хакына күпьеллык намуслы хезмәте һәм
һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен «Казан файдасына башкарган хезмәте һәм
батырлыгы өчен» мактау билгесен Казан шәһәр Думасы аппараты норматив-хокукый
идарәсенең баш эксперты Татьяна Ищенкога һәм шәһәр Башкарма комитеты Аппараты
җитәкчесе урынбасары Виктор Яковлевка тапшырдылар.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Казанның газ хуҗалыгын
үстерүгә керткән өлеше өчен «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы
хезмәте өчен» мактау билгесе белән Илсур Метшин «Казангоргаз»
эксплуатация-җитештерү идарәсе башлыгы Госман Низаметдиновны бүләкләде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм шәһәрнең мәгариф
өлкәсендәге казанышлары өчен Казанның мактау грамотасы белән «СОлНЦе» махсус
олимпиада-фәнни үзәгенең физика укытучысы Наил Афлетонов бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм халыкның сәламәтлеген
саклау эшендәге казанышлары өчен мактау грамоталары белән баш белгеч –
Республика клиник хастаханәсенең гомумбольница персоналының табиб- неврологы
Энвер Богданов, бүлек мөдире – реанимация бүлегенең һәм Республика клиник
хастаханәсенең 3-нче номерлы интенсив терапиясе табиб-анестезиологы Линар
Нурмөхәммәдов, РКБның 1-нче номерлы
неврология бүлеге табиб-неврологы Идил Табиев бүләкләнде.
Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре аерым рәхмәт
сүзләренә лаек, дип билгеләп үтте Казан Мэры. «Хөрмәтле бүләкләнүчеләр йөзендә
без төрле тармакларда эшләүче барлык казанлыларга рәхмәт белдерәбез. Әмма бу
елда зур, катлаулы эш башкара торган кадерле медикларыбызга рәхмәт сүзләре әйтү
аеруча кыйммәт. Алар моны һәрвакыт эшли, әмма бу ел моның ни дәрәҗәдә мөһим
булуын һәм безнең башкалада нинди профессионаллар эшләвен күрсәтте», – диде
И.Метшин.
Шулай ук «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга
лаеклы хезмәте өчен» билгесе белән ТР Президенты ярдәмчесе Наталия
Фишман-Бекмамбетова бүләкләнде. Шәһәр башлыгы аңа бүләк биргәндә, ул эшләгән
елларда шәһәр үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
«Сез зур иҗади эш башкарасыз. Сезнең эшегез, сезнең
зәвыгыз аркасында шәһәр халкының тормышы никадәр нык үзгәргәнен хәтта әйтү дә
кыен, – диде шәһәр башлыгы. – Безнең барлык белгечләрнең һөнәри осталыгы үсте,
ландшафт чишелешләр яхшы якка үзгәрде. Узган биш елда тулы бер индустрия үсеп
чыкты, һәм бүген без инде трендлар бирәбез һәм аннары Россиянең башка
шәһәрләрен колачлый торган пилот проектларны гамәлгә ашырабыз».
Парклар, скверлар һәм яр буйларының үзгәрүенә
иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча республика программасы зур өлеш кертте, дип
ассызыклады Мэр. «Сезнең йөзегездә без республика Президенты Рөстәм
Миңнехановка, бөтен Хөкүмәткә рәхмәт белдерәбез, – дип өстәде ул. – Безнең Президент һәм
Дәүләт Советы командасы башкала өчен ничек тырыша – мондый нәрсә башка бер
төбәктә дә юк».