(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Казанның тарихи җирлеге территориясендә архитектура объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча эшче төркем утырышы шәһәр Башкарма комитетында узды. Аны Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин үткәрде. Фикер алышу вакытында шәһәр башлыгы девелоперлар өчен проектлау һәм төзелешнең бердәм төгәл стандартын эшләргә кирәк, дип белдерде. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенге көн чынбарлыгы эстетикага таләпләр планын кертергә һәм арттырырга мөмкинлек бирә.
Комиссия тарафыннан каралган 16 объектның 15-е Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка килештерүгә тапшырылачак. Эш төркеме әгъзалары Петербург урамында урнашкан кунакханә комплексы проектын, Гаяз Исхакый урамы буенча күп фатирлы торак йорт һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре проектын, 1 Май урамы буенча урнашкан автомойкаларны, Подлужная урамы, 56, Гладилов урамы, 31, 53, Аркылы Базар урамы, 1 Май урамы, 4 адреслары буенча урнашкан биналар проектларын, Брюсов урамы, 43 адресы буенча шәхси торак йортны реконструкцияләү проектын карадылар. Утырышта шулай ук Карельская, 51, Кызыл Армия, 37 адреслары буенча урнашкан шәхси торак йортлар, Пролетарская урамындагы АЗС реконструкциясе һәм Островский урамындагы территориядә төзелеш концепциясе, Клара Цеткин урамындагы берничә участок, Нур Баян урамындагы торак йорт проектлары буенча фикер алыштылар. Барлык проектлар да элек шәһәр төзелеше советында расланган иде.
Эшче төркем әгъзалары караган беренче объект - Петербург урамындагы кунакханә комплексы. Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сүзләренчә, объект барлык параметрлар буенча расланган нормативларга, шәһәрнең тарихи җирлегенең тотрыклы үсеш концепциясенә туры килә. Проект тыйнак архитектураны һәм җир асты паркингын күздә тота. Шулай ук үзәктә, Островский урамында, алты бинадан торган комплекс төзү планлаштырыла. Алар барысы да бердәм стильдә башкарылачак, һәрберсендә стилобатлар һәм паркинг оештыру планлаштырыла. Утырышта катнашучылар төзелешнең ике проектын да хуплады. Әмма Илсур Метшин ассызыклаганча, үзәктәге биналарда кичке яктыртуның бердәм стилен булдыру кирәк. Объектларны төзүчеләр моны исәпкә алырга тиеш.
Шулай ук Гаяз Исхакый урамындагы биш катлы күп фатирлы торак йорт проекты да концепциягә тулысынча туры килә, фасадның тышлыгында табигый материалларны файдалану планлаштырыла. Проектны расладылар, әмма шәһәр башлыгы девелоперлар расланган һәм эскиз имзаланган проекттан баш тартырга тиеш түгел, шул исәптән тышлау материалына карата да, дип ассызыклады. Бердәм төгәл стандарт кирәк, аннан читкә китәргә, төзелеш процессында берәр нәрсәне алыштырырга ярамый, диде ул. «Хәзер, Казанда узган һәм баручы вакыйгалар нәтиҗәсендә, шәһәр белән кызыксыну арта. Квадрат метрга да бәя күтәрелә. Болар барысы да безгә эстетикага, проектлау сыйфатына карата таләпләрне билгеләргә һәм арттырырга ярдәм итә», - дип белдерде Илсур Метшин.
Эш төркеме әгъзалары Подлужная урамы, 56 адресы буенча урнашкан ике катлы күпфункцияле медицина үзәге проектын расладылар. Заказ бирүче Камил Вәлиуллин сүзләренә караганда, пилатес үзәге, массаж кабинетлары, кафетерий эшен оештыру планлаштырыла. Шулай ук косметологлар һәм медицина лабораторияләре хезмәтләре дә булачак. И.Төхвәтуллина билгеләп үткәнчә, заказчы барлык кисәтүләр буенча да тиешле эшләрне башкарган. Шул исәптән, территориядә урнашкан тере тал агачына аерым игътибар бирелде. «Без архитекторлар һәм төзүчеләр белән эшләр башкарылганда аңа зыян килмәсен, дип килештек», - диде шәһәрнең баш архитекторы. Казан Мэры проектта архитектура сыйфатын югары бәяләде һәм эчтәлек тышкы күренешкә туры килер, дигән ышаныч белдерде.
Эш төркеме әгъзалары Гладилов урамы, 31 адресы буенча урнашкан офис бинасына уңай бәя бирделәр. Заманча һәм җыйнак фасадта агач һәм «искергән» бакырны куллану планлаштырыла. Архитектор, Казан тарихи җирлегенең тотрыклы үсеш концепциясен эшләү буенча проект төркеме җитәкчесе Олег Маклаков проектны яклап, заманча архитектура стиле тарихи биналар янында да укылырга тиеш, дип билгеләде.
Аннары архитектура җәмәгатьчелеге вәкилләре Брюсов урамы, 43 йорт адресы буенча урнашкан шәхси торак йортны реконструкцияләү, Карелия, 51 һәм Кызыл Армия урамы, 37 адреслары буенча шәхси йортлар төзелеше турында фикер алыштылар. Өч проектның барысы да расланды. Әмма Казанның баш архитекторы чираттагы тапкыр билгеләп үткәнчә, милекчеләр һәм проектантлар эшен җиңеләйтү өчен, шәһәрнең тарихи өлеше өчен биналарның типик проектларын булдырырга кирәк.
Эшлекле төркем әгъзалары шулай ук Пролетарская урамындагы АЗС реконструкцияләүне, Клара Цеткин, Урицкий һәм Милицейская урамнары чикләрендә берничә участокта төзелеш концепциясен, Нур Баян урамындагы торак комплекс концепциясен, Аркылы Базар урамындагы офис бинасы проектын, ул 1 Май урамындагы автосервис белән бердәм стильдә башкарылачак. 1 Май урамындагы автомойка проекты да уңай нәтиҗә алды, ләкин заказчыга объектка якын урнашкан зур булмаган яшел участокны төзекләндерергә һәм карап торырга киңәш итәләр.
Президент комиссиясенә бары тик бер генә проектны - Гаяз Исхакый урамындагы гастробазарны кертмәделәр. Заказ бирүчегә әйләнә-тирә архитектура белән ярашачак комплекслы объект булдырырга тәкъдим ителә.
«Без төзүне дәвам итәбез, һәм безгә девелоперлар өчен таләпләр булдырырга кирәк. Без бергәләп проектлау, архитектура, дизайн, яктылык бизәлеше сыйфаты үсешенә ирешербез дип ышанам. Бу, үз чиратында, Казанның тышкы кыяфәтендә уңай чагылыш табачак һәм төрле проектларны тормышка ашыруның уңышлы булуына китерәчәк», - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
Утырыш эшендә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, аның урынбасары Радик Шәфигуллин, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан елга порты территориясен үзләштерү һәм үстерү буенча проектның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, ТРО ВООПИиК рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова һәм башка белгечләр, шулай ук шәһәрнең әйдәп баручы архитекторлары катнашты.