(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Казан Мэры, БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты (UNACLA) президенты Илсур Метшин глобаль җылыну проблемалары буенча Париж килешүенә кул кую еллыгына багышланган халыкара конференциядә видеомөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, климатны үзгәртү өлкәсендәге чараларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен, климат көн тәртибен сәясәтләштерергә түгел, ә көчләрне халыкара, милли, төбәк һәм җирле дәрәҗәдә берләштерергә кирәк. COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә, чара онлайн-форматта узды.
Халыкара конференциянең көн тәртибендә глобаль климат сәясәтендә шәһәрләрнең роле, экологик проблемаларны хәл итү мәсьәләләрендә шәһәрләр һәм оешмалар арасында хезмәттәшлек турындагы мәсьәләләр торды. Быел экология проблемасы COVID-19 пандемиясе призмасы аша каралды. Чарада катнашучылар фикеренчә, ул үз артыннан менталитет һәм тормыш рәвеше үзгәрүгә китерәчәк.
«Бүген мин тагын да ныграк ышанам, Париж килешүе климат үзгәрешләренә китерә торган сәбәпләр белән көрәштә көчләрне берләштерергә сәләтле төп инструмент булырга мөмкин һәм парник газларын чыгару үсешен туктатырга тиеш. Без бөтен дөнья җәмәгатьчелеге белән климатны саклау максатын һәм җаваплылыгын уртаклашабыз», - диде Татарстан башкаласы башлыгы үзенең видеомөрәҗәгатендә.
Ул билгеләп үткәнчә, бер елдан артык вакыт элек Россия Федерациясе Хөкүмәте рәсми рәвештә Париж килешүен кабул итте. Килешүдә катнашучы башка илләр кебек үк, Россия чыгарып ташлауларны киметү, технологик яктан яңадан кораллану һәм климат үзгәрешләренә җайлашу буенча илкүләм планнар кабул итә.
Җирле һәм төбәк хакимиятләре климат үзгәрүе белән көрәштә актив катнаша. Алар керткән өлешне милли көчләрнең бер өлеше буларак карарга кирәк, дип белдерде Казан Мэры. Шәһәрләрдә дөнья халкының 60%-ка якын өлеше яши. Нәкъ менә шәһәр халкы климатның үзгәрүенә шактый дәрәҗәдә ярдәм итә, чөнки дөньякүләм энергетика ресурсларының 78%-ын кулланалар һәм парник газлары чыгаруның 60%-тан артыгын җитештерәләр, дип билгеләп үтте Татарстан башкаласы башлыгы. «Әйләнә-тирә мохитне саклау безнең шәһәрләр халкының тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый», - дип ассызыклады ул.
«Мин, UNACLA президенты буларак, планета экологиясен яхшырту урыннарда конкрет проектларны тормышка ашыру кирәклеген аңлаудан башланырга тиеш, дип саныйм. Климат проблемаларын хәл итү - безнең шәһәрләрдә планлаштыру, төзелеш, идарә итү һәм яшәү ысулын яңадан аңлау», - диде И.Метшин.
«Әле 10 ел элек кенә Казанда машиналар агачларга караганда күбрәк иде. Климат буенча Париж килешүенә кул кую елында бездә парк зоналарын үстерү программасы старт алды. Нәтиҗәдә бу еллар эчендә үзенчәлекле «Яшел рекорд» куелды һәм ярты миллион агач утыртылды. Шулай итеп, яшел зона өчтән бер өлешкә артты һәм хәзер 412 гектар тәшкил итә», - дип сөйләде Казан шәһәре башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, барлык проектлар да Татарстан башкаласында яшәүчеләрне җәлеп итеп гамәлгә ашырыла. «Иң мөһиме, без яңача экологик фикерләүгә ия буынны үстерә алдык. Без яшьләрнең экологик проблемаларны хәл итүгә актив катнашуына шат. Хәзер инде алар сәламәт киләчәкне тәэмин итү өчен экологияне саклау бурычларын куялар», - диде И.Метшин.
Узган атнада БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш дөнья лидерларын 2021 елда «табигать белән кешелек сугышы»н тәмамларга һәм үз өсләренә углеродтан ирекле киләчәк төзү йөкләмәсен алырга чакырды. БМО консультатив комитеты буларак UNACLA әйләнә-тирә мохитне яклауны якындагы елларда үзенең төп өстенлекләренең берсе буларак билгелиячәк, дип ышандырды оешма президенты.
«Иң яхшы киләчәккә ирешү өчен хезмәттәшлек итәргә һәм барлык дәрәҗәләрдә реформалар үткәрергә кирәк. Климат үзгәрешләрен туктату буенча фикер алышу һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу бик мөһим. Париж килешүе пунктларын үтәү планетабызны чистартырга, ә дөньяны яхшырак итәргә ярдәм итәчәк», - дип йомгаклады ул.
Конференциядә катнашучылар узган биш ел нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм якындагы бишьеллыкка глобаль җылыну проблемалары буенча Париж килешүе пунктларын үтәү буенча стратегия эшләделәр. Нәтиҗәдә, декларациягә кул куелды, анда шәһәрләрнең парник газлары чыгаруны киметүгә күчүләре һәм климат шартларына: эсселеккә, су басуларга, давылларга һәм корылыкларга яраклашулары турында әйтелә. Йөздән артык мегаполис 2050 елга климат нейтральлегенә ирешү бурычын куйды. Климат нейтральлегенә ирешү һәм чәчәк атучы һәм гадел бергәлекләр булдыру өчен барлык шәһәр карарлары үзәгенә климат гамәлләре кую карары кабул ителде.
Халыкара конференциядә Париж, Афины, Барселона, Мельбурн, Токио, Дакар, Монреаль, Бостон, Флоренция, Сан-Пауло, Брюссель, Лос-Анжелес һәм башка шәһәрләр мэрлары катнашты. Илсур Метшин халыкара конференциягә Париж Мэры Анн Идальго чакыруы буенча кушылды.
Исегезгә төшерәбез, 12-нче декабрьдә глобаль җылыну проблемалары буенча Париж килешүе кабул ителүнең биш еллыгы билгеләп үтелә. Ул Парижда климат үзгәрү проблемалары буенча БМО Конвенциясендә катнашучы илләр XXI Халыкара конференциясе кысаларында имзаланды. Бу килешүдә чыгарып ташлауларны киметү һәм углерод нейтральлеген тәэмин итү буенча катгый максатчан күрсәткечләр билгеләнгән.