(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь, Алинә Бережная). Бүген «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә мәктәп директорлары белән узган очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин өченче чиректән башлап укучыларның туклануы буенча ата-аналар контроле оештыру бурычын куйды. Көн саен ашханәләрдә ата-аналар кизү тора башлаячак, алар махсус эшләнгән чек-битләр буенча балалар туклануының оештырылуын, ашамлыкларның сыйфатын һәм менюны бәяләячәкләр. Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, бары тик уртак тырышлык белән генә кайнар туклану сыйфатын хәл итәргә мөмкин, ата-аналарны активлык күрсәтергә, ә мәктәп директорларын - туклануны оештыру буенча җайга салынган механизм төзергә чакырды.
«Безнең горурланырлык нәрсәләребез дә, алга таба үсәр урын да бар»
Илсур Метшин, теләсә нинди система кебек үк, мәктәп туклануы да көйләүне таләп итә, диде. Ул искә төшергәнчә, 2019 елдан мәктәп ашханәләрендә зур үзгәрешләр булды. Аерым алганда, 36 ашханәдә капиталь ремонт үткәрелгән, 400 берәмлек яңа заманча җиһаз сатып алынган, савыт-саба һәм кухня инвентаре яңартылган, персонал өчен яңа махсус кием сатып алынган. Быел 1-нче сентябрьгә мәктәп ашханәләре штатының гомуми комплектлануы 92%-ка кадәр арттырылды. Пешекчеләрне җәлеп итү өчен Азык-төлек департаменты «Пешекче булы эшләргә вакыт» вакансияләр ярминкәләре уздырды, алар ярдәмендә эшкә өстәмә 36 кеше кабул ителде. Ә җитештерү буенча мөдирләр өчен җәй көне яңа форматта укулар үткәрелде, шул исәптән мәктәп менюсы ризыкларын әзерләү буенча видеоинструкцияләр ярдәмендә. Моннан тыш, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән пешекчеләрнең хезмәт хакы да күтәрелде.
«Казанның кайнар туклану системасы 10 еллык тарихка ия, һәм безнең горурланырлык әйберләребез дә, алга таба үсәргә урын да бар. Мин безнең җәмәгатьчеләрдән, ата-аналардан кире элемтә алам, шикаятьләр дә бар, - диде Илсур Метшин. - Казан - стратегик бомбардировщиклар, вертолетлар чыгара торган шәһәр, биредә нефть химиясе һәм нефть эшкәртү үсеш алган. Без әти-әниләр белән бергәләп, плитәдән алып өстәлгә кадәр төшке ашны ничек кайнар килеш китереп җиткерү мәсьәләсен хәл итә алмабыз микәнни», - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы ата-аналарны активлык күрсәтергә, ә мәктәп директорларын - туклануны оештыру буенча җайга салынган механизм төзергә чакырды.
Мэр искә төшергәнчә, ул күптән түгел генә блогерлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән бергә Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында булган. «Журналистлар, блогерларны 270 мең кеше өчен төшке аш әзерли торган хәстәрләү фабрикасын күрү бик гаҗәпләндерде. Бөтен продукция катгый контроль аша уза», - дип сөйләде Илсур Метшин.
«Бездә әти-әниләрдән нидер яшерү максаты юк»
Шәһәрнең Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов кайбер ата-аналар, хәтта ашамлыкларны да кабып карамыйча, мәктәп туклануын тәнкыйтьлиләр, дип сөйләде. Шул ук вакытта мәктәпләрдә ата-аналар контроле журналлары да бар, анда теге яки бу ризык турында бәяләмәләр калдырырга мөмкин. «Бу безнең өчен зур эш фронты - без бу ышанычсызлык киртәсен сындырырга, ә дәгъвалар урынлы булган урыннарда - хаталар өстендә эш башкарырга тиеш», - диде Ирек Ризванов.
Ул билгеләп үткәнчә, 2021 елның гыйнварыннан эшли башлаячак даими ата-аналар контроле системасын булдыру килеп туган хәлдән чыгу юлы булачак. Ел ахырына кадәр һәр мәктәптә ата-аналар исемлеге төзеләчәк, алар көндәлек контроль алып барачак. Субъективлыктан качу өчен, ата-аналарга ярдәмгә бердәм чек-бит эшләнәчәк, анда туклануның үзен дә, оешманы бәяләүнең дә төп критерийлары чагылыш табачак. «Әти-әниләр белән шундый хезмәттәшлектә генә без туклану системасын мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк җайга сала алачакбыз. Бездә әти-әниләрдән нидер яшерү максаты юк, киресенчә - без дә, алар кебек үк, балаларның тук һәм канәгать булуын телибез», - дип белдерде Ирек Ризванов. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте ягыннан контрольдә тоту максаты белән ата-аналарның ашханәләргә керүләре буенча чикләүләр юк. Әмма һәр ата-ана фильтр аша узарга тиеш: температураны үлчәргә һәм шәхси саклану чараларын кияргә.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, әти-әниләр Россия кулланучылар күзәтчелеге таләпләре нигезендә ризыкларны бәяләргә тиеш. «Төгәл стандарт бар - мәктәп рестораны - ул кафе-туңдырма түгел, бу, беренче чиратта, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык таләпләрен исәпкә алып эшләнгән сәламәт туклану, һәм артыгын таләп итәргә ярамый», - диде шәһәр башлыгы. Ул ассызыклаганча, шәһәрдә әти-әниләрдән бер генә шикаять тә кермәгән мәктәпләр бар. Өстәвенә, бу уку йортларының һәрберсендә 1 меңнән артык бала белем ала. «Бары тик директорлар һәм педагогик коллективлар гына туклану департаменты белән берлектә бу проблеманы хәл итәчәк. Без сәламәт буын үстерергә телибез икән, бу бурычны үтәргә кирәк», - диде Илсур Метшин. «Без югары планка куярга күнектек, белем бирү процессы, һичшиксез, түр башында тора, әмма без барыбыз да сәламәт буын үстерергә телибез, моңа бары тик гомуми тырышлык белән генә ирешергә мөмкин», - дип йомгаклады И.Метшин.
Мәгариф идарәсе башлыгы мәктәпләр директорлары өчен туклануны оештыру буенча стратегик сессия форматында өйрәтү семинарлары уздыру планнары турында сөйләде. «Хәтта югары категорияле укытучыга да вакыт-вакыт карашын яңартырга, яңа тәҗрибәне өйрәнергә кирәк», - диде Ирек Ризванов.
Искәртеп узабыз, 1-11-нче сыйныф укучыларының хәзерге мәктәп менюсында 153 төрле ризык бар. Шуларның 12-се беренче ашамлык, 46-сы - икенче ризык, 11 гарнир, 11 сөт ризыклары, 30 суык закуска, 24 эчемлек, 19 кондитер һәм камыр эшләнмәләре. Моннан тыш, мәктәп ашханәсе ассортиментына сезонлы җиләк-җимеш һәм яшелчәләр керә.