(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы
декабрь, Алинә Бережная). Казанда Идел буе һәм Совет районнары чигендә Нокса
елгасы аша яңа тимер-бетон күпер төзелеше тәмамланды. Күпер буенча хәрәкәт тест
режимында ачылды. Казан Мэры Илсур Метшин төзүчеләргә яңа күпернең төзелешен
тиз арада бетергән өчен рәхмәт белдерде. Хәзер якындагы поселокларда яшәүчеләр,
аларда 20 меңнән артык йорт исәпләнә, ташу чорында су басулардан интекмәячәк.
Привольный һәм Вишневка торак массивлары шәһәрләр белән бердәнбер юлны
тоташтыра – ул Нокса елгасы аша су үткәрү торбалары булган дамба буйлап уза.
Еллар узу белән дамба тузган һәм авария хәлендә булган, аның су үткәрү
торбалары җимерелгән диярлек. Ташу чорында су басу куркынычы зонасында Салмачы һәм Вишневка торак массивларының 500-гә якын
йорты булган.
Нокса аша 35 метр озынлыктагы
тимер-бетон күпер салу бу елның язында башланды. Күпер кырые буйлап тышкы яктырту челтәрләре, җәяүлеләр өчен тротуарлар
төзелгән. Шулай ук газүткәргечләр һәм суүткәргечләр яңадан корылган.
Юл өлеше буенча эшләр 80%-ка үтәлгән. Эшләрне тулы күләмдә тәмамлау өчен
Нокса елгасын үткәрү торбалары булган гамәлдәге автомобиль юлы участогын
сүтәргә, күпергә якын килү өлешендә өслекнең өске катлавын түшәргә,күпер
алдыннан уңда тротуар участогын төгәлләргә, Жемчужная урамына керү юлын салырга
һәм участокны рекультивацияләүне тәмамларга кирәк булачак. Хәзер авышлыкларда
140 агач утыртылган инде.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, күпер төзелеше – су басуга бәйле проблеманы
хәл итү генә түгел, ә яңа автомобиль юллары төзү дә. «Язгы ташу – ул сорауның
берсе генә. Биредә уңайсыз зигзаг иде, ә бит Привольный, Салмач, Вишневкада 20
меңгә якын йорт. Без юлны турылайта, юл өслеген киңәйтә алдык, болар барысы да
халыкка транспорт белән барып җитүне тәэмин итә. Һәм, әлбәттә, барлык эшләрнең
дә тиз, ярты ел эчендә башкарылуы сөендерә», – диде Илсур Метшин.
Яңа күперне шулай ук Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
башлыгы Андрей Лобов, Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, «ТР
күперләре» ААҖ подряд оешмасы җитәкчесе Ринат Мухьянов, заказчы, «Главтатдортранс»
ДКУ күперләр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Георгий Әхмәров бәяләде.